Шәһри Казан

Тәмле катык базарда

Мин көн саен Җиңү проспекты базары аша үтәм. Шуннан узганда борынны җиләк-җимеш, яшелчә исләре кытыклый. Биредә, сирәк кенә булса да, элеккеге вакытлардагы кебек мунчала, каен, имән себеркеләрен сатып утыручы әби-апаларны күрергә була әле. Шул гади генә мунчала исе мине мизгелгә генә булса да туган авылыма алып кайта, балачак хатирәләрен яңарта....

Ә бит заманында базарга бару олы бәйрәмгә тиң иде. Әле дә күз алдымда: рәт-рәт булып авыл абый-апалары тезелешеп утыра. Кем сөт-катык, каймак, кем үзе үстергән тавык-чебешен сата, түтәлдән генә өзелгән яшелчәсен, җиләк-җимешен мактый. Бер почмакта йон оекбашлар, мамык шәлләр һ.б. саталар. Авылда җитештерелә торган бөтен нәрсәне «беренче куллар»дан алып була иде. Телисең икән, бөтен килеш ал, шулай ук кисеп тә, үлчәп тә бирәләр. Шунда ук тамак ялгап алырга да була. Әле халык арасында төрле авыл сатучыларына багышланган җыр-такмаклар да таралган иде. Мәсәлән,
«Әлдермешләр, Саялар
Катык сатып бай алар», дигәне истә калган. Хәзер дә алыр идем мин аларның катыгын. Юк шул ул, ә кибетнекен үзең ясаган белән чагыштырып буламы соң?
Авыл халкы шулай үз товарын сатып көн күргән. Базарларда сату итү татар халкының көнкүреше, тормыш рәвеше булган. Заманчалашабыз, европалашабыз дигән булып, элеккеге гореф-гадәтләрне онытып барабыз. Яңа базарлар төзесәк тә, татар халкына хас сыйфатлар саклансын иде анда.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: