Шәһри Казан

13 декабрь 2012 яңалыклары

  • 13 декабрь 2012 - 07:50
    ЧЫК МИҢА КИЯҮГӘ!
    Казан егете Айрат Хөсәенов сөйгәне Ләйсән Рәхмәтуллинага тәкъдим ясауның үзенчәлекле ысулын тапкан. «Чык миңа кияүгә!» дигән сүзләрне ул аңа меңләгән футбол фанатлары каршында җиткергән. 8 яшеннән футбол белән мавыккан, хәтта шәһәр командасы өчен профессиональ югарылыкта чыгыш ясаган Айратка, травма алуы нәтиҗәсендә, спорт карьерасы турында онытырга туры килгән. Ә Ләйсән «Спартак»...
    625
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:49
    Галиянең яшисе килә
    Галия Галиуллинаны кан рагы (острый миелобластный лейкоз) быел август аенда аягыннан ега. 17 яше генә тулып, беренче сентябрьгә әзерләнгән, югары уку йорты турында хыялланган кызның киләчәген җимерә.
    755
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:47
    «Түр нурым – йөрәк парәм»
    3 яшь тә ике айлык Тимурның язмышы бөтенләй башка төрле буласы булган да бит... Инде тормышта үзен тапкан, гаиләсе өчен үлеп торган әтисе Рамил, тәмле ашлар пешереп торырга тиешле әнисе, игезәк сыңары белән пыр туздырып уйнарлык уенчыклары, ял җиттеме, авылга - Буа районы Сахарный бистәсендә яшәүче әби-бабасы янына кайтулар, шаяру-көлешү...
    733
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:45
    Китәсез дәмени, аккошлар?
    Кем кайда гастрольдә бит. Татар сәхнәсен Лещенко шаулатса, татар җырчылары Татарстаннан читтә концертлар кую белән мәшгуль. Дөрес, алар декабрь ахырына итәк-җиңнәрен җыеп, туган ояларына - Казанга кайта. Чөнки ай ахыры - галиҗәнап Яңа ел корпоративлары Сабан туе чорыннан кала иң икмәкле чорга керә. Ә шулай да кем кайларда концерт куеп...
    888
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:42
    Лев ЛЕЩЕНКО: «ТОРМЫШ – ЛӘЗЗӘТ ЧЫЛБЫРЫ»
    Казанга 70 яшьлек юбилей туры кысаларында Россиянең халык җырчысы, Россия сәнгатенең тере легендасы Лев Лещенко килеп китте. Хәер, ул Мәскәү - Казан юлына тузан төшереп тормый анысы. Үзе әйтүе буенча, ким дигәндә елына ике тапкыр безнең башкалада кунак булып китә. Монда аның яшьлек дуслары яши икән. Әле шуның өстенә, җырчы...
    856
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:40
    Наил Якупов – Россия җыелма командасы капитаны
    Россиянең хоккей буенча яшьләр җыелма командасы Дөнья чемпионатына әзерләнә. Быел чемпионат Уфада узачак. Җыелма команда составында өч Татарстан спортчысы да бар, болар - «Ак Барс»тан Альберт Яруллин, «Нефтехимик»тан Наил Якупов һәм «Барс» һөҗүмчесе Владимир Ткачев. Спорт сөючеләр белә булыр, яшьләр җыелма командасы моннан ике ел элек чемпион исеме яулап, озакка...
    649
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:39
    Бүгенге спортка Озеровлар җитми
    Совет чоры символларының берсе булган мәшһүр спорт комментаторы Николай Озеровның тууына бу атнада 90 ел тулды. 15 Олимпиада, хоккей буенча 30 чемпионат, 8 дөнья чемпионаты, футбол буенча 6 дөнья беренчелеге. Болар комментатор Озеров «биштәрендәге» иң эре турнирлар. Үз вакытында олысын да, кечесен дә, хәтта спортны үз итмәгән тамашачыны да телеэкраннарга...
    583
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:36
    АЛЕКСЕЙ ЯШИН – хатын-кызлар хоккей командасында
    Дөнья чемпионы Алексей Яшин күптән түгел уенчы карьерасын тәмамласа да, хоккейдан бөтенләйгә китмәде. Шушы көннәрдә аның Россиянең хоккей буенча хатын-кызлар җыелма командасына генераль менеджер итеп билгеләнүе мәгълүм булды. «Хәзер алда торган иң мөһим бурыч - мөмкин булган бөтен ресурсларны туплап, тиешле юнәлешкә җибәрү. Канада белән АКШта хатын-кызлар хоккее көчле үсештә....
    567
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:35
    Әтисенең кызы түгел, кызының әтисе!
    Россия тамашачысына «Универ» сериалы аша танылган яшь актриса Мария Кожевникованы күпләребез «красавица, спортсменка, активистка» буларак белә. Яшь кенә булуына карамастан, бүген ул РФ Дәүләт Думасы депутаты статусын йөртә. Легендар хоккейчы Александр Кожевников гаиләсендә туган кыз кечкенәдән тизрәк үсеп җитеп танылу алу турында хыялланган. Димәк, кызның олы хыяллары чынга ашкан булып...
    602
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:32
    Универсиада медальләре әзер
    Мәскәүдә Универсиада-2013 медальләре тәкъдим ителде. Казанда 2013 елда узачак спорт ярышлары җиңүчеләренә биреләчәк медальләрнең макетларын оештыру комитетының чираттагы утырышында Россиянең спорт министры Виталий Мутко тәкъдим итте. «Алар махсус дизайнерлык эскизлары буенча эшләнгәннәр, беренче сынау үрнәкләре Гознак фабрикасында чыгарылды», - диде ул.
    645
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:23
    «ХОККЕЙЧЫЛАР ПЕНСИЯ ДӘ АЛМЫЙ»
    Бүген Мәскәүдә Еврохоккей турының чираттагы этабы - «Беренче канал Кубогы» турниры старт ала. Бу юлы Россия җыелма командасы составы күпләрне көнләштерерлек. Океан артындагы локаутка рәхмәт инде, Еврохоккей турнирларында ил командасы өчен моның кадәр НХЛ «йолдыз»ының чыгыш ясаганы юк иде әле. Зиннәтулла Билалетдинов дружинасында КХЛның өметле яшь уенчылары һәм «йолдызлар»ын да...
    548
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:13
    Озын-озак яллар җитә
    Тиздән килеп җитәчәк Яңа ел безгә гадәттәгечә озын яллар бүләк итәчәк. ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтындагы 2013 елга производство календаре буенча, казанлылар 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр (бу көнне дә кертеп) ял итәчәкләр. 29 декабрь - шимбә көннең ялы 31 декабрь - дүшәмбегә күчерелә. Шимбә көнге эш...
    571
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:09
    «Милли мәсьәлә – Президент эше»
    Минтимер Шәймиев милли сәясәт белән бәйле закон проектлары әзерләнгәндә фикер алышуда милли республика вәкилләре дә катнашырга, ә моның өчен махсус совет булдырылырга тиеш дигән фикердә.
    655
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 07:07
    БЕЗНЕҢ БУРЫЧ – Россияне бай һәм имин итү
    Россия Президенты В.Путин Федераль җыен алдында еллык юллама белән чыгыш ясаганда шулай дип белдерде. «Унике ел эчендә илне тергезү һәм ныгыту буенча бик мөһим этап узылды. Якын киләчәктә безнең өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен җитди үзгәрешләр булачак», - диде Президент.
    583
    0
    0
Реклама