Күпме ярлар сөелмичә калды,
Калды, әйе, үбелмичә дә.
Юкса күктән йолдыз өзеп бирер
Чаклар иде - үрелмичә дә.
Газинур Морат
Сөелмичә калган ярлар хәзер
Төшләремә кереп йөдәтә.
Балконнарга, перроннарга басып,
Ярсу җанны мең кат көйрәтә.
Кул болгыйлар алар, чакыралар,
Ничек итеп бармый ятасың?!
Мең мәртәбә төзәтергә булдым
Яшьлегемнең ачы хатасын....