16+

Яңа базарга кем хуҗа булыр?

Быел Казанда бик зур базарның ачылуы көтелә. «Казан» агросәнәгать паркы дип аталачак ул.

Яңа базарга кем хуҗа булыр?

Быел Казанда бик зур базарның ачылуы көтелә. «Казан» агросәнәгать паркы дип аталачак ул.

Үзебез җитештергәнне сатабыз
Мәйданы 50 мең квадрат метрга тигез булган әлеге агропаркны Казанның Аграр урамы белән Җиңү проспекты киселешендә төзиләр. Аны быел Республика көненә ачарга ниятләгәннәр иде дә, әмма бу вакыт кичектерелде. Сәбәбен чит илләрдән җиһазларның вакытында килеп җитмәве белән аңлаталар. Агросәнәгать паркы быел октябрь-ноябрь айларында үз ишекләрен ачарга тиеш. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Власов журналистлар белән очрашу вакытында әйткәнчә, агропаркта бары үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе генә сатылачак. Авыл халкы да үз товарын Казанга алып килеп, шушы агропаркта тәкъдим итәчәк. Биредә фермерлар да, шәхси эшмәкәрләр дә, агрохолдинглар да сату итәр дип көтелә. Кыскасы, казанлылар авыл хуҗалыгы продукциясен көзге ярминкәләр вакытында гына түгел, ә ел буе да «беренче куллар»дан сатып алачак.
Кунакханәле базар
Бүгенге көндә агропаркта төзелеш эшләре инде тәмамланып килә. Биналарның вертикаль планировкасы әзер, монолит каркас торгызылган, урамда сату итү өчен дә урын бар. Олег Власов таныштырганча, агропаркта продукцияне сату турында гына сүз бармый. Әйтик, биредә яшелчәләрне юу, аеру, төргәкләү һ.б. өчен мәйданы 6 мең кв метр булган эшкәртү цехы да булачак. Продукция сакланачак складның да мәйданы зур - 11 мең кв метр. Монда суыту камералары, яшелчә саклый торган урыннар урнашачак. Сәүдә зонасы исә ачык һәм ябык типларда эшләнә. 10 мең кв метрлы ябык сәүдә зонасына 500дән артык арендатор урнаша алса, ачык сәүдә зонасында ярминкәләр үткәрелер дип көтелә.
Шулай ук агропаркта санитар-экспертиза лабораториясе, күргәзмәләр залы, 100 урынга исәпләнгән конференцияләр залы, тамак ялгап алу өчен кофетерий, машиналарны куярга 580 урынлык паркинг та буласы. Ә ерак районнардан килгән фермерлар биредә кунып та кала ала - яңа базарда 38 номерлы кунакханә дә ачыла.
Сату итү кем кулында булыр?
Бүген авыл халкы көне-төне эшләп җитештергән үз продукциясен, турыдан-туры үзе сатарга җаен таба алмагач, тешләрен кысып булса да, алыпсатарларга бирергә мәҗбүр. Итне алыпсатарларга бирәбез, сөтне шулай ук җыеп алып китәләр, яшелчәне дә очсызга гына алалар. Авыл кешесе үз товарын үзе сата алмый интегә, чөнки барысы да алыпсатарлар кулына күчкән. Дөрес, базар почмагына гына посып сату итеп утырган әбиләрне күргәләргә була әле. «Алар үзләренә дип үстергәннең артып калганын сата. Шуңа күрә курыкмыйча алып ашарга була, бәясе дә әллә ничә кул аркылы узып артмый», - дип сөенә шәһәр халкы. Әмма алыпсатарлар аларга да дошманга караган кебек карый, ничек кенә кысрыкларга белми үзләрен. Ә Казанда агросәнәгать паркы барлыкка килгәч, авыл халкы үз товарын үзе сата алырмы? Дилбегә тагын алыпсатарлар кулына күчмәсме? Олег Власовның: «Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, барысы да эшләнәчәк», - дигән сүзләре күңелне бераз гына булса да җылыта җылытуын...
Ә әлегә агросәнәгать паркын арендалаучыларның төгәл исемлеге юк, аренда бәясенең күпме булачагы да билгеле түгел. Төзелеш эшләре дәвам итә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading