Шәһри Казан

12 октябрь 2012 яңалыклары

  • 12 октябрь 2012 - 06:38
    Хатаны күптән төзәтергә вакыт
    Башкалабызның «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән чыкканда ишектә шундый язу тора: «ЧЫГҮ». Элек караган саен елмая идем, хәзер ачу килә башлады.
  • 12 октябрь 2012 - 06:35
    Өйдән чыкмый гына түләгез
    Татарстан халкы сентябрь аенда фатирлар өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталы һәм инфоматлар аша 13 миллион сум тирәсе акча түләгән.
  • 12 октябрь 2012 - 06:33
    Казан базарларына көн бетә
    Казанның «Яңа Савин ваклап һәм күмәртәләп сату базары» 16 ноябрьдә узачак ачык аукционга куелачак. Муниципаль карамакта булган Мәскәү базары һәм Дәрвишләр бистәсендәге 3 нче колхоз базары шулай ук инвесторлар кулына күчәчәк. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин белдерде.
  • 12 октябрь 2012 - 06:28
    Татар лингвокультурологиясе белән дөнья галимнәре дә кызыксына
    4-5 октябрьдә Бакуда дөньядагы телләрнең саклап калынышы һәм үсеше проблемалары хакында фикер алыштылар. Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты директоры профессор Рәдиф Җамалетдинов һәм академик Мирфатыйх Зәкиев 4-5 октябрьдә Баку шәһәрендә узган Халыкара гуманитар форум эшендә катнашты.
  • 12 октябрь 2012 - 06:25
    Һәйкәл кайчан булыр?
    Тарихи сәхифәләрдән билгеле булганча, Мәскәү дәүләте Казан ханлыгын басып алу өчен берничә тапкыр зур хәрби поход оештыра. Аларның барысы да уңышсыз тәмамлана. Явыз Иван, Казан ханлыгын үзенә буйсындыру өчен, Зөя елгасы тамагында урнашкан Олы Әмир авылы янында гаскәр туплый. Аларны азык-төлек белән тәэмин итү өчен, якындагы татар авылларын талап, ризык...
  • 12 октябрь 2012 - 06:22
    Чын тарихка кизәнү
    Мин, кинотеатрга даими йөреп, премьераларны калдырмыйча карап баручылар арасыннан түгел. Шуңадырмы, инде 20 сентябрьдән бирле кинотеатрларда куелып килүче «Орда» фильмы турында да беренче нәүбәттә дус-ишләр аркылы ишеттем. Ни галәмәттер, бездә ни дә булса гауга тудыра икән, бу гауга чыганагы белән кызыксыну бермә-бер артып китә. Ә журналист халкында әлеге «кызыксыну» тагын...
  • 12 октябрь 2012 - 06:19
    Телефон аллергия барлыкка китерә
    Тормышыбызны компьютер, кәрәзле телефон, телевизор һәм башка шуның ише заман техникасыннан башка күз алдына да китереп булмый. Сәламәтлегебезгә зыян китерүләрен белсәк тә, аларсыз яши дә алмыйбыз. Бу мөмкин эш тә түгел. Тик, һәр нәрсәнең чиге була дигәндәй, аларны куллануны күпмегәдер киметү безнең кулыбыздан килә анысы.
  • 12 октябрь 2012 - 06:17
    Уфага бурычлы булып калмадык
    «Ак Барс» узган атнада Казанда «Салават Юлаев»ка җиңелгәннән соң, чираттагы турда әлеге көндәше белән кабат очрашты. Уфада булган әлеге очрашу Казандагысының нәкъ капма-каршысы булды. Бу очракта да уенның төп өлеше тигез исәпкә тәмамланды һәм җиңүчене буллитлар ярдәмендә ачыкларга туры килде. Өлкән тренер Белов белдергәнчә: «Буллит ул - плей-оффның аерылгысыз өлеше,...
  • 12 октябрь 2012 - 06:15
    «Гольфстрим»
    Казан кунакханәләр челтәре 2007 елда «Гольфстрим» белән тулыланды. Совет районында урнашкан 4 йолдызлы әлеге кунакханә 35 стандарт һәм 7 люкс номерга исәпләнгән. Кунакларга фитнес-үзәк, 225 квадрат метрлы бассейн, бильярд залы, лобби-бар хезмәт күрсәтә, түләүсез Wi-Fi зонасы гамәлдә. 40 кешелек конференцияләр залына заманча аппаратура көйләнгән. Рестораннарында Европа халыклары, татар һәм рус...
  • 12 октябрь 2012 - 06:12
    Сират күпере диярсең
    КАЗАННЫҢ Мәскәү базарындагы урам сәүдәсе рәтләре трамвай юлына терәлеп тора. Шамил Усманов урамындагы светофорны киоск каплый. «Халык һәм машиналар белән тулган шушы араны узу сират күперен кичү кебек. Чәчләребез агара», - дип зарлана трамвай йөртүчеләр.
  • 12 октябрь 2012 - 06:05
    Мин дә китәм, армиягә...
    Быел көз җитүгә миңа да военкоматтан повестка арты повестка килә башлады әле. Йә документларның күчермәсен сорыйлар, йә медосмотр, йә хәрби комиссия үтәсе... Алып китәрләр, ахрысы...
Реклама