16+

Татарның үз аты булырга тиеш

Бөтендөнья татар конгрессы съезды кысаларында узган дискуссия мәйданчыкларының берсендә татар атлары брендын булдыру турында сүз чыккан иде. Дөресрәге, анда татар атларын җыю белән шөгыльләнүләре турында әйтеп үттеләр. Шул вакытта минем күңелемдә бик күп сораулар туды: татар атлары нинди була? Ул башка токымнардан нәрсәсе белән аерыла? Аны кайтару нигә кирәк һәм...

Татарның үз аты булырга тиеш

Бөтендөнья татар конгрессы съезды кысаларында узган дискуссия мәйданчыкларының берсендә татар атлары брендын булдыру турында сүз чыккан иде. Дөресрәге, анда татар атларын җыю белән шөгыльләнүләре турында әйтеп үттеләр. Шул вакытта минем күңелемдә бик күп сораулар туды: татар атлары нинди була? Ул башка токымнардан нәрсәсе белән аерыла? Аны кайтару нигә кирәк һәм...

«Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле»
Иң беренче булып галим кешенең фикерен ишетим дип, Казан дәүләт ветеринария академиясенә юл тоттым. Биология фәннәре докторы Равил Хәертдинов миңа татар атлары турында бик теләп сөйләде.

- «Ир-егетнең йөрәгендә иярләгән ат ятар» дип юкка гына әйтмиләр. Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле. Татар гомер-гомергә ат асраган, ансыз яши дә алмаган. Бу Чыңгызхан заманнарыннан ук килә. Кытай чиген саклаган татарларның атларын кытайлылар беренче тапкыр күргәч, аларны «күк атлары» дип атаган. Атларның шундый атамага ия булулары аларның кояш төсендә булуы белән бәйледер инде. Бу атлар сугыш вакытларында да бик кулай булган. Җиде-сигез сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәт итеп, көненә 120-150 чакрымга кадәр ара узганнар. Чыңгызханның яулап алу сугышларында да татар атлары катнашкан. Шул атларга ия булу өчен, Чыңгызханның татарлар белән туганлашуы да тарихи факт булып кала. Тарихи язмалардан күренгәнчә, кытайлылар әлеге атларны сурәткә дә алган: төсләре алтынсу ком, яллары һәм койрыгы аграк булган, хәзерге квалификация белән атасак, «соловая» масть (зоологиядә төс шул сүз белән бирелә). Бу төс күбрәк бияләргә хас. Ә айгырлар исә бияләрдән әз генә аерылган, гәүдәләре шул ук төстә булып, ял һәм койрыклары карасу, сырт буенча шул ук төстә каеш үткән (сызык сызылып киткән). Мондый атларны кола («буланая» масть) дип йөртәләр. Алар тәбәнәк, биеклеге - 135-140 см чамасы (Европа стандартлары буенча, ат 160-175 см булырга тиеш), авырлыгы - 400 кг. Күкрәкләре киң, муены калын, башы зур. Татар атлары 40-45 градус салкынга һәм эссегә чыдам. Печән һәм солыны бик аз ашаганнар, күбрәк табигатьтә булган азык белән тукланганнар. Азыкка карата талымсыз булып, кышын үләнне тоягы белән кар астыннан казып ашый. Кыш буе, җәй буе болында йөриләр, абзарда тормыйлар, - диде Равил әфәнде.

- Андый көчле токымлы атлар нишләп югалган соң?
- Һәр милләтнең үз аты бар. Башкортлар - үз токымнары, удмуртлар - вятская токымы, бурятлар - бурятская, якутлар - якутская, руслар әллә ничә төрле токымнары белән мактана ала. Колхозлашу чорында атлар, сыер-сарыклар төрле хуҗалыклардан җыелып, уртакка әйләнә. Терлекләрне культуралаштыру, токымны яхшырту сәясәте алып барыла. Татарстанга авыр йөк ташый торган эш атлары - русская, орловская, владимирская юртаклары, советская токымлы атлар күпләп кайтарыла. Алар белән кушылып, татар атлары үзләренең токым сыйфатларын югалта.

- Татар атларын эзләп табу, аларны җыю эше ничек башланды?
- Казанның 1000 еллыгына чит республикалардан мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан милләте буенча чечен Харон Амерханов та бар иде. Сүз иярә сүз китеп, ул безгә, менә сез, татарлар, булдырабыз дип күкрәк кагасыз, үзегезнең атыгыз да юк, димәсенме. Ул хаклы, әлбәттә, кайда соң ул даны таралган татар аты? Бу проблеманы беренче булып Башкортстанда яшәүче Оренбург татары Хәмзә Сәмигуллин күтәреп чыкты. Ул, тарихны өйрәнеп, татар атларына охшаган атларны бер урынга туплый, үрчетә. Аның үзе белән күрешә алмадым, без Башкортстанга барганда, аңа инсульт булган иде. Атларын таратып бетергән, диделәр. Тарихчы Рафаил Бәзертинов та бу проблеманы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Президент алдында күтәреп чыкты. Хәмзә аңа татар атына охшаган берничә ат бүләк иткән булган. Биш ел элек бу өлкәдә күпмедер җанлану барлыкка килде. Президент кушуы буенча, Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу эшкә кереште. Махсус комиссия төзелде, ләкин алда әйткән проблема бары тик 2015 елда гына сүз йөртү кысаларыннан чыкты. Чиста татар атлары хәзер беркайда да юк, сүз фәкать аларга охшаган атлар турында гына барырга мөмкин. Республикада берничә кеше татар атларын эзләп табып, аларны үрчетү эше белән шөгыльләнә башлады. Боз кузгалды дияргә була. Лениногорск районыннан Фәрит Нәбиуллин бу эшкә аеруча үҗәтләнеп тотынды. Аның белән заманында татар атлары үткән юл буйлап бөтен Башкортстанны әйләнеп чыктык, ул үзе генә Чиләбе, Оренбург, Казахстан якларына барып кайтты. Үз фермасында хәйран гына ат асрый.

- Татар атларын раслатуның билгеле бер тәртибе бардыр бит?
- Токымны раслау өчен, безгә кимендә 100 баш ат тупларга кирәк. Аларның 20 башы - биш еллык бия, биш айгыр, 20 баш 2,5 яшьтәге тайлар булырга тиеш. Аннары инде аларны чиста рәвештә үрчетүгә күчү турында эш алып барачакбыз. Токымга кергән атларның бер-берсенә төсе һәм башка сыйфатлары буенча охшаш булуы шарт. Әлеге сыйфатлар нәселдән-нәселгә үзгәрми күчәргә тиеш.

- Ә чиста токымны чыгару өчен күпме вакыт кирәк?
- Элек токымны гасырлар буена чыгарганнар. Хәзер инде генетика, селекция, токым эше фәннәре шактый үсте. Бу срок ике-өч тапкырга кыскарды. Атлар өчен ул 40-50 елны тәшкил итә, алар бик әкрен үрчи. Бер буынны җиде ел үстерергә кирәк. Токым чыгару озак вакыт кына түгел, зур хезмәт һәм күп чыгым сорый торган эш. Шуңа да бу эштә дәүләтнең кызыксынуы кирәк.

Борынгы татар атлары
Татарстан авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов сүзләренчә, татар атларын Мәскәүнең токымны раслату комиссиясенә иске татар атлары токымы дигән исем белән тәкъдим итәргә җыеналар.

- Моның өчен безгә атлар җитә. Татар атларын үрчетү белән шөгыльләнүчеләр бар. Лениногорскидан Фәрит Нәбиуллин, Әлкидән Фәнис Бакиров һәм Теләчедән Сәгыйт Гыйниятуллин бу эшкә ныклап алынды. Россияне җәяүләп йөреп чыгып, Төмән, Чиләбе, Алтай, Башкортстан, хәтта Якутиядән үк татар атларына охшаган юртакларны алып кайттылар. Мондый атларның саны шушы көннәрдә 100гә җитте. Ел ахырына аларның документларын әзерләп, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырырга исәп. Ат тотучыларга республика ярдәм күрсәтә. 2015 елның 18 декабрендә «Борынгы татар атлары токымын кайтару» буенча махсус программа кабул ителде. Аны гамәлгә ашыру өчен ел саен 3-5 миллион сум акча бүлеп бирелә. Беренче елларда атны сатып алу өчен чыгымны тулысынча кайтардык. Аннары «85х15», «60х40» субсидияләү схемасы буенча бирелә башлады, - дип сөйләде безгә министр урынбасары.


