«Ленин бабай үлгән, диләр.
Күрмәдем сөякләрен.
Күрмәсәм дә сөякләрен,
Үтим васыятьләрен!» -
дип җырлаталар иде заманында безне мәктәптә. Әле тагын:
«Ишектән кергәч тә
торадыр мич,
Нигә безне ташлап киттең,
Владимир Ильич?! -
дигәне дә хәтердә калган. Саный китсәң, күп инде алар - бөек юлбашчыга багышланган шуның ише эреле-ваклы такмаклар, җырлар.