Шәһри Казан

24 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 24 сентябрь 2012 - 15:15
    Ял көнен йөгереп уздырдык
    Бу якшәмбедә казанлылар Бөтенроссия йөгерү көнен билгеләп үтте. Тынычлык бистәсенең «Каенлык аланы»нда узучы төп мәйдан «Милләтләр кроссы-2012» спорт чарасында катнашырга дип төрле оешмалардан, уку йортларыннан һәм башка җирләрдән килгән меңнәрчә кеше белән шыгрым тулган иде. Йөгерүчеләрдән тыш, әлеге чарада велосипед белән дә катнашучылар булды. Оештыручыларның әйтүенчә, 4 мәйданда уздырылган әлеге...
  • 24 сентябрь 2012 - 15:02
    АРТИСТЛАР УЕНЫНА ТАМАШАЧЫ ҮЗЕ БӘЯ БИРӘ
    К.Тинчурин исемендәге фестиваль драматургның исемен йөрткән драма һәм комедия театрында 15 сентябрьдән 20сенә кадәр узды. Иң элек шуны әйтергә кирәк: ундүрт ел үткәрелми торганнан соң, фестивальне торгызу үзе фидакарьлек. Бу эштә башлап йөрүчеләрнең берсе Фәнис Мөсәгыйтов аны киләчәктә ел саен үткәрергә хыяллануларын да әйтте. Әлеге чараны оештыруда зур тырышлык куелуы...
  • 24 сентябрь 2012 - 14:55
    Булганны да саклый белмибез
    Башкаланы яшелләндерү эшләре ничек тора соң? Һәрбер казанлы, һичшиксез, бу сорауга: «Әйе, Казанда яшеллек белән мактана алмыйбыз», - дияр. Беренче карашка, агачлар да, елга-күлләр дә күп шикелле. Ләкин шул «күп шикелле»гә алданып, яшеллеккә чамадан тыш «һөҗүм» ясамыйбызмы соң?! 2009 елда Чуйков урамына асфальт түшәгәндә юл төзүчеләр 60тан артык агачның башына...
  • 24 сентябрь 2012 - 14:43
    Спорт белән шөгыльлән, телевизордан карама. Башың яшь.
    Беренче сентябрьдән «Балаларны аларның сәламәтлеге һәм үсешенә зыян китерүче мәгълүматтан саклау турында»гы федераль закон үз көченә кергәч, мәгълүм бер татар әкиятендәге: «Киенеп тә килмә, шәрә килеш тә йөрмә», - дигән сүзләр искә төште. Бездә гел шулай: «Тора-бара камилләштерербез, иң әүвәл эшләтеп җибәрү мәслихәт», - дип фикер йөртәбез.
  • 24 сентябрь 2012 - 14:39
    Шатландыра да, уйландыра да бу фестиваль
    Башкалабызда халыкара кинофестиваль барган көннәрдә күрсәтелгән фильмнарны без гаилә белән һәр елны бик яратып карыйбыз. Ә быелгы VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдык. Моның сәбәпләре дә бар. Беренчедән, элекке елларда бу фестиваль «Алтын мөнбәр» дигән матур исем белән аталып йөртелгән булса, хәзер ул, данлыклы...
  • 24 сентябрь 2012 - 13:20
    Роскомнадзор кисәтә!
    Роскомнадзор кисәтә! «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга...
Реклама