16+

Яңа Дума авылында төзелгән буа 400 мең куб суны саклый

Татар авылларының күбесе кечкенә инеш буйларына урнашкан. Аларны зур итеп елга дип тә әйтеп булмый кебек, тик тал-тирәкләр арасыннан бормаланып агып яткан бу инешләр шушы җирлектә яшәүчеләр өчен җылы диңгез ярларыннан кадерлерәк. Каз-үрдәкләр шунда үсә, көтү төшлеккә елга буена килә, малайлар, бабайлар балык тотып куаныша. Ә инде елга буендагы тирәклектәге...

Яңа Дума авылында төзелгән буа 400 мең куб суны саклый

Татар авылларының күбесе кечкенә инеш буйларына урнашкан. Аларны зур итеп елга дип тә әйтеп булмый кебек, тик тал-тирәкләр арасыннан бормаланып агып яткан бу инешләр шушы җирлектә яшәүчеләр өчен җылы диңгез ярларыннан кадерлерәк. Каз-үрдәкләр шунда үсә, көтү төшлеккә елга буена килә, малайлар, бабайлар балык тотып куаныша. Ә инде елга буендагы тирәклектәге...

Татар авылларының күбесе кечкенә инеш буйларына урнашкан. Аларны зур итеп елга дип тә әйтеп булмый кебек, тик тал-тирәкләр арасыннан бормаланып агып яткан бу инешләр шушы җирлектә яшәүчеләр өчен җылы диңгез ярларыннан кадерлерәк. Каз-үрдәкләр шунда үсә, көтү төшлеккә елга буена килә, малайлар, бабайлар балык тотып куаныша. Ә инде елга буендагы тирәклектәге кошлар сайравы, таштан ташка сикереп аккан инешкә карап хозурланулар...

«Талия буасы»
Элегрәк, язгы ташулар беткәч, елганы буып, су хәстәрләү эшенә тотыналар иде. Бер чорда, колхозлар таралганнан соң, бу эш туктатылды, ут‑күз чыга калса да су запасы юк, дип зарланалар иде авыл агайлары. Соңгы елларда яңа сусаклагычлар төзү, булганнарын төзекләндерү буенча республикада зур эшләр башкарыла. Әлеге саваплы һәм җаваплы эшнең башында «Татмелиорация» траст компаниясе тора. Алар карамагында барлыгы 800дән артык буа бар. Октябрь башында Аксубай районының Яңа Дума авылы халкы да сулы булды. Сөлчә елгасында төзелгән буа әллә нинди зур сусаклагычларны хәтерләтә, ул 400 000 кубометр суны саклаячак. Районда моннан да зур плотина Яңа Ибрай авылында гына, анысы бер миллион кубометр суны тота ала. Дөрес, Думада моңа кадәр дә ел саен буа буганнар, ләкин язгы ташу ел саен аны алып киткән. Беренче карашка, Кече Сөлчә елгасы бик кечкенә күренсә дә, язын үз куәтен күрсәтә икән. Авыл башында Шәрбән һәм Кармәт авыллары ягыннан агып килгән елгалар кушылып, шактый көчле агым барлыкка килә.

- Авылыбызга белгеч­ләр, төзүчеләр килеп эшли башлагач белдек: буа кирәк дип кенә карыйбыз да, моны башкарып чыгу үзе бер фән икән, - ди Дума халкы.
Суның агымын, биредәге туфракның үзлекләрен өйрәнеп проект сызганчы да шактый чыгымнар һәм вакыт кирәк, төзү эшләренең үз мәшәкатьләре. Авыл аксакаллары эш барышында төзүче егетләр янына килеп гел кызыксынып, хәлләрен сорашып торганнар.

- Ел саен республиканың төрле районнарында, авылларында дистәләгән сусаклагычларны төзәтәбез, яңаларын төзибез. Болар барысы да шушы җирлектә яшәүчеләр өчен. Киләчәктә дә мондагы тәртипне карап саклап торыгыз, - диде «Татмелиорация» компаниясенең генераль директоры Әнвәр Залаков һәм буага төзелеш иганәчесе Рәис Сөләймановның әнисе - чыгышы белән бу авылдан булган Талия исемен бирергә тәкъдим итте. Авыл халкы бу фикерне хуплады.

Талия ханымның тормыш иптәше Әхтәм Сөләйманов һәм аларның уллары - «Агро-инвест» компаниясенең генераль директоры Рәис Сөләйманов - Татарстанда билгеле кешеләр. Сусаклагычның проектын әзерләргә шактый гына зур сумманы алар биргән.

- Авылдан мин 14 яшемдә киттем, - ди Талия ханым. - Кияүгә чыккач, Әхтәмне чит өлкәгә эшкә билгеләделәр дә бөтенләй Татарстаннан ук китеп бардык. Әй ул туган авылны сагынулар... Күңелемнән елга буйларын, тау итәкләрен мең кат әйләнә идем... Кире әйләнеп кайтканнан соң туган җиремне күреп, куанып бетә алмадым. Әле дә ул вакытлар искә төшсә, күзләремә яшьләр килә. Плотинага минем исемемне бирү җаваплылыкны тагын да ныграк арттыра. Тирәсенә тирәкләр утыртасы, ял итеп утырырга эскәмияләр ясыйсы килә. Монда чишмә дә бар, аны да матурлап, рәтләп куйсаң, халыкка ял итәргә бер матур урын булыр иде.

- Бу авыл миңа туган авылым кебек якын. Мин аның һәр кешесен исеме белән генә түгел, кушаматы белән дә беләм, - ди Әхтәм Сөләйманов.
Гадәттә, һәр район үзенең якташларын барлап, азмы‑күпме аларның ярдәмен тоеп яши. Аксубайлылар исә булдыклы кияүләрне дә күз угыннан югалтмыйлар.

Башланган эш - беткән эш

Аксубай районында, гомумән, зур, катлаулы мәсьәләләрне дә гади генә итеп чишәргә өйрәнгәннәр. Шул ук көнне Яңа Ибрай авылында чишмә ачу тантанасы да булды. Чишмә буенда гөрләп торган самавырдан чәй эчеп, коймак ашап алганнан соң, район хакимияте башлыгы Камил Гыйльманов чарада катнашучыларны авыл уртасыннан аккан елга буена алып килде, исәпләре - монда да буа төзү. Аларның фикерләрен Әнвәр Залаков та хуплады. Ул арада район башлыгы, тимерне кызуында сук дигән принцип белән, эш бүленешен, үтәлү вакытын һәм чыгымнарның кайдан тотылырга тиешлеген билгеләп тә куйды. Башлаган эш - беткән эш ди, бәлки инде киләсе елга ук Яңа Ибрай авылында елга буенда матур гына ял итү зонасы да булыр.

- Яшәеш һәр авылда чишмәдән башланган. Авылга нигез салучылар иң элек су чыганагын эзләгәннәр. Аксубай районында чишмәләргә, сулыкларга игътибар зур. Соңгы елларда гына районда 29 гидротехник корылма капиталь ремонтланды, 50гә якын чишмә төзекләндерелде. Яңа Ибрай авылындагы бу чишмә буе авыл халкының яраткан ял итү, очрашу, сөйләшү урыны булсын. Яшь парлар шушында вәгъдә куешып, яңа гаиләләр корсыннар, - дигән теләкләрен җиткерде Камил Гыйльманов.

Чыннан да, Яңа Ибрай авылы чишмәсе бик матур урында урнашкан. Әнвәр Залаков әйтеп үткәнчә, бу чишмә бала чакта аның иң яраткан почмакларының берсе булган, чөнки әнисе тумышы белән Яңа Ибрайдан. Авыл аксакаллары, аның ярдәмчеллегенә рәхмәт йөзеннән, чишмәне «Әнвәр чишмәсе» дип йөртергә тәкъдим иткәннәр иде, тик Әнвәр әфәнде аны, «Әниләр чишмәсе» дип атау күпкә гаделрәк булыр, диде.

Татарстан биләмәләреннән ага торган иң зур елгалар исемлегендә - Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел, Зөя, Ык, Мишә, Шушма елгалары. Иделнең 177 чакрым, Чулманның - 380, Агыйделнең - 60, Нократның 50 чакрым озынлыктагы юлы республика аша үтә. Өч меңләп кечкенә инешләребез бар.
Ә күлләрнең саны сигез меңгә якын: Алексеевск районында - 120, Әлки якларында - 281, Спас - 327, Лаеш - 327, Мөслим районында - 181.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading