16+

Сугым чоры башланды, яки ни өчен иткә балта белән орынырга ярамый?

Авылларда сугым чоры. Халык салкынайтканны көтеп карады да, түземлеге бетеп, ит әзерләргә кереште.

Сугым чоры башланды, яки ни өчен иткә балта белән орынырга ярамый?

Авылларда сугым чоры. Халык салкынайтканны көтеп карады да, түземлеге бетеп, ит әзерләргә кереште.

Кыш килергә ашыкмый дип, ашамый торып булмый ләбаса. Хәер, электәге кебек, чытырман суыкларда мал чалучылар калдымы икән ул?
Итне җылыда ничек саклармын дип күптән баш ватасы юк, тозлап, мичкәләргә тутырып базга төшерү, түше белән верандага асып куюлар тарихта гына калды бугай. Күпләрнең хәзер берничә суыткычы, ит катырыр өчен зур лары бар.

Халык арасында шундый ышану да яши: итнең тәме сугымчыдан тора. «Кулы тәмле» икән, ите дә яхшы, бәрәкәтле була. Һәр авылда ук булмаса да, мал чалып йөрүче махсус кешеләр бар. Алар өчен сугым вакыты - кәсеп итү чоры. Гадәттә, авылларда сугымчыга хезмәте өчен 500‑1000 сум түлиләр.

Чаласы малны ничек сайларга?

Кама Тамагы районы Чаллы авылында оста сугымчы Равил абый күп нәрсә малның токымына бәйле дип саный.
- Көр, кыска аяклы хайван яхшы. Хәзер махсус ит өчен генә үрчетелә торган үгезләр дә бар. Ул токымны халык телендә «мясной» дип йөртәбез, - ди ул.

Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа авылы сугымчысы Рәфис абый исә, ит өчен 1-1,5 яшьлек бозауны суярга була, шулай да иң тәмле ит 2 яшьлек сыер ите, дигән фикердә.
- Малны суяр алдыннан, гадәттә, кичтән ашатмыйлар. Чалырга бер ай, ун көн кала чөгендер, сенаж, силос та бирмәсәң яхшырак. Кызыл чөгендер итне кызарта, шикәр чөгендере балландыра, сенаж әче тәм бирергә мөмкин. Сыйфатлы иткә килгәндә, ул бик кызыл, караңгы төстә, аксыл да булмаска тиеш, гадәттә, өлгергән ит кызгылт мәрмәрне хәтерләтә, мае да кирәк, - ди Рәфис абый.

Кайсы яхшы: сөяклесеме, сөяксеземе?
Гадәттә, шәһәр кешесе малның арт ботларын сайларга тырыша. Туч ит (Яшел Үзән якларында сөяксез итне шулай атыйлар) яхшырак, фарш өчен уңайлы, диләр. Әмма сөякле, сеңерле, кабыргалы ит - шулпа өчен иң әйбәте. Организм өчен дә сөякнең файдасы зур. Анда кальций күп.
Малны суйгач та, итен шунда ук пешерергә киңәш ителми икән. Ит бер тәүлек тирәсе салкын урында торырга тиеш. Яңа итнең мускуллары тартышып тора. Шуңа да аны ашка салгач, шулпага үзенчәлекле тәм чыгарга мөмкин.

Ит чабучыны еш кына зәркәнче белән тиңли­ләр. Дөрес чапмасаң, чәр­дәкләнгән ит шактый килосын югалта. Аннары итне бер пешерерлек итеп бүлгәләп пакетларга салып, суыткычка тутырып куйсаң яхшы. Иттарткычтан чыгартылган фарш исә урынны азрак ала.

Бәясе
Авылларда итнең килосы - уртача 280 сум тирәсе. Былтыргы белән чагыштырганда, быел әллә ни артмаган, якынча ун сумга гына күтәрелгән. Дөрес, районына карап, иткә бәяләр дә төрле. Әйтик, Яшел Үзәннең Норлат авылында бозау итенең килосын 300 сумнан тәкъдим итә башлаганнар. Ә менә Буа якларында хуҗалыкларда итне 250 сумга сатучылар да бар. «Казан» агросәнәгать паркында исә атна уртасында базар ябылыр алдыннан килсәң, итне шулай ук 250 сумга табарга була икән. Сатучылар алучы юктан зарлана. Суелган малның бер генә җирен дә әрәм итмиләр монда. Телен, бавырын, йөрәген, койрыгын, аякларын, хәтта сөяген дә аерып саталар.

Радик Даутов, Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек идарәсе җитәкчесе:
- Сугымның соңгы арада туктап та торганы юк бугай, мал чалу вакыты буталып бетте. Кирәк кеше әллә кайчан кышка ит әзерләде инде, хәзер суытканны көтеп ятасы юк, суыткычлар бар бит. Бүген кемдер мал суядыр дип уйламыйм, пычрак, яңгыр, андый эшне чистада башкарасы килә. Үзебез исә, кирәк булган саен, аз‑азлап сатып алабыз. Ит табу проблема түгел, сатуда һәрчак бар.

Булат Шәйхразиев, Татарстан Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныш районындагы вәкиле:
- Һава торышына карамастан, Актанышта да сугым чоры башланды. Кеше күпләп каз суя хәзер, авылларда каз өмәләре гөрли. Мин үзем, гадәттә, итне боты белән сатып алам да пычак белән бүлгәлим. Иткә балта белән орынырга ярамый, дип саныйм. Майлы ит тә яратмыйм. Иткә кытлык юк дисәк тә, сыйфатлы, кешене канәгатьләндерерлек иткә сорау зур. Минемчә, малны дөрес тукландыру, чалу, халыкка тәкъдим итүгә багышланган махсус семинарлар үткәрергә кирәктер. Гомумән, авыл халкын бизнеска өйрәтә торган тапшыру төшерергә хыялланам.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading