16+

Земфира Хисамова: «Каз асрап, кызымны укытам»

Җәй буе авылыбызда каз тавышы тынмый. Елга буенда утыргангадыр, халык күпләп каз асрый. Җиргә беренче кар төшү белән, авыл халкы бер-берсенә каз өмәсенә йөри башлый.

Земфира Хисамова: «Каз асрап, кызымны укытам»

Җәй буе авылыбызда каз тавышы тынмый. Елга буенда утыргангадыр, халык күпләп каз асрый. Җиргә беренче кар төшү белән, авыл халкы бер-берсенә каз өмәсенә йөри башлый.

Мин дә Балык Бистәсе районының Тәбердино Чаллысы авылында яшәүче Земфира апа Хисамоваларга каз өмәсенә килеп төштем.
М ондый чакта эшче куллар бер дә комачау итми. Җитмәсә, казлары да шактый.

- Каз асрый башлаганга ун елдан артык вакыт узды инде. Башта 20 баш алып караган идем, сатудан кергән акчаны кулга тоткач, күңел канатланып китте, тагын үрчетеп карарга булдык, шулай 80гә кадәр тутырдык менә, - ди Земфира апа. - Шул каздан кергән акчага ышанып, быел кызымны Спорт һәм туризм академиясенә түләүле бүлеккә укырга керттем. Ел саен 120 мең түләргә кирәк, яртысын түләдем инде.

Земфира апа ике баласын берүзе үстерә. Ирсез калгач, шушы кәсеп белән шөгыльләнергә уйлый.
- Аерылган килеш, әти-­әни янына кайтасым килмәде. Ә үз йортымны булдырырга ул вакытта кулымда сукыр бер тиен дә акча булмады, бер әбидә фатир арендалап тордык. Эшләп бераз акча туплагач, йорт сатып алдым. Өйне үзем ремонтлаттырдым, яртысын сүтеп, түбәләр яптырдым, - ди Земфира апа.

Бәләкәй генә булса да, бик тәвәккәл ханым ул. Йорт-җирен барлагач, казлар асрарга дип лапас та төзетеп куя.
- Ел саен берәр тәрәз рамын куйдырдым. Узган ел шул ук каз акчасына капка ясаттым, - дип сөенә-сөенә үз уңышлары белән уртаклашты ул.
Земфира апа Карповка һәм Анатыш якларыннан бер көнлек казлар ала икән.

- Казларның эше бала караган шикелле. Төннәрен йокламыйча, бер-бер хәл булмасын дип, аларны саклап чыгасың. Артык салкын да, караңгылык та ярамый, бер-берсенә өелешә башлыйлар, - ди ханым.

Каз эшкәртүнең ике юлы бар. Кемдер кайнар суга салып пешекли, Земфира апа үтүк белән эшләүне кулайрак күрә.
- Суга салсаң, мамыкның майлары чыга, исләнә башлый. Мин бит мамыкны да әрәм итмим, мендәр ясап сатам. Сигез каздан бер мендәр чыга. Бик яратып алалар. Пары 2000 сум тора, - ди хуҗабикә.

Казларны мамыкларыннан арындырып бетергәч, аларны көянтәләргә асып, чишмә буена алып төшәләр. Хуҗабикә сүзләренчә, чишмә суында юылган каз тәмлерәк тә була. Берничә көннән Земфира апа казларны, каклап, Яңа ел бәйрәменә әзерли башлаячак. Бу деликатесны сорап килүчеләр байтак икән. Кайвакыт каз үзләренә дә җитми кала, «сезнең казларның ите тәмле!» - дип, талап диярлек алып китәләр, ди.

Каз мае дәвалау үзлегенә дә ия бит. Кышкы суыклар аз гына колак, борын очларын чеметеп алса да, каз мае белән дәвалаганнар.
- Күрше бабай гел каз мае сорап керә, кулларына шуны кыш буе сөртә, - ди Земфира апа. Канатларын да әрәм итмиләр. Буш вакытта, куллар тик тормасын дип, алардан май канатлары ясап куя. Кешеләр кызыгып, аларны да алып китәләр икән.

Кызы Альбина белән улы Айгиз дә әниләренә гаилә бизнесын алып барырга ышанычлы ярдәмчеләр. Яз көннәрендә алар, китапларын төяп, болынга каз бәпкәләрен сакларга чыгып китә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading