16+

Югарыдагылар кая карый?

Элек авыл яшьләре, хәзерге кебек җиңел юлдан китмичә, нәкъ менә халыкны азык-төлек белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү максатында, авыл хуҗалыгы белгечлегенә укырга баралар һәм укып бетергәч, гомерләрен шул эшкә багышлыйлар иде.

Югарыдагылар кая карый?

Элек авыл яшьләре, хәзерге кебек җиңел юлдан китмичә, нәкъ менә халыкны азык-төлек белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү максатында, авыл хуҗалыгы белгечлегенә укырга баралар һәм укып бетергәч, гомерләрен шул эшкә багышлыйлар иде.

Мин дә ветеринария институтының зоотехниклар әзерли торган факультетына бардым. Укуны тәмамлап, эшли башлагач, күп нәрсәләрне күрәсең, аңлыйсың икән. Партия ач терлекләрдән зур нәтиҗә таләп итә. Ә инде ач сыер кайдан күп сөт бирә алсын да ач үгезләр ничек итеп яхшы үсә алсын ди?! Кәгазьдәге ялган саннарны терлекләргә ашатып булмый бит! Үзләре «әзерләгән» азыкны ашатып булмаганны белә торып, ник тегеләй түгел, ник болай түгел, дип, нигә спектакль ясап утырырга?! Җитмәсә әле белгечләрнең эш хаклары да шулчаклы түбән. Авыл халкы электән үк коллар хөкемендә иде: түләүсез хезмәт, салымнар, заемнар белән җанын ашадылар, кесәсендә шәхси таныклыгы - паспорты да юк иде бит. Хәтта югары белемле белгечкә дә яхшы караш юк иде. Гомерем буена, иртәнге сәгать 6да чыгып китеп, ике сменада диярлек эшләдем. Менә нәкъ шушы югарыда искә алынган сәбәпләр аркасында, фермалар да, авыллар да сакланып калган. Хәзер авылларда терлекләрне бетерделәр. Югары белемле зоотехник яки ветеринар табиб авылга килми, чөнки эшләгән кешегә лаеклы эш хакы һәм кешеләрчә мөнәсәбәт юк.
Бүгенге көндә кайбер авылларда халык малларына төрле авыруларга (алар бик күп) каршы профилактик чаралар үткәрергә ветфельдшерлар юк. Бу бит бик тә начар, төрле эпидемияләр көтелмәгән-уйламаган, коточкыч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Болар турында югарыдагыларга уйларга да уйларга һәм катгый карарга килергә кирәк, дип саныйм мин. Бездә бит, терлекләр саны буенча, теге вакытлар белән чагыштырырлык та түгел. Нәрсәгә безгә Австралиядән, Канададан сыерлар ташырга?! Нәсел үгезләре алырга да ясалма орлыкландыруны чын мәгънәсендә оештырырга кирәк. Әнә шулай итеп терлек санын арттырып булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading