Шәһри Казан

4 май 2012 яңалыклары

  • 4 май 2012 - 07:25
    Яман шешкә каршы суган
    Суган күз яшьләребезне түктерсә дә, теге яки бу ризыкны әзерләгәндә ул алыштыргысыз яшелчә. Шул ук вакытта, дөрес кулланган очракта, сәламәтлегебез өчен дә файдалы. Бигрәк тә кызыл суган дәвалау үзлекләренә ия. Аның составындагы дисульфидлар бактерияләрне үтерүгә сәләтле, кандагы шикәр белән холестеринны киметә, организмны яман шештән саклый. Кызыл сугандагы аллицин дигән матдә...
    1447
    0
    1
  • 4 май 2012 - 06:18
    Яр буе сарайлары
    Казан Кремленең төньягында Казансу тугаенда гаҗәеп матур «Яр буе сарайлары» («Дворцовая набережная») торак комплексы урнашкан. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәһабәт бинасы шәһәрнең тарихи өлешенә караган бу кишәрлекнең дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрә. Торак комплекстагы йортлар проектында классика белән заманча стандартлар үзара оста яраклаштырылган. Диварлардагы кече архитектура - сыннар...
    576
    0
    0
  • 4 май 2012 - 06:16
    Чемпионнар көрәше
    2 май көнне Россия премьер-лигасы кысаларында «Рубин» үз мәйданында Санкт-Петербургның «Зенит» командасын кабул итте. Бу уен казанлылар өчен аеруча әһәмиятле матч иде. Әмма нәтиҗә көтелгәнчә үк булып бетмәде.
    536
    0
    0
  • 4 май 2012 - 06:14
    Кулларыннан гөлләр тама
    Гөл куя торган киштәләр, урындык-өстәлләр дисеңме, тәрәзә рамнары, бизәкле гардиннар, берсеннән-берсе матуррак, кабатланмас сувенирлар һ.б. - шофер-автослесарьның, Донбасс шахталарында эшләгән кешенең шундый матур әйберләр ясавына гаҗәпләнеп тә куясың башта. Сәләт шундый нәрсә инде ул: аны вакытында ача белсәң, ул синнән беркайчан да китми. Балтач районының Нөнәгәр авылында туып-үскән, бүгенге көндә...
    2226
    0
    0
  • 4 май 2012 - 06:13
    Туфан Миңнуллин
    Татар халкы, республика җәмәгатьчелеге чиксез зур югалту кичерә. 2012 елның 2 маенда 77 нче яшендә Татарстанның халык язучысы, мәшһүр драматург, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин кинәт вафат булды.
    1968
    0
    0
  • 4 май 2012 - 06:10
    Туфанлы татар
    «Мин юкка яшәмәдем», - дигән иде Туфан абый бер чыгышында. Аның өчен гомерне юкка-барга исраф итү, мәгънәсез тормыш көтү дә гайре табигый иде. Гомер бакый тынгысыз, тере, янып торган халык язучысы Туфан абый Миңнуллин турында сөйләп бетереп тә булмый. Ул туфан да, давыл да, кояш та, яшен дә булды. Шул...
    634
    0
    0
  • 4 май 2012 - 06:05
    Милләтнең алтын баганасы ауды
    Туфан Миңнуллинның йөрәге тибүдән туктаган... Дөнья тып-тын, тораташ катып калган кебек, кулдан эш төште. Кычкырып елыйсы килә... Их, Туфан абый! Ничек якын идең син һәрберебезгә! Мең мәртәбә сынаганым бар: театрдамы, җыелыштамы, урамда болай гына сөйләшеп торгандамы - килүеңне күрсә, бөтен кешенең йөзе яктырып-нурланып китә. Әле син килеп тә җитмәгән, бер...
    612
    0
    0
Реклама