Шәһри Казан

26 апрель 2012 яңалыклары

  • 26 апрель 2012 - 07:13
    Тукай бүләгенең дәрәҗәсен ничек күтәрергә?
    Тукай бүләгенә «Кол Шәриф» мәчетен төзүчеләр лаек. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Татарстан хөкүмәтенең вице-премьеры һәм бәйгенең комиссия рәисе урынбасары Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева җиткерде.
    746
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 07:06
    Хәзер миңа күзлек тә, линза да кирәк түгел
    Үткен күзле кешеләргә гел сокланып һәм кызыгып карый идем. Менә бәхетлеләр: күзлек кияргә кирәкми, иртә-кич линза киеп-салып мәшәкатьләнәсе дә түгел. Хәер, моны үз башыннан кичергән кеше генә аңлый ала торгандыр. Эх, мин дә дөньяның гүзәллеген алар кебек яхшы күрә алсам икән, дип хыялланучылар мин генә түгелдер инде ул. Бу хыял...
    766
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 06:57
    Атказанганнар һәм кыерсытылганнар
    Беркемгә дә яңалык түгел, музыка һәм театр сәнгате өлкәсендә танылган артистларга Татарстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. (Сүз уңаеннан әйтим, артист сүзе французчадан алынган. Ул сәнгать дигәнне аңлата.) Социализм чорында иң зур исем - СССРның халык артисты булса, бүген Россиянең халык артисты санала. Мактаулы исемнәр Россиядән...
    671
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 06:54
    Җүләрләнәм бугай
    «ШК» редакциясендә эшли башлавыма бер ел тулды. Ә артка борылып карасам, брифингларда яңгыраган ниндидер аңлаешсыз төшенчәләр белән дыңгычланган, «майга ягып та мәче ашамаслык» рәсми хәбәрләрдән һәм эшлекле кыяфәт белән «акыл сатып» утырудан ары рәхәтләндереп укырлык берни язганым да юк кебек... Көннәр буе санак каршында, кирәксә-кирәкмәсә дә, бөкрене торгызып, интернет пәрәвезеннән...
    699
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 06:42
    Чәшке тунлы «хәерчеләр»
    – И-и-и бигрәк авыр инде хәзер яшәүләре, эт тормышы бит инде бу. Яшьләргә, яшим дисәң, бернинди мөмкинлек юк, бөтен нәрсә кыйммәт, акча җитми, юньле эш табармын димә. Элек алай түгел иде, акчасы да җитте, яшәве дә күңеллерәк иде. Хәзер кара инде син ул мескен пенсионерларны, очын-очка ялгап интегеп яшиләр бит, - дип зарлана эшсез улына шәп, акчалы, сәламәтлеккә зыян салмый торган эш эзләүче, ә үзе әле яңа пенсионер булган бер танышым...
    1435
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 06:37
    Триллионер буласым килә
    Бер матур иртәдә мин үземә шундый сорау бирдем. Әлбәттә, ул күктән төшмәде. Әлеге сорау зур уйланулардан соң һәм Шамил Аләветдиновның «Триллионер тыңлый» китабын укыганда туды. Кем соң ул Шамил Аләветдинов? Мәскәү мемориаль мәчете имамы гына түгел, ә бәлки меңләгән мөселманнарга, аеруча яшьләргә исламның асылын аңлаткан, үз тормышы белән һәммәбезгә үрнәк...
    783
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 06:26
    Яз, яз, яз җитте, Гаурәтләрне ачтылар...
    Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар... дип язса да шагыйребез, язлар җиткәч, тәрәзәләр генә ачылмый икән. Яз кояшы безнең бик күп гаурәт-оят урыннарыбызны ача. Бервакыт Гарәп Әмирлекләреннән килгән бер кеше кызык кына сүз әйтте: «Яз көне Россиядә ике гаурәт ачыла: хатын-кызлар һәм юллар гаурәте. Кышын тегесе дә, бусы да күренми...
    917
    0
    0
  • 26 апрель 2012 - 06:17
    «Җыр сатып баеп булмый»
    Баянчы булу өчен аның телләренә генә басу җитми әле. Бар күңелеңне биреп уйнаганда гына илаһи моң туа. Шундый моң гына кешене битараф калдырмый. Марсель Ивановны тамашачы студент елларыннан бирле сәхнәдә оста баянчы буларак белә. Бүген ул күп кенә җырлар иҗат иткән талантлы композитор да. Аның җыр-моңга һәвәслеге нәселдән килә. Марсельнең...
    744
    0
    0
Реклама