16+

Үзең ясаган кадерлерәк

Карауҗага кайткан саен, авыл халкының уңганлыгына, тырышлыгына сокланып киләм мин. Балта осталары Каюмовлар гаиләсе дә авылның бер бизәге.

Үзең ясаган кадерлерәк

Карауҗага кайткан саен, авыл халкының уңганлыгына, тырышлыгына сокланып киләм мин. Балта осталары Каюмовлар гаиләсе дә авылның бер бизәге.

Наил абый белән Рау­шания апа ике ул, бер кыз тәрбия­ләп үстергәннәр. Раушания апа озак еллар элемтә бүлеге җитәкчесе булып эшләгән. Наил абый исә умартачылык белән шөгыльләнә. 30 яшендә беренче тапкыр кулына балта ала. Шуннан башлана да инде.

- Минем әти агачтан төрле әйберләр ясарга бик оста иде, аңа гел кызыга идем, барысын да отып калырга тырыштым, ләкин балтага соңрак тотындым, белгәннәремне ике улыма өйрәтә алдым, шөкер, хәзер алар да агач эшен яраталар, кызым да, кирәк булса, агач эшендә ярдәм итә ала, - ди Наил абый.

Аның моннан шактый еллар элек ясаган беренче өстәлен карыйбыз, ни хикмәт, хәзер, оныклары тугач та, өстәл сыйфатын югалтмаган. Өстәл, урындыклар Наил абыйның кызыксынуы булса, яшьләрнең фантазиясе бай. Алар эт оясы, агач кәнәфиләргә кадәр ясыйлар. Ә менә соңгы елларда гөл утырту өчен җиһазлар ясау белән мавыга башлаганнар. Бик матур арбалар да ясыйлар. Үз йортлары белән яшәүчеләр бакчаларында гөлләр утыр­ту өчен әнә шундый арбалар сорый икән. Шуны истә тотып, Ильяс абыйсы Илнур белән ат арбасына охшаган, чәчәкле, кечкенә арбачык ясап куйганнар. Бу эшләрне башкару өчен махсус станокны да Наил абый үз куллары белән ясаган.

Элегрәк агачтан әйбер­ләрне сату өчен ясасалар, хәзер Каюмовлар бары күңел өчен генә балтага алына.

- Заказлар булса, дуслар сораса, үзебезгә кирәк булганда ясыйлар инде. Вакытлары юк бит. Бу эш белән күбрәк Ильяс мавыга иде, хәзер аның гаиләсе, ике баласы бар... Җир кишәрлекләре белән бәйле мөһим эше бар. Ул көн саен диярлек Казанга барып эшләп йөри. Илнурының да үз гаиләсе. Әле менә тагын бер оныгыбыз туарга тора. Җитмәсә, улларыбыз бездән ерак түгел йорт салып яталар, - ди әниләре Раушания апа.

Ә үзләренә кирәк бер әйберне дә сатып алмыйлар инде. Капка, теп­лица, бал кортлары кышлый торган баз, тәрәзә яңаклары, аш өстәле, урындыклар - барысы да үз­ләренеке.

- Хәзер үз кулың белән ясаган әйберләр по­пуляр бит. Бүләк биргәндә дә андый әйбер кыйммәт бәя­ләнә. Җитмәсә, ул кадерле дә була. Күпме йөрәк җылысы салына анда, кү­ңел биреп эшләнә, - ди Каюмовлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading