Шәһри Казан

19 март 2012 яңалыклары

  • 19 март 2012 - 12:17
    Чаллы табиблары ырым-шырымнарга ышана
    Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 13 нче санлы палата һәм операция ясау бүлмәләреннән баш тартканнар. Әлеге тәкъдим белән хастаханәнең баш табибы Илдар Хәйруллин үзе чыккан.
  • 19 март 2012 - 11:15
    «Зенит-Казан» – Европа чемпионы!
    18 март көнне Казанның «Зенит» волейбол командасы үз тарихында икенче мәртәбә Европа чемпионы булу бәхетенә иреште. Беренче иң зур уңышка, «Динамо-Таттрансгаз» буларак, 2008 елда ирешсә, икенче җиңүне 5 ел көтәргә кирәк булган. Без былтыргы финалда Италиянең «Трентино» командасына оттырдык. «Зенит»ка быел да Италия командасы белән очрашырга туры килде, әмма ярымфиналда....
  • 19 март 2012 - 11:11
    «Рубин» сөендермәде
    Казанның «Рубин» футбол клубы 18 мартта Россия чемпионатының 35 туры кысаларында Краснодарда җирле «Кубань» белән очрашты. Соңгы биш матчның берсен дә җиңеп карамаган Казан уенчылары бу юлы 1:0 исәбе белән оттырып кайтты. Бердәнбер голны 43 минутта Маркос Пизелли кертте. Клуб өчен тагын бер күңелсез хәбәр: Россия футбол союзы (РФС) Казанда...
  • 19 март 2012 - 11:07
    Кое капкачлары мәңгелеккә беркетелә
    Казанда капкачлары, рәшәткәләре булмаган ватык-җимерек хәлдәге 1 мең канализация коесын норматив таләпләренә китерергә кирәк.
  • 19 март 2012 - 08:18
    Ике җиңелү, бер җиңү!
    18 мартта Гагарин Кубогының ¼ финалының Казанның «Ак Барс» хоккей командасы үз бозында Чиләбе «Трактор»ы белән очрашты. Владимир Крикунов шәкертләренең хәле шәптән түгел иде. Сериядә Чиләбе командасына 2:0 белән оттырып баралар. Бу уенны да бирсәләр, аннары ярымфиналга чыгу турында хыялланырга гына кала. Артка юл юк, артта - Казан!
Реклама