16+

"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..."

Дистә елдан бирле сүзе дә күп, вәгъдәсе дә бар, әмма чишелеше юк. Юлсызлыктан зарланып, кабат чаң суккан Әтнә районы Казак Үртәме авылы халкының көн күрмеше әнә шундыйрак хәлдә. Кара көз җиттеме, яз килдеме авылга – юл өзелә. Каенсар белән ике арадагы 5 чакрым араны җәяү дә үтәрлек түгел, тәмен татыганнар белә – өшегән балчык бутыеңны ун куллап сөйри ул төпкә.

"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..."

Дистә елдан бирле сүзе дә күп, вәгъдәсе дә бар, әмма чишелеше юк. Юлсызлыктан зарланып, кабат чаң суккан Әтнә районы Казак Үртәме авылы халкының көн күрмеше әнә шундыйрак хәлдә. Кара көз җиттеме, яз килдеме авылга – юл өзелә. Каенсар белән ике арадагы 5 чакрым араны җәяү дә үтәрлек түгел, тәмен татыганнар белә – өшегән балчык бутыеңны ун куллап сөйри ул төпкә.

Моңа кадәр төрле җаваплы оешмаларга хат язып чикләнгән үртәмлеләр юлсызлыктан тилмерүләрен фотога төшереп инде интернетка да “элгәннәр”. Түземлекләре беткән, димәк. Бетәр дә...
– Авылда барлыгы 82 кеше яши. Шуның 20се – пенсионерлар, 51 кеше эшкә яраклы. 4 баланың өчесе мәктәп яшендә. Өч-дүрт ел элек авылдагы башлангыч мәктәпне дә яптылар, юл булмагач автобус та юк, ул балалар Күәм мәктәбенә ничек йөрергә тиешләр соң? Иремнең энесе белән килендәш икесе дә фермада эшли, беренче сыйныфта укучы балаларын иртәнге сәгать биштән уятып, үзләре белән алып китәләр. Сабый дәресләренә кадәр башта фермада утырып тора әле, мәктәптән дә әти-әнисе янына фермага бара... Башка чара юк. Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар. Ярый әле тракторда эшләүче авылдашыбыз Нияз очрап, ул тарттырып керде. Берәр җиргә җыенсак та Ниязга эләгергә тырышабыз. Трактор да юлда йөзгә боргалана, берәр вакыт капланырбыз шикелле, куркыныч. 21нче гасырда яшибез түгелме соң? Ә безнең як халкы әле һаман да борынгылыктан чыга алмый, – ди Резеда Хәйруллина.

Фотоларны интернетка элүче дә ул. Казак Үртәменә моннан 12 ел элек кайтып төпләнгән. Юлсызлык күпләрне борчыса да, араларында иң активы. 
– Атнасына ике тапкыр күчмә кибет килә, УАЗ белән чак керәләр. Сөт җыючылар да көн дә тилмерә. Төпчек улым гарип, ирем йөрәк белән интегә, шикәре  дә уйный, ни булмас. Бер көнне генә авылдашыбыз Венера Самикова авырып китте. Фельдшер  “Ашыгыч ярдәм” чакыртты, тегеләре керә алмый. Трактор белән чыгардык. Мәет җирләсәк тә шул хәл, трактор арбасы түзсен генә, – ди Резеда ханым. 

Казак Үртәменә ун ел элек килен булып төшкән Алия Галиеваның да зарлары чиктән ашкан.
– Бүген авылга кибет тә килмим, дип хәбәр бирде. Шушы чорда без авылдан чыгып та йөрмибез, менә бүген ипи кирәк әле, кемнәр чыгып ирешкән, аларга кушасы инде. Гомергә юлсыз булган диләр бу авылны. Яшәүләре бик кыен, юлсыз дөньясыннан өзелү бит инде ул, – ди Алия.  