Әңгәмәдәшем фикеренчә, татар атларын асрау гына түгел, аларны бренд буларак таныту өстендә дә эшләү мөһим. Милләтебезне танытырга, гореф-гадәтләрне торгызырга, традицияләрне кире кайтарырга дип әйтәбез икән, алар белән беррәттән татар атларын да күрсәтергә кирәк.

- Заманында Чыңгызхан татар атлары белән бөтен дөньяны дер селкеткән. Безнең бурыч - мондый атларны кабат кайтару. Сабан туйларында, 30 август - Республика көнендә зур призлы ярышларда катнаштырып, фермерларда да кызыксындыру уяту зарур. 14 май көнне Лениногорскида Фәрит Нәбиуллинның «Алмакай» атлар утарында беренче тапкыр 3,5 чакрым арада ат чабышлары узды. Зур призлар куелды. Җәй көне исә Әлмәттә «Җәйге старт» үтте. Анда «Яңарыш» дигән махсус приз астында татар атлары өчен ике чакрым дистанциягә чабышлар оештырылды. 30 сентябрьдә Арча районында да ат чабышлары уздырылыр дип көтелә. Авыл туризмы кысаларында да танытырга кирәк татар атларын. Татарстан, Казан белән танышырга килгән туристлар татар атын да күреп китсеннәр иде. Фермерларны шул яктан да кызыксындырып була. Атларны Россия күләмендәге ярышларга да алып чыгып булыр иде. Тагын бер ниятебез - татар атларын тотучыларны берләштергән клуб оештыру. Мондый атларны Тәтеш, Әлмәт, Актаныш якларында да күреп кайттым. Башланган эшне, һичшиксез, ахырына җиткерергә уйлыйбыз. Киләсе елга борынгы татар аты дигән рәсми документ булыр дип өметләнәбез, - ди ул.

Ат җене кагылган
Әлки районының Татар Әхмәте авылында яшәүче Фәнис Бакиров турында шулай диләр. Аның бүгенге көндә 300 баш аты бар. Үзенең әйтүе буенча, аларның 40-50се татар атлары булырга тиеш.


Фәнис Бакиров турында, ат җене кагылган, диләр.

- Шушы көннәрдә генә Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш идарәсе белгечләре килеп китте. Тиздән махсус комиссия килеп, татар атларына охшаганнарын тикшерәчәк. Шуларның берничәсе генә татар аты булса да, сөенеч инде миңа. Татар атлары бик чыдам һәм елгыр, аларны үрчетергә, кабат дөньяга танытырга, «атлы татар» дигән гыйбарәне кайтарырга кирәк, әмма әлегә татар аты дип авыз тутырып әйтә алмыйбыз, аларга документ - паспорт алырга кирәк, - ди ул.

Фәнис әфәнде ат үрчетү белән 2012 елдан шөгыльләнә. Телевизордан татар атларын кайтарасы иде дигән сүзне ишетеп кала да шул токымлы атларны эзләргә керешә.

- Татарстанда тапмагач, читкә чыгып эзләдек, хәтта Калмыкиягә кадәр бардык. Беренче атларны Башкортстаннан алып кайттым. Әтием мал табибы иде. Аның һәм авыл картларының сөйләвеннән чыгып, татар атларының нинди булуын күзаллап, шуңа охшаганнарын алып кайттык. Бу атлар асрау өчен бик җайлы. Иртә яздан җәйләүгә чыгарабыз да кара көздә генә алып кайтабыз. Кышын да ачык һавада йөриләр. Азыкны үзләре таба. Суыкка да чыдамнар. Ышанасызмы: аларга чебен-черки дә тими. Мондый атларны ничек итеп асрамыйсың ди инде?! - ди атлар хуҗасы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading