16+

Умартачы Сөләймановлар: «Кортлардан балны җайлап-­майлап, ә кайвакыт сугышып та алыр­га туры килә»

Узган ялларда Балык Бистәсе районы, Бәтке ­авылында яшәүче Сөләймановлар гаиләсе Бал өмәсе оештырды. Бал аертуларын күрше-күлән шунда ук сизеп ала, алдан ук әзерләп куйган банкаларын күтәреп, Шамил абыйларның капка төбенә чиратка баса. Тирә-якка таралган бал, прополис исе дә авыз суларын китереп, кызыктырып тора.

Умартачы Сөләймановлар: «Кортлардан балны җайлап-­майлап, ә кайвакыт сугышып та алыр­га туры килә»

Узган ялларда Балык Бистәсе районы, Бәтке ­авылында яшәүче Сөләймановлар гаиләсе Бал өмәсе оештырды. Бал аертуларын күрше-күлән шунда ук сизеп ала, алдан ук әзерләп куйган банкаларын күтәреп, Шамил абыйларның капка төбенә чиратка баса. Тирә-якка таралган бал, прополис исе дә авыз суларын китереп, кызыктырып тора.

- Кортлардан балны җайлап-­майлап, ә кайвакыт сугышып та алыр­га туры килә. Алар бит ул нигъ­мәтне үзләре өчен җыйган, - дип каршы алды мине гаилә башлыгы.
Йөзендә - шатлыклы елмаю, бал аерткан көн - аның өчен зур бәйрәм. Беренчедән, яраткан эшенең җимешен ала. Икенчедән, бал аерту - бөтен гаиләләре белән җыелу өчен тагын бер сәбәп. Шуның өчен җайлаштырылган иске йортларында ике улы: Данил белән Динар, киленнәре Рәзилә тир түгә. Оныклары Зәринә белән Дияр да кул астына керә башлаган. Балны иң беренче тәмләүчеләр дә алар. Аертып бетергәч, аны урнаштыру, төрле дару төнәтмәләре ясау кебек эшләрне тормыш иптәше Дания башкарачак.

Шамил абыйның бүген 50 баш умарталык дәүләте заманында нибары бер күчтән башланып киткән.
- 1983 еллар булгандыр. Урманда эшләп йөри идем. Шунда агачка уралган умарта күче күреп алдым. Нишләргә белмим: калдырып китеп әрәм итәсем килми, ә җыйсам, кортлар чагып бетерәчәк. Шулай да тәвәккәлләдем, баштанаяк киендем дә аналарын чиләккә салдым. Анасы керсә, кортлар үзләре кереп утыра ул. Бераздан чиләк тулды. Кортлар чакса чакты, ләкин күчне өйгә алып кайтып өлгердем. Менә шуннан әкренләп умарта күләмен үстердем. Хәзер умартамны авылдан берничә чакрым ераклыкта урнашкан җирдә тотам, - ди Шамил абый.

Умартачы дип тормыйлар, үзен дә кортлар бик күпләп чакканы бар икән. Ул вакытларда кеше чак кына үлемнән кала, ди.

- Бик күп корт чаккан вакытта кызыл аракы эчеп куйсаң яхшы. Бал корты чаккан кешенең йөрәге кисәк туктарга мөмкин, ә аракы канны сые­гайта, йөрәкне тизрәк эшләтә, - ди умартачы.
Дару эчәргә тырышмый ул. Бар белгәне - бал. Шуңа да 60 яшендә дә егетләр кебек йөри.
- Бер генә әйбер дә әрәмгә китми. Прополис, кортлар ипие (перга) дә бик файдалы. Прополисны кортлар, рам тишекләрен каплау өчен, каеннан җыя. Кортлар ипие исә - чәчәк серкәсе, ул - ана һәм бала кортлар ризыгы. Бездән үлгән кортларны да, хәтта умартаны каплаган капчыкны да алып бетерәләр. Бал үзе 40 авырудан дәва, - ди.
Элек балны инде Бал спасы бәйрәме, 10 августка кадәр җыеп бетерә торган булганнар. Быел җәй соңлап килү сәбәпле, бал да соңрак аертыла. Шамил абыйның бер таләбе бар: кортлар кәрәзне пичәтләмичә, балга кагыласы түгел.



- Кайбер кешеләр, мәшәкате әзрәк булсын өчен, кәрәзне кортлар агы белән каплаганны көтми. Ала да шунда ук суыртырга керешә. Әтием дә умартачы иде, мин ул кушканча гына эшлим. Кәрәзне вакытыннан алдарак алсаң, бал әчи. Балны саттың да бетте түгел бит, сатып алучыларыңны да рәнҗетергә кирәкми, - ди.
Бер умартадан уртача 30 килограмм бал чыга, хәллерәк умарталары 50 килограммга кадәр бирә. Быел балны - 1300-1500 сумнан, прополисны 1000-1500 сумнан сата Шамил абый. Чын бал беркайчан да бозылмый, ди умартачы.


Умартачы Сөләймановлардан киңәшләр

Ач карынга бал белән су кабып куярга кушалар. Бу ашказанын эшләтеп җибәрә, бавырны чис­тарта, иммунитетны ныгыта. Кич белән йоклар алдыннан да балны җылы суга салып эчәбез. Бу тынычландыра, яхшырак йокларга ярдәм итә.

Сыер маен кайнап торган су өстендә җылытабыз. Шуңа марляга төрелгән прополисны салабыз. Җылы май тәэсирендә прополис эреп майга төшә, ә пычрак­лары марляда кала. Бу майны соңыннан суыткычта саклыйбыз. Салкын тигәннән, ашказаны авыруларыннан, буыннар сызлаудан, хатын-кызлар чиреннән менә дигән дару ул. Хатын-кызлар шушы майны, тампонга сылап, свеча урынына да куллана ала.



Прополисны спиртка салып, караңгы җиргә куябыз. Спирт аның барлык файдалы әйберләрен үзенә ала. Иртә белән ач карынга шуны аз гына эчеп куярга кирәк. Бу гастрит, язва авыруларыннан дәвалый, ялкынсынуларны бетерә, салкын тигәндә дә ярдәмгә килә.

Балалар авырып китсә, прополисны сөт белән кайнатабыз. Сөт әчкелтем булса да, файдасы күп.

Үлгән кортларны банкага салабыз да аракы йә спирт белән төнәтәбез. Бу - буыннар авыруларыннан файдалы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading