16+

Сугыш утын узган галимнәр

14 мая 2025, 15:06
220
0
0
Уку өчен 2 минут

«Сугыш утын узган галимнәр» темасына түгәрәк өстәл Бөек Ватан сугышында катнашкан фән вәкилләре турында докладлар уку гына түгел, алар турында хатирәләрне яңарту чарасы да булды.

Сугыш утын узган галимнәр

«Сугыш утын узган галимнәр» темасына түгәрәк өстәл Бөек Ватан сугышында катнашкан фән вәкилләре турында докладлар уку гына түгел, алар турында хатирәләрне яңарту чарасы да булды.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына кайчандыр галим-ветераннар белән бер коллективта эшләгән хезмәткәрләр дә чакырылган иде.  

- Сугыш юлын үтүчеләр арасында, солдатлар һәм офицерлар сафында фән һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән галимнәр дә булды. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты батырлыклары һәм фидакарьлекләре белән үрнәк булган күренекле фән эшлеклеләре, фронтовик-ветераннар турында истәлекләрне кадерләп саклый, - дип билгеләп үтте Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты директоры Илгиз Халиков.

Фән тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылганнар арасында Институт директорлары Хәсән Шабанов,  Камил Фасиев, Мидхәт Мөхәррәмов, Яхья Абдуллин, телчеләр Фазыл Фасиев, Әнвәр Ахунҗанов, Каюм Сабиров, тарихчылар Һарун Йосыпов, Җәмил Гыйльманов, сәнгатьче Фәтхи Гыйззәтуллин, әдәбиятчы Шакир Абилов, текстологлар Рашат Гайнанов, Әбрар Кәримуллин, фольклорчы Илбарис Надиров һәм башкалар бар. 

Түгәрәк өстәл сугыш сынавын узган, Ватанның киләчәге өчен көрәшкән бу фән вәкилләренең тормышы һәм фәнни эшчәнлекләрен искә алу, аларны хөрмәтләү максатыннан оештырылган. 

Институтның лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова искәртеп узганча, фронтовик-галимнәребезнең биографияләрен ачып карасаң, барысы да күп мәртәбәләр авыр яраланганнар, контузияләнгәннәр, яртышар ел госпитальләрдә ятканнар, шуңа карамастан, алар шундый көләч йөзле, юморга оста, кеше буларак та, галим буларак та үрнәк була белгәннәр. Фәридә ханым Фазыл Фасиевны, Әбрар Кәримуллинны, Шакир Абиловны күреп белгән кешеләрдән, алар турында кызыклы истәлекләре белән дә уртаклашты ул. 

Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин фронтовик-галимнәрнең барысы турында да кечкенә генә булса да китапчыклар чыгарырга кирәк дигән фикер әйтте. 

-Аларның фидакарь хезмәтен бәяләүнең бер мисалы шушы истәлекләрне җыеп бастыру булыр иде, - ди ул.
Түгәрәк өстәл утырышында бик күп истәлекләр, шактый гына тәкъдимнәр, фикерләр яңгырады. Иң сөендлергәне - галимнәр остазларын фәнни чараларда гына телгә алып калмый, аларның каберләрен зиярат кылып та хөрмәтли. Гомумән, ИЯЛИ вәкилләре бүген барлык фронтовик-галимнәрнең каберләрен барлау белән шөгыльләнә, аларның нинди хәлдә булуын ачыклау, рәткә китерү эшен башлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading