Шәһри Казан

Тамырлар югалмый

Үзебезнең авыл тарихын өйрәнгәндә, элеккедән килгән, тамырлары белән морзалар нәселенә тоташкан гаиләләр тарихы белән кызыксынган идем. Зур-зур нәселләр дистәләгән тармакка бүленгәннәр. Араларыннан кем генә чыкмаган.

Тирән тамырлы агачның бер ягы бар - аны язмыш җилләре нык тетрәтсә дә, төп кәүсә егылса да, тамыр көче шул кадәр була ки, тора-бара ул яңа ботаклар чыгара, ул ботаклар исә үзләре кәүсә булып китә...

Заманында, төгәлрәге XVIII гасыр уртасына таба, безнең авылга хәзерге Чирмешән районының Туймәт, Кара Чишмә авылларыннан берничә йомышлы татар гаиләсе килеп утыра. Бу фактларны без телевидение журналисты Илдар әфәнде Кыямов белән кабат-кабат тикшердек, чөнки ул тамырлары белән шул як кешесе. Документлар боларны төгәл раслый. Менә шул нәселләр тора-бара күбәеп, ныгып китә, тармакларга бүленә.

Моннан 150-200 ел элек үткән вакыйгаларны, нәсел тарихын тикшергәндә, мине бернәрсә кызыксындырды - бүген боларның нәселләре ничек яшәп ята икән?
Авылга Туймәт ягыннан күчеп килүчеләр арасында Фәйзулла карт нәселе булуы да билгеле. Менә шушы Фәйзулланың Түбән Кәминкәдән Мөхибзә Нәзер кызыннан туган балалары Сәйфулла, Җәлкәй, Сәйфелмөлек тә Иске Иштирәк кешеләре булып теркәлгәннәр. Һәркайсысы диярлек хәрби хезмәт үткән, зур-зур гаиләләр корган. Җәлкәй карт нәселе болай дәвам итә: Якуп - Ибраһим - Багаветдин - Борһанетдин. Менә шул Борһанетдиннән бүленгәне кызыклы тоелды миңа. Чөнки бүген дә авылда яшәүчеләр арасында, дөрес­рәге, безнең ут күршеләр арасында да шушы Борһан нәселләре яшәп ята икән ич...

Авылда аякларында нык басып торучы гаиләләрдән Рәдиф Борһанов гаиләсе. Бүгенге авылны нәкъ менә алар кебек гаиләләр тота дип уйлыйм. Рәдифнең әтисе Илгизәр абый яшьли фаҗигале үлем белән китеп барды, Гөлнара, Радик, Рәдифне әниләре Хасилә апа белән Тәскирә әбиләре үстерде. Рәдиф - иң кечеләре, авылда калды. Үзе дә авылдагы бөтен эшне эшләгән, таза гәүдәле ир кеше. Заманында боларның бабалары - легендар Кыям абзый авылның үгездәй таза кешесе Муса бабай белән Чис­тай портында йөк төяргә ялланганнар. Алтышар потлы (бер центнер дип санала инде) капчыкларны җилкә белән күтәреп баржага төягәндә, шаянрак Кыям, Муса бабай капчыгын аркасына аскач кына, арткы яктан капчык өстенә менгән дә утырган. Күтәреп кереп капчыкны куйгач, Муса: «Кара әле, Кыям, арытыбрак җибәрдеме, монысы авыррак тоелды», - дигәч, Кыям бабай әйткән инде Мусаның үзен дә күтәреп кергәнен. Муса карт гомере буе: «Кара, теге заразы Кыям мине ат дип белеп, капчык өстенә утырып йөргән бит, әй», - дип сөйләнеп йөрде , диләр.

Бүген төп йортта яшәп ятучы Рәдиф Борһановларга язгы пычракның авылда ныгытып башланган көнендә килеп кердем мин. Әле генә бөтен уңайлыклары эчтә булган яңа йорт өлгерткәннәр, искесе дә сүтелмәгән. Ишегалды тулы мал.

- Әлегә биш баш эре терлек (ике сыер, ике тана, үгез асрыйлар. - И.Ш.) . Болай барса, арттырабыз инде, - ди хуҗа.

Реклама

Сөтне тирә-күрше сатып ала, чөнки Рәдифнең дә, аның тормыш иптәше Гүзәлиянең дә чиста-пөхтә гаилә икәнен беләләр. 10 яшьлек Илназ белән 7 яшьлек Илфат - әти-әнисенең беренче ярдәмчеләре. Әтиләре эштә, әниләре күбрәк 2 айлык Айгизә тирәсендә булгач, мал асты чистарту да, аларга ашарга бирү дә, көтү каршылау да - болар өстендә. Инде печән әзерләүгә дә чын-чынлап катнаша башлаганнар алар.

Мин ул ике малайга авылга кайткан саен игътибар итәм. Балачаклары безнең балачакка охшаган. Җәй буе урамда, кояшта янып бетәләр, шомырт, җиләк - барысы да аларныкы. Шул ук вакытта йорттагы эшнең күбесе дә, әйткәнемчә, бу балалар өстендә. Ләкин алар бу эшкә ниндидер авыр хезмәт итеп түгел, «шулай тиеш» дип карыйлар. Узган җәй ни күрим: икәү озын бер тимер торба сөйрәгәннәр дә өйләренә таба баралар. «Нигә кирәк ул сезгә?» - дип сораган идем: «И-и абый, әти аны тимер-томыр җыючыга тапшыра да акча була бит», - диештеләр малайлар, гаҗәп­ләнеп. Болар ничек яшәргә икәнен хәзердән белә.

Сөтнең 3 литрын бүген 100 сумнан саталар. Кесәмдә акчам юк иде, Илназ: «Абый, син борчылма, әйдә үзем барып киләм», - дип, чиләккә өч литрлы банканы утыртып, миңа ияреп тә килде, йөз сумны эшләп кайтып та китте.

- Нәрсә дисәләр дә, бүген авылда мал асрап яшәүнең файдасы бар, - ди Рәдиф. - Печән - иренмә генә, теләгән җирдән чап, икмәкне дә сатып алып була, итнең бәясе артты. Җәен маллар көтүдә. Элек бездә авыл көтүе 200 баштан арткан. Хәзер 70ләп кенә. Шуңа итне дә, сөтне дә сатарга мөмкинлек бар. Ниш­ләп эшләмәскә ди?

Шуның өстенә Рәдиф җирле агрофирмада да эшли. Гүзәлия дә декретка чыкканчы, «Бәкер» шифаханәсендә эшләгән. Соңгы вакытта без, чыннан да, гади хезмәт кешесе турында язудан бераз читләштек бугай. Тик тормыш гел кызык-мызык белән генә бармый бит. Ит кирәк, сөт кирәк, икмәк кирәк... Ә аларны менә шундый гади, матур авыл кешеләре җитештерә.

...Рәдиф белән Гүзәлиянең кече кызлары Айгизә заманча коляскада түгел, бабалары чорыннан килгән, Гыйльметдин бабай ясап калдырган бишектә тирбәлеп үсә. Шул сабыйга карап, тыныч, сабыр гаиләнең тормышыннан бераз көнләшеп тә чыгып киттем. Әле дә шушындыйлар бар...

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: