Шәһри Казан

28 июнь 2012 яңалыклары

  • 28 июнь 2012 - 06:59
    Дин яшьтән кирәк
    Җәйге мөселман ял лагерьлары ачылу вакыты җитте. Моны апамның кызы да зарыгып көтә. Мәчет каршындагы лагерьга инде берничә ел рәттән йөрүенә карамастан, аның беренче тапкыр баруы һаман истә. Шулай беркөнне 5 яшьлек сеңлем лагерьдан кайтты да әнисеннән табан астын күрсәтүен сорады. Баксаң, «Җәннәт - әниләрнең табан астында» дигән гыйбарәне ул...
  • 28 июнь 2012 - 06:55
    Коръән – эстоннар өчен дә бәһале китап
    Җәй айларында башкалабыздан кунаклар өзелми. Шушы арада Казанга Эстониядән бер төркем милләттәшләребез килеп китте. Бүгенге көндә Эстониядә өч меңгә якын татар яши. Аларның һәркайсы үзләренең туган телләрен, гореф-гадәтләрен онытмыйча саклый алган.
  • 28 июнь 2012 - 06:50
    Фатир ишегендәге саннар язмышка тәэсир итә
    Фэн-шуй белән шөгыльләнүчеләр кеше яши торган йорт ишегенең нинди булуына игътибар итүчән. Керү ишеге начар ябылса яки кыйшайган булса, анда яшәүчеләрне уңыш көтүе икеле. Моңардан кала фатир ишегендәге язулар, әйтик, андагы саннар да тормышыбызга тәэсир итә икән.
  • 28 июнь 2012 - 06:42
    Эчке кием кимичә, урамга чыгарга ярамый
    Теләсә кайсы илнең законнары - ул шул ил территориясендә яшәүчеләр үтәргә тиешле кагыйдәләр генә түгел, ә төрле халыкның менталитетын һәм традицияләрен чагылдыручы көзге дә. Әмма кайбер державалар Конституциясендә бер дә көтелмәгән һәм хәтта мәгънәсез законнарны да очратырга була. Шуңа да теге яки бу илгә ял итәргә барырга уйласагыз, катлаулы ситуациягә...
  • 28 июнь 2012 - 06:39
    Мин төш күрдем...
    Лондондагы аукционга һәркемгә таныш булган бәхетсез язмышлы «Титаник» лайнерында ярдәмче булып эшләгән Артур Пэйнтин исемле кешенең хатын сатарга куйганнар. 29 яшьлек Артурның бу сәяхәте, башка бик күпләр кебек, соңгысы булган. Ул туганнарына дип язылган хатын фаҗига булырга өч көн кала, ягъни 1912 елның 10 апрелендә җибәрә. Ә хатта сәяхәтнең куркыныч...
  • 28 июнь 2012 - 06:36
    Шөпшәләр арасында да Штирлицлар бар
    Британия зоологлары шөпшәләрнең «чит телләрне» өйрәнергә сәләтле булуын ачыклаган. Монда сүз бал ташучы кортларның бию теле турында бара. Алар моны һич кенә дә белемнәрен арттыру уңаеннан түгел, ә бал кортлары артыннан шпионлык итү өчен эшли. Теләсә нинди профессиональ разведчикка исә дошманның телен белү мөһим икәнлеген һәркем аңлый.
  • 28 июнь 2012 - 06:32
    Футболда купкан шау-шу!
    УЕФА рәисе Мишель Платини автоматлаштырылган системаның футболга үтеп керүенә теше-тырнагы белән каршы. ФИФА җитәкчелеге системаны кабул иткән очракта тарихи хата ясаячак, дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, хөкемдарларның бу көнгә кадәр гол керү-кермәү мәсьәләсендә ялгышканы булмады. Баш хөкемдарның ярдәмчеләре әлеге мәсьәләне һәрвакыт төгәлләштереп торды. - Әгәр болайга китсә, һәр голдан соң,...
  • 28 июнь 2012 - 06:27
    Татарлар арасында андыйлар юк...
    Бала тудыру йортында Айсылу белән танышкан идем. Ул татар кызы, ире рус. Улы тууы сөенеченнән нишләргә белмәгән ата «бәби тәпиен» берничә көн юды. Гаиләсе белән. Каенана, каената дигән кешеләр дә онытылып эчеп, киленнәре янына килергә вакыт тапмадылар. Ул арада Айсылуның чыгар көне дә җитте. Көненә берничә мәртәбә ире белән бәхәсләшкән,...
  • 28 июнь 2012 - 06:16
    «ҮЗЕМ ТАПТЫМ, ҮЗЕМ ҮТЕРӘМ»
    24 июньдә Мәскәү яны Долгопрудный шәһәрендә булган коточкыч хәлдән соң озак вакыт аңга килә алмабыз әле без. 27 яшьлек Галина РЯБКОВАның 15 нче каттан ике нарасыен - 7 яшьлек Вова һәм 4 яшьлек Родион исемле улларын аска - асфальтка ташлавы өйдәшләрен генә түгел, бөтен җаннарны иңрәтте шул.
  • 28 июнь 2012 - 06:14
    «МИН – ВОВА. СИН МИҢА ШАЛТЫРАТТЫҢМЫ?»
    Яшь җырчы Мурат ГАЙСИН Уфа егете икән. 25 яшьлек егетнең Казанны яулый башлавына исә өч ел чамасы. Уфа сәнгать академиясен тәмамлаган Мурат башта ике ел Гүзәл Уразова белән хезмәттәшлек иткән. Аннан соң аерым «йөзәргә» ниятләгән. Тамашачы хөкеменә күптән түгел генә «Ярны ташламагыз» дигән тәүге альбомын да тәкъдим итәргә дә өлгерде...
  • 28 июнь 2012 - 06:12
    Резин итеккә чәчәк утыртабыз
    Соңгы вакытларда кибетләрдә бакча аксессуарлары сатыла башлады. Аларны бакчачылар да бик теләп ала. Җәй буена бакчада эшләгәндә аккош, гөмбә кебек сыннар күзне иркәли, бакчаны ямьләп тора. Теләгән очракта бакчаны кул астындагы кирәкмәгән әйберләр белән үзегез дә бизи аласыз. Әйтик, шул ук гөмбәне ясар өчен берәр агач төбенә иске калай тазны...
  • 28 июнь 2012 - 06:09
    Кемгә – бакча, кемгә акча җимеше
    Базарга барган идем. Сөбханалла, каен һәм җир җиләкләре белән бөтен базар тулган. Җәйнең иртә килүе үзенекен итә шул, быел тупыл да мамыгын иртә очырды, черкиләр дә иртә уянды, инде җиләкләр дә пешкән. Җиләк сатып алырга теләүчеләр күп. Кечкенә пластмасс чиләкләрен тоткан апалар әле бер сатучы янына бара, әле икенчесенең бәясе...
  • 28 июнь 2012 - 06:06
    Чернобыльчеләр фатирлы була
    Радиацияле аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны (чернобыльчеләр), 2011-2015 елларга «Торак» федераль-программасы буенча, торакка махсус сертификат белән тәэмин итәчәкләр.
  • 28 июнь 2012 - 06:01
    Эшмәкәрләргә старт бирелде
    Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен 1,7 млрд сум акча тотылачак. Моның 60 проценты - федераль бюджеттан, калганы - республика казнасыннан. Үзәктән барлыгы 613 млн сум акча соралган булган, шуның 585 млн сумы бирелгән. Җөмһүриятебездә кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче 160 субъект бар, шуның 115е актив эшчәнлек...
  • 28 июнь 2012 - 05:59
    «Профессиональ» бәйрәмегез белән!
    «Яшьләрнең барысы да талантлы, әмма бирегә иң-иңнәре, иң текәләре, алдынгылары һәм талантлылары җыелган. Яшьләр - безнең төп потенциал. Мәгариф һәм фән үзәкләре, кече һәм урта эшмәкәрлекне тәэмин итүче инфраструктура аларны күздә тотып эшләнелә. Безнең яхшы икътисадлы республика буласы килә. Ә моның өчен белемле, алдынгы белгечләр кирәк», - дип башлады сүзен...
Реклама