16+

Терлек асраучылар тагын кимеячәк?

Татарстан фермерларын тиздән яңалык көтә: 2014 елның 1 маеннан ит сату белән шөгыльләнүчеләргә терлекләрне, гадәтләнгәнчә, үз хуҗалыкларында, ишегалларында сую рөхсәт ителмәячәк. Алга таба моның өчен махсус җиһазландырылган урыннар булдыру таләп ителә. Үзләрендә мондый мәйданчыклар булдыра алмаган фермерлар исә терлекләрен сугым пунктларына алып барырга тиеш була.

Терлек асраучылар тагын кимеячәк?

Татарстан фермерларын тиздән яңалык көтә: 2014 елның 1 маеннан ит сату белән шөгыльләнүчеләргә терлекләрне, гадәтләнгәнчә, үз хуҗалыкларында, ишегалларында сую рөхсәт ителмәячәк. Алга таба моның өчен махсус җиһазландырылган урыннар булдыру таләп ителә. Үзләрендә мондый мәйданчыклар булдыра алмаган фермерлар исә терлекләрен сугым пунктларына алып барырга тиеш була.

Таможня берлегенең тиздән гамәлгә керергә тиешле «Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы турында»гы регламенты фермерлар алдында шундый таләпләр куя. Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре аңлатуынча, бу кагыйдәләр итне үзләре өчен түгел, ә сатарга дип җитештерүчеләргә карый. Мондый таләпләр Россиянең глобаль рәвештә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе белән бәйле һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен эшләнә. Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ленар Фаттерахманов аңлатуы буенча, бүгенге көндә күпчелек терлекләрне сугым пунктларында һәм ит комбинатларында түгел, ә үз хуҗалыкларында һәм ишегалларында чала. Ә бу вакытта иң гади ветеринар-санитар һәм гигиена кагыйдәләре дә үтәлми. Сугымнан калган продуктлар тиешле урыннарга урнаштырылмый, утильләштерелми. Туберкулез, котыру, түләмә һәм башка куркыныч авырулар йоктыру ихтималы да бар. Менә боларның барысын да кисәтү өчен, фермерлар терлекләрен алга таба бары махсус билгеләнгән урыннарда гына суярга тиеш була. Регламентта билгеләнгән кагыйдәләр арасында итне бары тик махсус машиналарда гына йөртү, терлекне чалу алдыннан да, соңыннан да ветеринар табиб карап чыгарга тиеш булу бар.
Яңа кагыйдәләр мөгезле эре терлеккә генә түгел, калган башка хайваннарга да карый.
Билгеле инде, барлык фермерлар да үзләрендә сугым өчен мәйданчыклар булдыра алмаячак. Аларга моның өчен сугым пунктларына барырга туры киләчәк. Бүгенге көндә Татарстанда шундый 81 пункт бар. Киләчәктә исә аларны арттыру таләп ителә.

Май аенда гамәлгә керәчәк яңа таләпләр фермерларда да төрле фикерләр тудырды
Мурат Сиразин, фермер, Югары Ослан: «Бүген терлек асрамаучы авыл халкы итне мал тотучы авылдашларыннан сатып ала. Ә яңа кагыйдәләр гамәлгә керә калса, терлек асраучылар тагын кимеячәк, чөнки яңа таләпләрне үтәү шактый чыгымлы. Үзеңдә тиешле шартлар булдыру бөтен кешенең дә мөмкинлегеннән килми, ә терлекне суяр өчен махсус урынга алып барырга шулай ук акча кирәк. Аннары хәләл ит белән нәрсә булып бетәр - монысы тагын бер мөһим мәсьәлә булып тора, аның бит үз йоласы бар. Соңгы вакытта бик нык арткан сертификацияле хәләл үзәкләр нишләр? Алар мал суюның үз үзәкләрен булдырырмы икән?»
Фәнис Мостафин, фермер, Арча, Утар Аты: «Терлекләрне махсус урыннарда гына чала башлау - бик дөрес эш ул. Терлек суйгач аның бит әле каны, эчке әгъзалары кала, алар билгеләнгән урынга ташланырга, юк ителергә тиеш. Дөрестән дә, аның билгеле бер урында эшләнелүе мөһим. Шуңа күрә, чисталык ягыннан бу бик кирәк гамәл дип саныйм. Киләчәктә, Алла боерса, махсус терлек сую урынын үзебезнең хуҗалыкта булдырырга ниятлим».
Марат Дәүләтшин, фермер, Балтач, Шода: «Нәрсә дияргә дә белмим инде мин моңа карата, фикерләр төрле. Бер яктан караганда, фермер өчен артык мәшәкать һәм чыгым бу. Бөтен кеше дә терлек сую урыннарын үзендә булдыра алмаячак, димәк, ул хайванны суяр өчен махсус урынга алып барырга тиеш булып чыга. Монысы да җиңел генә эш түгел бит әле аның: терлекнең дә төрлесе була, усалы, тынычы дигәндәй... Икенче яктан карасак, чисталык ягыннан яхшы булачак дип уйлыйм, бу яктан тәртип урнашыр, мөгаен. Бөтен кыенлык, нигездә, терлекләрне үстерүчегә түгел, ә аларны суеп сатучыга төшәчәк. Ә гади авыл халкына килгәндә, аңа бу кагыйдәләр әллә ни кагылмас кебек. Алар бит итне базарга алып барып сатмый. Авылдашлар, таныш-белешләрдән ит алу элек-электән килә».

Россельхознадзорның ТР буенча идарәсендә әйтүләренчә, яңа регламент кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар билгеләнгән. Аларның күләме түбәндәгечә:
- гражданнар өчен - 1 меңнән 2 мең сумга кадәр,
- хезмәт урынындагы кешеләргә - 10 меңнән 20 мең сумга кадәр,
- эшмәкәрлек эшен юридик зат булып теркәлмичә гамәлгә ашыручыларга - 20 меңнән 30 мең сумга кадәр,
- юридик затларга - 100 меңнән 300 мең сумга кадәр.
Яңа кагыйдәләрнең үтәлешен Россельхознадзор белгечләре күзәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading