Шәһри Казан

5 июль 2012 яңалыклары

  • 5 июль 2012 - 06:14
    Алай дип әйтмә, ярамый
    «Заманасы начар» дип әйтү Аллаһы Тәгалә: «Замананы сүкмәгез, Адәм баласы заманны сүгеп мине җәфалый», дигән. Адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә беркайчан бернинди зарар китерә алмый, ул андый сүзләрне әйтеп, Аллаһы Тәгаләгә тел-теш тидереп, үз башына гына зарар китерә торган була. Замананы Аллаһ яратучы. Аллаһ яраткан нәрсәләрдә кимчелек юк, замананы сүгү ул...
  • 5 июль 2012 - 06:12
    Хатын-кызның бөтен матурлыгы... Нидә?
    Казан урамнары буйлап атлыйм... Кая карама, реклама такталары, аларның һәрберсеннән безгә матур йөзләр елмая... Бу модельләргә карап, кемнең генә алар кебек чибәр буласы килмәс тә, алар рекламалаган товарны алмас. Оста визажистлар ясаган модельләр чынлап та бик матур, тик алар рекламалаган бизәнгеч әйберләр безгә кирәкме?
  • 5 июль 2012 - 06:10
    Менә БЕЗНЕҢ кемебез бар!
    Татар сәнгатендә шундый атаклы шәхесләр бар ки, сөйләшеп утырган чакларда исем яки фамилиясен әйтүгә үк һәр милләттәшебезнең күкрәге киңәеп куйгандай була: ягъни «әнә безнең кемнәребез бар!» Сәйдәш, Җиһанов, Ваһапов, Илһам, Әлфия, Рәхимкулов... Кайсы һөнәр ияләре икәнлекләрен дә, дәүләт алдында ниндирәк югары дәрәҗәләргә ирешүләрен һәм нинди премияләргә лаек булуларын да әйтеп...
  • 5 июль 2012 - 06:06
    Йә атам, йә шартлатам...
    Соңгы арада өлкәнәеп баручы апа-әбиләр чын мәгънәсендә «котыра» башладылар шикелле. Узган пәнҗешәмбе санында гына Чаллыда укол кадауларын даулап «Ашыгыч ярдәм» табибларын тотык итеп алган ханым турында язган идек. Бу атнада Казанда яшәүче 68 яшьлек әби тагын да «алгарак киткән» - Восстание урамының 60 нчы йортында урнашкан нотариаль контора хезмәткәрләрен тотык...
  • 5 июль 2012 - 06:00
    Мин немец илендә
    Ижевск зоопаркында тәрбияләнүче Сгатя кушаматлы моржны шушы көннәрдә Германиянең Гагенбек зоопаркына китерделәр. Сгатяның казык тешләре үсә төшеп, хайванны нык борчуга салалар икән. Немец илендә моржны һәрьяклап дәвалап, ике елдан соң гына туган ягына кире озатырга исәплиләр. Кызык… Морждан аермалы буларак, миңа, Германиягә килеп дәвалану насыйп булсын өчен, илебез, республикабыз халкына...
  • 5 июль 2012 - 05:58
    Чәчәкле авыл
    Мал асрыйлар, аларга печән әзерлиләр, тавык-чебеш карыйлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр… Нәрсә саный, дисезме? Авыл халкының эшен саныйм! Әмма бу рәт моның белән генә тәмамланмый әле - хәзер күп авылларда узыша-узыша чәчәк үстерү белән шөгыльләнәләр.
  • 5 июль 2012 - 05:56
    Егетлек юлы кыен
    Редакциябездә «Торналар төшкән җирдә» конкурсына нәтиҗә ясаган көннәр, кунакларны каршылыйбыз. Җиңүчебез Әгерҗе районыннан Асия Корбангалиева да, безгә кушылып, язмасының герое Рамил Исмәгыйлевне көтә. «Ул бик горур кеше. Кешеләргә ярдәм итә, ә башкаларны мәшәкатьләргә яратмый. Сезнең монда пандуслар юк икән, шау-шусыз гына күтәрелү чарасын тапсак кына инде», - ди ул.
Реклама