Чишмә ашы
Һич кенә дә аңлый алмыйм, нишләп соң әле безгә әллә кайлардан килгән килмешәк бәйрәмнәрне тагарга телиләр? Безнең үзебездә дә ата-бабадан мирас булып, бүгенге көнгә кадәр исән-сау сакланган бәйрәм-йолаларыбыз шактый. Җитмәсә, һәр якның, һәр төбәкнең үзенә генә хаслары да җитәрлек.
Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылында менә чирек гасыр инде Чишмә ашы үткәрелә. Әлеге халык бәйрәмендә башлап йөрүчеләрнең берсе - аш-су әзерләүне гомерлек һөнәре иткән Гөлсем апа Сәлахова белән шул хакта сөйләшәбез.
- Авылыбыз бик борынгы. Мондый бәйрәмнәр бездә элек-электән уздырылган. Безнең күрше Кече Әшнәк авылында Зират ашы үткәрелә. «Без кемнән ким? Аннары безнең авыл Кече Әшнәктән зуррак та бит әле», - дип җыелып сөйләштек тә үзебездә дә уздырып карарга булдык. Без аны үзебезчә Чишмә ашы дип атадык, чөнки аш бездә чишмә буенда, тау башында уза, ризыкны да чишмә суыннан әзерлибез, - ди Гөлсем апа, үткән җомгада булган бу бәйрәмне искә төшереп.
Башта әлеге бәйрәмнең көне билгеләнә һәм мөмкин кадәр күбрәк кешегә хәбәр ителә. Эш көне булуга карамастан, туган яктан еракта читтә яшәгәннәр дә җаен, вакытын табып, кайтырга тырыша икән. Чишмә янына җитәрәк машиналар куярга урын булмый ди хәтта. Алдагы көнне дүртәр чиләк сыешлы зур казаннар әзерләнеп куела. Иртүк аларны ир-атлар чишмә буена илтә. Әзерлек берничә көнгә алданрак башлана. Чишмә ашына дип атап, кем итен, кем ярмасын, кем яшелчәсен бирә, тәм-томнар да күп җыела, акчалата да бирәләр. Ә инде бәйрәм буласы көнне башларына ак яулыклар бәйләп, яңа алъяпкычларын кигән апа-җиңгиләр, бисмилла әйтеп, дәү казаннарда телеңне йотарлык тәмле аш пешерәләр. Җомга намазы ул көнне шунда табигатьтә укыла. Аннары һәркем шулпадан авыз итә. Төрле сәбәпләр белән ашка килә алмаганнарга күршеләре бәйрәм сыен алып кайту хәстәрен күрә. Авыруларга да бик шифасы тия, диләр. Гаҗәп түгел, күпме кешенең күңел җылысы салынып әзерләнә бит.
Бәлки, бу бәйрәмне мәҗүсилек калдыгы, табигать көчләренә табыну дип гаепләүчеләр дә табылыр. Гаепләсәң, гает намазы да гаеп, диләр ич. Ә мин үзем алай уйламыйм. Азан белән башланган бәйрәмдә барлык дини кануннар да үтәлә. Бергәләп табигатьтә кылган дога тизрәк тә кабул буладыр әле ул. Халкыбызны берләштергән, аның кунакчыллык, юмартлык кебек асыл сыйфатларын саклап килгән мондый бәйрәмнәребез киләчәккә дә барсын иде.
Сабан туе
Халкыбызның тагын бер зур бәйрәме - Сабан туе. Быел Рамазан аена туры килү сәбәпле, вакыты бер айга кичектерелде, ләкин бу аның ямен киметмәде. Кайчан гына үткәрелсә дә, ул халык бәйрәме булып калачак. Һәр елдагыча, быел да ике Әшнәк арасындагы аланлыкта узды ул. Июльнең беренче көнендә иртәнге унда район Сабан туе гөрләде. Аннары төштән соң өчләр тирәсендә, моңлы азан тавышы белән, авыл Сабан туе башланып китте. Бер нәрсәне генә аңлап бетереп булмады. Элек Сабан туйлары башта авылларда уза, аннары җиңүчеләре район мәйданында көч сынаша иде. Ә хәзер, нишләптер, киресенчә эшләнә икән. Гадәттә, Сабан туенда алдынгы кыр батырларын, уңган игенче-терлекчеләрне зурлыйлар. Әшнәк авылы Сабан туенда мәйданга 55 ел бергә гомер иткән Мөнирә һәм Равил Миңвәлиевләрне чакырдылар. Лачын кебек өч егет үстергән ата-ана олы рәхмәтне улларыннан гына түгел, килен-оныклардан да ишетте. 60 ел мәхәббәтләрен саклап, бер-берләренә терәк-кирәк булып яшәүче авыл мөгаллимнәре Флюра һәм Габдулла Зариповлар, кызганыч, мәйданга килә алмаган. Бүген никахларның яртысы диярлек таркалган, яшьләр мәхәббәткә бармак аша гына караган бер заманда, мондый парларны зурлап, матур үрнәк күрсәтте әшнәклеләр.
Гадәттә, мондый бәйрәмнәрдә шәһәрдән танылган артистлар кайта да, халык алар куйган концертны карап кул чабып кына утыра. Монда да бәйрәмгә Вәис Бәйрәмов төркеме ямь өстәде. Авыл халкының һәм кайткан кунакларның да олысына-кечесенә дә талантын күрсәтергә вакыт та, җай да табылды. Уеннар да төрле булды. Капчык киеп йөгерү, авыш колгага менү, чиләк белән су ташуга итек, тун, бүрек киеп йөгерү дә өстәлде. Урманнан аюлар чыккан диярсең, яше-карты алпан-тилпән килеп чапты.
Элек-электән Сабан туеның җаны - ат чабышы булган, ләкин авылларда атлар юк икән шул инде. Бик кызганыч. Күрше Корноуховодан Салават исемле бер малай атын җитәкләп ярышка килсә дә, аның белән җилдерергә бүтән ат булмады. Ярышмыйча гына да аны җиңүче иттеләр. Муенына сөлге бәйләделәр.
Көрәш тә шактый киеренке барды, көчлеләр җиңә, буыннары сыеграклар җиңелә торды. Балык Бистәсе егете Айнур Әхмәтшин батыр калды. Тәкәне җилкәсенә салып, мәйдан әйләнде ул.
Ямьле генә түгел, «тәмле» дә булды Әшнәк Сабан туе. Табигать тә үз сыен әзерләгән иде - быел беренче тапкыр каен җиләгеннән авыз иттек. Гадәттә, Сабан туйларыннан соң күңелдә ниндидер бер юшкын кала. Әшнәктә андый нәрсә булмады.
Комментарийлар