Шәһри Казан

Үзеңнекенә җитәме соң!

Җәй ахырының күңелгә хуш килә торган бер ягы бар: бакчаңда, сөенә-сөенә, уңыш җыясың.

Җыярлык уңышың булса, әлбәттә. Шәхсән үзем дә шактый билгеле саналган бер кибеттән төрле сортлардагы кишер орлыкларын авылга туганнарыма кайтарган идем. Әмма тишелмәде бит кишерләр! Мондый очракларда һәр кеше теге яки бу кибеткә шикаять язса, товар сыйфатына җаваплырак карарлар иде сәүдәгәр әфәнделәр. Шунлыктан авылларда һәвәскәр бакчачылар, гадәттә, яшелчә орлыкларын көзге уңыштан үзләре үк әзерлиләр. Ышанычлы гамәл. Акча түләп сатып алган идем ләбаса, дип үкенергә дә урын калмый. Мисал өчен, әнием яшелчә орлыкларын үзе аерып-киптереп, тәфсилләп төреп куя. Күз тимәсен, бакча ел саен мул уңышка күмелә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: