Шәһри Казан

СЫЕРЛАРНЫ ВИДЕОКАМЕРА САКЛЫЙ

«Ул мәктәптә укыганда, дәрестән соң калып, чүкеч саплары ясый, аннары шуларны сата иде», - Айнур Сәетгалиев турында беренче ишеткән сүзебез шул булды. Егетнең яше белән бергә, «бизнес»ы да үскән. Узган ел ул сыер фермасы ачып җибәргән.

1989 елгы Айнурга карап: «Фермер булырга иртә түгелме соң әле сиңа?» - дип сорамый кала алмадым. «Түгел. 22 яшь тулды бит инде», - ди егет, елмаеп. Яшьтәшләре ыштан туздырып, шәләй-вәләй йөргәндә, Айнур армиядә булып кайтырга да, өйләнергә дә өлгергән инде. Дүрт айлык уллары бар. Үзләре Мөслимдә торалар, ферма әтисе Нәфис абыйның туган авылы Митрәйдә.
Айнур ферма салу эшенә узган ел көз тотынган. Хәер, бөтен гаиләләре белән шушы мәшәкатькә чумганнар инде. Өч ай дигәндә, беренче сыерларын алып кайтканнар. Аларны түбә ябылган якка урнаштырып, калган өлешен аннары эшләп бетергәннәр. Айнур сыерларны күпләп тә, белдерү буенча берәмтекләп тә җыйган. Бүген фермада 50 сыер бар. Без килгәндә, алар көтүдә иде. Көтүче сыерларны иртә таңнан алып чыгып китә дә кичке 9ларда гына алып кайтып яба икән.
Айнур сыерларны сөт һәм бозау өчен тота, үгезләрне суеп, иткә тапшыра. 22 сыердан (шуның кадәре бозаулаган) көненә 390 литрлап сөт җыела икән. Мөслимнән һәр көнне иртә-кич сөт җыючылар килеп тора. Сөттән аена уртача 110 мең сум керә, ди фермер. «Сөтләре бераз кимеде, арттыру өчен ачыткы ашата башладык», - ди Айнурның әтисе Нәфис абый. Көзгә ферма унбишләп бозауга ишәергә тиеш икән. Димәк, савым сыерлары тагын да артачак.
Башлаганда куркыбрак тотынсалар да, хәзер инде ныклы адым белән атлый Сәетгалиевләр. Кырыгар тонна салам һәм печән әзерләгәннәр. Әле никадәр кирәген белмәгәч, запас белән булсын, дигәннәр. Печәнне бүлеп биргән җирдән үз чапкычлары белән чапканнар. Киләчәктә хайван азыгын да үзе үстерергә дигән уе бар Айнурның. Әле менә тагын бер ферма сала башларга исәплиләр икән. Сыерлар монысына гына сыймый башлаган.
Фермада бер сыер савучы, бер көтүче һәм бер хайван караучы эшли. «Сыерлар ишәйсә, эшчеләр санын да арттырасы булыр», - ди Айнур. Сакчы тотмый, сыерларның иминлеген видеокамерага ышанып тапшырган. Алар тышта да, ферманың эчендә дә бар. Багана башындагы видеокамерага төртеп күрсәтеп: «Көн саен кино карыйм мин, - дип көлә яшь фермер. - Андый-мондый хәлләрнең булганы юк әлегә. Мин яшь бит әле, шуңа күрә ферма тулысынча әти җилкәсендә дисәң дә була. Киңәшләр белән дә, эше белән дә бик ярдәм итә», - ди Сәетгалиев. Яшь булса да, уй-хыяллары зурдан егетнең: ферманы үстерәсе, сыерлар санын арттырасы килә. Районның башка фермерлары белән дә сөйләшеп, киңәшләшеп торалар икән. Табышы булмаса, эшләмәс иде. Күңеле тартмаган җирдә дә кеше озак чыдамый, җанын-тәнен биреп эшли алмый. «Күңелле монда. Сыер бозаулагач, кәефләр күтәрелеп китә. Эшләргә кирәк, эшләсәң бар да була», - ди Айнур үзе дә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: