Шәһри Казан

“Упшый умрил” 

Дуслар, сезнең авылда да үзегезнең авылга гына хас гыйбарәләр бардыр инде ул, име. Безнең авылда да бар. Буыннан-буынга күчеп килеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән күбесе.

Сугышта үлеп калган Хөснетдин абзыйның шундый канатлы сүзен язган идем бугай инде. Әллә налогын, әллә заёмын түли алмаганга берәүнең актык сыерын алып чыгарга кергәннәр дә, берсе дә сыер мөгезенә бау салырга кыймыйча торганда, Хөстин абзый килеп кергән. Бауны аңар тоттырганнар да, “Әйдә, Хөснетдин, бәйлә, курыкма, сөзми ул”, – диләр икән. Хөстин бауны үзләренә тоттырган да чыгып киткән. Чыгып киткәндә өч кенә сүз әйткән: “Соңыннан сөзә ул”. Менә тиле Хөстин диген син! Хәзер дә кирәк җирдә, кирәк урында әйтеп куялар әле шуның тапкыр сүзен.

Абзый Сәлахнең канатлы сүзе дә безгә кадәр килеп җиткән. Юк кына нәрсәгә пошаманга төшеп, әй Раббым, диеп куясың икән, хәзер яныңда кем дә булса, күңелеңне күтәрергә уйлап: “Әй, Раббым, китердең ерактын, күмәч урлаттың, марҗага кыйнаттың”, – диеп куя. Абзый Сәлах сугыштан кайтмаган, кызык сүзләре генә халык күңелендә торып калган. Балта остасы бит, берәр урыс авылында өй салганнардыр инде дә, марҗаның күмәчен сорамыйча гына алды микән инде, әллә кызык өчен генә әйтеп куйды микән, бик җор телле кеше булган диләр. Ничек булса да булган инде, үзеннән соң кызык сүзләре торып калган.
Аннары үзебезнең уң як күрше Гарифәттә, мин белгәндә бик карт иде инде, әни янына биләм итеп керә иде, кызы Маһи тәтә безнең кара-каршы күрше.

Гарифәттәнең янчыктагы шикәре Маһи тәтәнең пич башында тора иде бугай. Ни өчен дисәң, Маһидан кайтышлый безгә керә дә әнигә бер-ике шакмак шикәр калдыра. Үзең генә чәй эч, малайларга бирмә, диеп.

Безнең әниме инде ул үзе генә чәй эчеп утыручы, шул бер шакмак шикәрне Рәис белән икебезгә бүлеп каптыргандыр инде. Ә шикәренең мич башында икәнен каян белә идең дисезме, һии, белмәскә, шикәре бит көйгән була иде! Мичләре кызу ягылган булгандыр инде. Ә Гарифәттәнең әле һаман кирәк урында сүз арасына кыстырып җибәрә торган сүзе бар. Анысы болай. Габдрахман абзыйны нәрсә өчендер алып китәргә ишек алларына ике милиционер килеп кергәннәр дә, нәкъ “Мунча ташы”ндагыча, давай дед собирайся, татарча түгел, менә шулай урысча әйткәннәрдер инде, югыйсә Гарифәттә җавапны урысчалатып бирмәс иде. Ә ул картын шытырдатып кочаклаган да "упшый умрил" диеп ишек алды чирәменә тәгәрәгән. Аңлаган кешегә аңларлык, минем сезгә бирер картым юк, үлсәк – бергә үләбез. Менә шулай итеп шул инде.

Реклама

Иртән чыгуыңа, кичә генә алган ике бройлер чебиең тәгәрәп ятканын күреп, утка-суга төшеп өйгә керүеңә, берсе, һе, упшый умрилмени дип куйса, тынычланып китәсең, иии, чеби өчен кайгырып ятарга монда, баш исән булсын. 

Усман Нураниясе кызу гына кибеткә төшкән, төшсә, кибеттә бер кеше дә юк, ә Минегазиз абый гәҗит укып утыра. Усман абый белән Миңкамал апаның "зур" кызларын бала-чагага санап. Ә Нураниянең көтеп торырга һич вакыты юк, ничә энесе аның карамагында, көтеп-көтеп тә кибетче абый урыныннан кузгалмагач, Нурания: "Утырма әйдә, күтәр артыңны, Хөсәен җылап калды анда", – дип әйтеп куя..

Бу безнең Аргыяклар телендә генә микән соң... ашыгыч эш вакытында иркенләбрәк-сузыбрак чәйләп утырырга уйласаң, "Утырма әйдә, Хөсәен җылап калды анда..." диеп сине хәзер күктән җиргә төшерәләр.

Менә, дуслар, безнең авылда шундый канатлы сүзләрне ничә буын кирәк урында гына кулланып яшәп ята инде. 

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 25 февраль 2020 - 11:45
    Без имени
    руссофилькины грамоты булып чыга, уз узлэрен кимсету