16+

Әйдәгез, бәлеш ашарга!

Бөтен җиһан ап-ак карга күмелгән, елга-инешләр дә әкренләп генә бозланып килә, йорт морҗаларыннан исә бормалана-бормалана чыккан төтен югарыга таба үрмәли - моны бары кыш көне генә һәм бары тик авылда гына күрергә була. Көндезләрен урамда кеше йөрсә дә, кич белән күпләр җылы өйләрендә, урамда исә кайдадыр еракта этләрнең ләң-ләң өргән...

Әйдәгез, бәлеш ашарга!

Бөтен җиһан ап-ак карга күмелгән, елга-инешләр дә әкренләп генә бозланып килә, йорт морҗаларыннан исә бормалана-бормалана чыккан төтен югарыга таба үрмәли - моны бары кыш көне генә һәм бары тик авылда гына күрергә була. Көндезләрен урамда кеше йөрсә дә, кич белән күпләр җылы өйләрендә, урамда исә кайдадыр еракта этләрнең ләң-ләң өргән...

Кыш җиткәч, авыл йокыга тала, диләр. Моның белән дә килешеп бетмим, чөнки авыл җирендә эшнең беркайчан да бетәсе юк. Беренчедән, кар яуса, көнозын анысын көрәп түгәсе бар (монда шәһәрдәге кебек ишегалды җыештыручылар юк шул), икенчедән, маллар көтүгә чыкмый, аларны карап-тәрбияләп тору үзе көне буена сузыла. Аннары, кыш айлары җитүгә, бакчадагы эшләргә алмашка кул эшләре килә: кем бәйли, кем эрли, кайберәүләр чигү чигә, газета-журнал, китап укырга да вакыт табыла.
Без, шәһәрдә яшәүчеләр, көннәр суыта башласа, борчылырга тотынабыз инде, салкынны беребез дә яратмый. Ә авыл халкы өчен аның салкыны да бик кирәк шул. Көннәр җылы торгач, күпләр борчыла ук башлаган иде инде, чөнки терлекләрне суяр вакыт җитте бит. Узган атнада да авылларда байтак кеше әлеге зур эшне башкарды. Барыбыз өчен дә куанычлы мәшәкатьләр вакыты булып тора ул. Китә инде хәзер өчпочмаклар, мантыйлар, пилмәннәр, бәлешләр чоры... Җәй буе тирләп-пешеп печән әзерләүләр, уттай кояш астында көтү көтүләр, ел буе ялны белми эшләүләрнең рәхмәте, нәтиҗәсе шушы була инде. Шимбә-якшәмбе көннәрендә шәһәрдән авылларга машиналар да күп агылды, чөнки алар да итне авыл халкыннан алуны кулайрак күрә. Белгән, ышанычлы кешеләрдән тәмле, сыйфатлы ит хәстәрләп калырга ашыга алар да. Килеп алучысы булганда, сатучыга да уңайлы инде, бер карасаң. Вакыт сарыф итеп, юлга акча туздырып йөрү түгел. Дөрес, соңгы вакытта авыл халкын иткә бәяләр төшү борчуга сала әле. Монысы Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенең нәтиҗәсе инде. Читтән кертелгән ит күп булгач, сорау да кими, шуңа күрә иткә бәя дә төшә. Ел буе тырышканның нәтиҗәсен дә күрәсе килә, билгеле. Авылда терлекчелек белән генә шөгыльләнеп, табыш алучы фермерлар да күп бит хәзерге вакытта. Алар зыян күрә беренче чиратта.
Күп җирләрдә каз өмәләре инде гөрләп узса да, бүген дә авылда өмә ясаучылар бар әле. Кыш соңрак килгәч, анысы да бераз кичектерелде. Китапларда язылганча ук булмаса да, элеккеге традицияләрнең күбесе шулай да сакланып килә. Бергә тезелешеп утырып, дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә каз йолкулар, аларны салкын чишмә суларында чайкап менүләр, ә эш беткәч, каз бәлеше һәм коймаклары пешереп, чәй табыны янына җыелулар әле дә авылның бизәге булып тора.
Яңа ел рухы да авылда сизелә башлады. Елдагыча, төрле әкияти сыннар ясау өчен, карлар өяләр. Мәктәп, мәдәният йорты, кибетләрдә эшләүчеләр, ничек кенә барысыннан да матуррак, әйбәтрәк итеп ясыйк икән, дип баш вата, планнар кора башладылар инде.
Менә шулай, авыл да кышкы юрган астында гына йоклап ятмый, ә ашыкмый-кабаланмыйча гына эшли, яши, хыяллана...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading