16+

УРАК-2015: Күктә бүрек хәтле генә болыт күренсә дә, «ах» итә торган чак хәзер

Республиканың 40 районында уракка төштеләр. Сарман, Азнакай, Чистай, Зәй, Минзәлә районнарының игенче-механизаторлары - урып-җыю кампаниясендә әйдәп баручылардан. Бүгенгә бөртекле культуралар 97,3 мең гектар мәйданда суктырылган. Барлыгы 218,2 мең тонна ашлык җыелган, уңыш гектарына уртача 22,4 центнер чыга. Күктә бүрек хәтле генә болыт күренсә дә, «ах» итә торган чак хәзер. «Яумыйча,...

УРАК-2015: Күктә бүрек хәтле генә болыт күренсә дә, «ах» итә торган чак хәзер

Республиканың 40 районында уракка төштеләр. Сарман, Азнакай, Чистай, Зәй, Минзәлә районнарының игенче-механизаторлары - урып-җыю кампаниясендә әйдәп баручылардан. Бүгенгә бөртекле культуралар 97,3 мең гектар мәйданда суктырылган. Барлыгы 218,2 мең тонна ашлык җыелган, уңыш гектарына уртача 22,4 центнер чыга. Күктә бүрек хәтле генә болыт күренсә дә, «ах» итә торган чак хәзер. «Яумыйча,...

Республиканың 40 районында уракка төштеләр. Сарман, Азнакай, Чистай, Зәй, Минзәлә районнарының игенче-механизаторлары - урып-җыю кампаниясендә әйдәп баручылардан. Бүгенгә бөртекле культуралар 97,3 мең гектар мәйданда суктырылган. Барлыгы 218,2 мең тонна ашлык җыелган, уңыш гектарына уртача 22,4 центнер чыга.
Күктә бүрек хәтле генә болыт күренсә дә, «ах» итә торган чак хәзер. «Яумыйча, әйләнеп кенә китсә ярар иде», - дип күккә ялвара игенче. Юкса яңгырның бөтен эшне харап итәсен көт тә тор. Азнакай районы Тукай исемендәге хуҗалык рәисе Гаптеләхәт Рәфыйков белән очрашкач та, әнә шундый бер киеренкелек булып алды. Басуны сагалаган болыты да, үч иткәндәй, һаман китә белмәде. Түзмәде, Мәллә елгасы аша салынган күперне узып, аръяк басуга элдерде рәис. Ә анда ACROS 580 комбайнын иярләүче Инсаф Мияссәровның Ютазы элеваторына беренче кызыл олау белән китәсе ашлыкны суктырып ятуы. Бәхетләре - урап узды яңгыр. Ниш­лисең, йөз төрлегә кереп сыный табигать адәм баласын.
Инсафның да беренче урагы гына түгел. 1992 елдан бирле җәен комбайнда булса, кышын тракторга утыра. Тырыш, ипле-төпле егет. Мәрхүм әтисе Юрат та ятларга ал бирмәгән заманында: һәрвакыт алдынгылар сафында булган. Инсаф та елның елында 20шәр мең центнер ашлык суктырып, кыр батыры булып кала килүче алдынгы комбайнчы. Ә андыйларга һәрвакыт Сабантуйларда аерым хөрмәт күрсәтелә авылда. Бу инде бүләккә тәкә йә булмаса акчалата премия дигән сүз. Хуҗалык рәисе Гаптеләхәт Рәфыйков аерым бер горурлык белән башкара мондый миссияне. Эшләгән кешенең кадерен белә чөнки. 20 елдан артык мәктәп директоры, 4 ел җирле үзидарә рәисе булып эшләгән җиреннән сайлап куялар аны хуҗалык рәисе итеп. Инде бу урында эшләвенә дә 13 ел гомер узып киткән.
- Авыл халкы бәйләде мине җиргә. Педагог кешедән хуҗалык рәисе ясаган Чубар Абдул халкына бик рәхмәтле мин. Моны җирдә эшләгән кеше генә аңлый: игеннәрне чәчеп чыгасың - аңа бер сөенәсең. Тишелеп чыга - анысы үзе олы бәхет. Игеннәр баш чыгара, алтын-сары төскә керә - тагын бер куаныч. Эшләр бетеп, җирләрне кап-кара итеп сөреп куйсаң да сөенәсең. Иртә зәп дибез без моны. Ә менә инде җирнең 50 проценттан артыгын «әйләндереп» сөрәбез. Бигрәк тә үсемлекләр тишелеп чыккач, яфрактан тукландыруга игътибар бирәбез, - ди Гаптеләхәт Гатуф улы.
Әле урып-җыюның башы гына. 1270 гектарда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар (400 га арыш, 100 га көзге бодай, 350 га язгы бодай, 300 га арпа һ.б. ) игүче, 1245 баш мөгезле эре терлек асраучы хуҗалыкта эш тәмен белгән кешегә чыннан да сөенер нәрсә дә, борчу-мәшәкате дә җитәрлектер. Бигрәк тә янәшәсендә Ленар Мәрданшин, Айрат Абдуллин, Рәшит Зарипов кебек механизаторлар, Фәйрүзә Гайсина, Гөлшат Сафиуллина, Зимфирә Нәҗметдинова, Рәсимә Гарипова, Рәсимә Ихсанова, Лениза Ихсанова кебек савымчылар, Мөхәммәтдин һәм Гарәфетдин Хәйретдиновлар кебек тер­лек симертүчеләр һәм, әлбәттә инде, Марсель Фәизов, Әнис Ибәтуллин, Ландыш Хәбибуллин, Җәлил Сафиуллин кебек белгечләр булганда, җитәкченең җаны тыныч.
Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading