Шәһри Казан

14 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 14 сентябрь 2012 - 07:18
    Театр якты хисләр генә уятса иде
    Татар театрын элек-электән күңелләрне уятучы урын дип мактап килделәр. Чыннан да, ул шулай булды да. Театрга килеп, без чын мәгънәсендә рухи ләззәт, саф хисләр кичереп кайта, азмы-күпме рух-җан яңарышы ала идек. Әмма соңгы вакытта театрдагы кайбер күренешләр уйлануга этәрәләр. Мисалга, кайбер театрларда хатын-кызның шәрәлеген күрсәтү күренә башлады. Күңел моның белән...
  • 14 сентябрь 2012 - 07:15
    Чара күреп, чик куелсын иде
    Безнең фатир телефонына көн саен диярлек көндез дә, төн уртасы булса да «Примите факс» дип шалтыраталар. Үзләре бер сүз дә дәшмиләр. Аптырагач, «Таттелеком»га 118-08 номеры белән берничә мәртәбә шалтыраттым. Төрле операторлар төрлечә җавап бирә. Берсе: «Мәскәү районында бутыйлар, тәртип урнаштырырбыз, икенчесе: «Телефон трубкасын аппарат янына куеп торыгыз, кабул ителде, дип...
  • 14 сентябрь 2012 - 07:11
    Рәхмәтемне белдерәм
    Күптән түгел Казан дәүләт медицина университетының урология бүлегендә (Вишневский клиникасы) катлаулы операция кичердем. Иң беренче чиратта миңа операция ясаучы һәм дәвалаучы хирург Ренат Хәбировичка һәм анестезиолог Ирина Владимировнага зур рәхмәтләремне белдерәм. Алар - үз эшләренең осталары. Операция ясауда булышучы һәм дәвалауда катнашучы башка табибларга һәм шәфкать туташларына да рәхмәтлемен. Алар...
  • 14 сентябрь 2012 - 07:08
    «Миллениум» төзекләндерелә
    БУ атнаның җомга көненнән (21.00 сәгатьтән башлап) киләсе атнаның дүшәмбе иртәсенә (6.00) кадәр «Миллениум» күперенең юл катламы төзекләндереләчәк. Күпернең шәһәр үзәгеннән Яңа Савин районы юнәлешендәге полосасы вакытлыча ябыла. «Миллениум»ның икенче полосасында капма-каршы хәрәкәт гамәлгә кертеп торыла.
  • 14 сентябрь 2012 - 07:06
    «Яңгыр түгел, икмәк ява, җәмәгать!»
    Быелгы көз үзенең күркәм сыйфаты - яңгырлары белән килде. Мондый көзләр онытылып бара иде инде. «Яңгыр түгел, икмәк ява!» - дип шатлана тәҗрибәле өлкән буын. Шулай булмыйча соң, дымга сусаган җир өчен моннан да яхшырак шифа була аламы икән?! Күр әнә, урман-кырлар яшелләнеп китте, җәйге тузаннар юылып, һавалар сафланды. Гөмбә...
  • 14 сентябрь 2012 - 07:02
    Курыкмыйча ашар өчен
    Быел авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә терлекчелек продукциясен ике тапкыр тикшерү яңалык булачак. Аларны ярминкәгә җибәрү алдыннан һәм Казанда тикшерәчәкләр.
  • 14 сентябрь 2012 - 07:00
    Балаларга «урам тәрбиясе» дә кирәк
    Татарстанда «Игътибар - балалар!» операциясенең икенче этабы бара.
  • 14 сентябрь 2012 - 06:58
    «Елны тотрыклы үсеш белән тәмамларга ниятлибез»
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясады
  • 14 сентябрь 2012 - 06:54
    Матур буласым килә!
    Чибәр булу өчен матурлык салоннарына йөрү мәҗбүри түгел. Билгеле бер продуктларны диетагызга кертсәгез, шул да җитә, дип ышандыра безне диетологлар. Кызыл ит Кан яңару өчен кирәк булган микроэлемент - тимер чыганагы аеруча сыер бавырында күп. Иттә шулай ук яңа күзәнәкләр төзелешенә кирәк булган аксым һәм аминокислоталар да бар. Белгеч киңәше:...
  • 14 сентябрь 2012 - 06:50
    Ир-ат авырлы хатынына пычак кадаган
    Шушы көннәрдә Чаллыда реанимация бүлегенә 20 яшьлек авырлы хатын-кызны алып киләләр. Кызга Яңа шәһәрнең 7 нче комплексында аның белән бергә яшәүче 29 яшьлек ир-ат пычак белән кадаган. Ир-ат гаебен таныган. Тумышы белән ул Әзәрбайҗан якларыннан икән. Әмма яшәү урыны Канада булган. Ир-ат үзе сөйләгәнчә, Чаллы кызы белән ул быел февраль...
  • 14 сентябрь 2012 - 06:48
    «АЛТЫН УРТА» яңа сезон ачты
    Узган атнада «Мәрҗани» мәчетендә мөселман яшьләренең «Алтын Урта» җәмгыяте өченче сезонын ачып җибәрде. Яңа сезонда җитәкчелек һәм бу җәмгыятькә йөрүчеләр составы шактый үзгәргән. Кайчандыр «Шәрык» һәм «Фикер» клубларына йөрүче татар яшьләреннән башлангыч алып, Диния нәзарәте канаты астына сыенган «Алтын Урта» белән хәзер мөфти Илдус Фәйзнең кызы Акйолдыз җитәкчелек итә икән....
  • 14 сентябрь 2012 - 06:32
    «Метроэлектротранс»
    Башкаланың Эсперанто урамында түбәсенә «М» хәрефе беркетелгән биек йорт ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Бу - «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе дирекциясе. Бинага реконструкция үткәрелеп кенә калмыйча, Санкт-Петербург урамында матур сквер да төзелде. Аны Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган мемориал ачып җибәрә. Советлар Союзы Герое Иван Кабушкин 1932-1937 елларда йөрткән трамвай...
Реклама