Бүгенгә иң кыен чаклары, бер атна җилләсә юлсызлык бәласе әзрәк чигенә төшә. Язгы пычрак сыркый төшкәч, юлны грейдер тигезләп чыкса да, җиңел машиналар җәйләрдә басу буйлап бер эздән генә җилдерә. Тик көз көне басулар сукаланып, җир сөрелүгә юлсызлык проблемасы кабаттан әйләнеп кайта.

Дистә елга сузылган юлсызлык проблемасы Күәм авыл башлыгы Риваль Гатауллинның да үзәгенә үткән. 
– Уен эш түгел, авыл халкының борчылуы бик тә урынлы. Үлем-китем, авыру-сырхау, ут-күз булса, Аллам гына сакласын. Үзләре: “Урам эчендәгеләреннән бигрәк авылга кайту юлын карагыз”, – диләр дә, канун бар – ул акчаны авыл белән авыл арасындагы юлларга тота алмыйбыз. Безнең кул аша үткән акчаның тиененә кадәр тикшерәләр. Аннан ул юл безнең район балансында да түгел бит.  “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе карамагында. Инде ничә ел элек проектын да эшләп җибәргән идек, һаман сузалар... Бер атна түзсәләр җилләп тә китә соң, ләкин яңгыр яудымы тагын шуңа әйләнә. Халкы искитмәле тырыш, авылда кибет, медпункт, ферма, клуб юк димиләр, терлек асрыйлар – 76 мөгезле эре терлек кенә исәпләнә, шуның 46сы – савым сыеры. Булсын дип тырышалар да соң, ниятләрен дә күтәрәсе килә – безнең көч җитми. Үзара акча җыеп зират ягындагы күперне төзекләндерделәр, зиратка койма тоттылар. Мин дә гел кайгыртам. Кышын юлларны ачтыру, ике авыл арасындагы юл чокырланып китсә тигезләтү җаен карыйм, ут, су борчуларыннан саклыйм, – ди Риваль Гатауллин. 

Баксаң, дамбасы күтәртелгән юлны моннан 40 еллап элек, күмәк хуҗалыклар гөрләгән чорда түшәгәннәр. Кайбер җиренә асфальт та эләккән, тик тулысы белән түгел.
– Заманында ук ярты-порты эшләнгән шул... Өслеге җимерелеп беткән. Басудан аккан кар сулары да берничә җирдан ныклыгын юган. Юл аша су агып чыгар өчен аркылы салып калдырылган торбаның берсен авыл халкы көче белән алмаштырган идек инде. Тагын берничә урыны бар, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Район җитәкчелеге дә ике кулсыз булып чыкты. Әтнә районы хакимияте башлыгы урынбасары Фәрит Нуриев та, районның инфраструктура үсеше белгече Илһам Фазлыйәхмәтов та моны кат-кат раслады. Юл әтнәлеләрнеке түгел. Бу очракта мин дә сүзсез, кеше өлешенә үрелеп буламы? Юлның үз хуҗалары бар — “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе. Алар фикеренчә, грунт белән капланган әлеге юл төбәк дәрәҗәсендәге гомуми кулланылыштагы юллар исемлегенә кертелгәнлектән, аны төзекләндерү өчен акча Татарстан бюджетыннан бүленеп бирелергә тиеш. 

Аңлашылды. Тик күпме көтәргә? 2023-2025 елларда үтәлергә тиешле капиталь төзекләндерүләр исемлегенә 5 чакрымлы Каенсар – Үртәм юлы да өстәлгән, шулай дип ышандырганнар. Ләкин аны башкару вакыты иртәрәк була алган кебек, төшеп калу ихтималы да кисәтелә. Беренче чиратта социаль мөһим объектлар төзекләндерелә. Димәк, лимит төшенчәсенең аяк чалуы бар, ягъни акча тотылып бетсә, бигайбә...

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллан рэхмэте белэн юл булса ярар иде .Безгэ ярдэм итеп булышсалар ярар иде.Шушы ураза айларында саваплы эшлэр не эшлэсэлэр ярар иде🤲Гульнур сина аерым бик зур рэхмэтэ шушы Уртэм халкыннан🤲

    Мөһим

    loading