16+

ТИМЕРНЕ КЫЗУЫНДА СУГА

Элеккеге авылны тимерчедән башка күз алдына китереп булмаса да, бүген ул сирәк һөнәрләрнең берсенә әйләнде.

ТИМЕРНЕ КЫЗУЫНДА СУГА

Элеккеге авылны тимерчедән башка күз алдына китереп булмаса да, бүген ул сирәк һөнәрләрнең берсенә әйләнде.

Авыл белән бергә һөнәрчелек тә үлә бара. Хәер, бер караганда, комган яки чиләк күтәреп, бүген кем тимерче эзләп йөрсен инде?! Тишек-тошыклы чиләген чүплеккә ата да яңасын алып куя. Иске яңаны саклый, дияргә яратсак та, бу чынлыкта шулай. Ә ямбулатлыларга тузган җиз комганнарын, самавырларын, цинк калайны, бөгеп эшләнгән чиләкләрен чүплеккә ташламаса да ярый, чөнки тимерчеләре бар. Тимерче Хәйдәр Гыйлемханов аларны, эш арасында булса да, төзәтеп, төпләп бирергә мөмкин һәм шулай эшли дә. Авылдашларының уң кулы ул.
Хәйдәр бүген җаваплылыгы чикләнгән «Нирус» ширкәтенең тимерче алачыгында тырма тешләрен рәткә китерә.
Күпме эшләсәм күпме аласымны беләм, идарә тарафыннан кызыксындыру чаралары булдырылган. Тимер кыздырырга күмер җитәрлек. Тешләрнең бик беткәннәрен, яраксызларын яңага алыштырабыз. Алайса, үз-үзеңне алдалау була. Киләсе язгы кыр эшләренең темпы һәм сыйфаты безнең бүгенге хезмәтебезгә, аның сыйфатына бәйле бит, - диде Хәйдәр. Авылга яңа төр техника кайта, яңа фикерле, тирән белемле механизаторлар кирәк, дисәк тә, Хәйдәр кебек алтын куллы тимерчеләрдән башка булмый әле. Яңа техникага, инновацияле технологияләргә күчкәнче дә, искене яңартып, мөмкин кадәр яхшы сыйфатка ирешеп эшлисе бар. Бер булганнан бар да була дигәндәй, Хәйдәр алачыкта тимер чүкеп, комган төпләп кенә ятмый. Җәйге айларда МТЗ-1221 тракторында хезмәт куя. Бүген ул үзенең алачыгында, очкыннар чәчрәтә-чәчрәтә, кызган тимер чүки, авылдашлары Шәйнур Дәүләтшин, Ибраһим Гарифуллиннарның эшен лаеклы рәвештә дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading