Шәһри Казан

14 декабрь 2012 яңалыклары

  • 14 декабрь 2012 - 06:32
    Сәламәтлеккә таба «йөзәбез»
    Йөзү бөтен кешегә дә файдалы. Ул - физик яктан үсәргә һәм терәк-хәрәкәт системасын ныгытырга ярдәм итүче иң яхшы күнекмәләрнең берсе. Су киеренкелекне киметә, стрессны бетерергә булыша. Ләкин шунысы да бар: судагы күнегүләр хатын-кыз, ир-ат һәм бигрәк тә балалар өчен бертөрле була алмый.
  • 14 декабрь 2012 - 06:28
    Казанга студент-хоккейчылар җыела
    Казанда хоккей буенча Бөтенроссия студентлары уены узачак. Бу Россия тарихында беренче тапкыр, моңарчы мондый ярышлар үткәрелмәгән иде. Декабрьнең 15еннән 18енә чаклы илнең иң зур дүрт югары уку йорты командалары көчләрен сынап караячаклар.
  • 14 декабрь 2012 - 06:26
    «Коры» калдыгыз, дуслар...
    «Зенит-Казан» Европаның Чемпионнар лигасының төркем этабын 100 процентлы нәтиҗә белән тәмамлады. Төркем этабының 6 матчында Казан егетләре көндәшләренә бер партиядә дә җиңү бирмәделәр.
  • 14 декабрь 2012 - 06:24
    Төбәкара кардиология-диагностика үзәге
    Казанның Карбышев урамында 1999 елда төбәкара кардиология-диагностика үзәгенең (МКДЦ) тәүге бүлекләре эшли башлады. Хәзер ул сәламәтлек саклау шәһәрчегенә әверелде. Әлеге учреждение визуаль медицина өлкәсендә Татарстанда гына түгел, ә күрше-тирә республикаларда һәм өлкәләрдә яшәүчеләр арасында да хөрмәт яулады. МКДЦ иң камил диагностика, ягъни медицина тикшерүе аппаратлары белән җиһазланган. Болар: эксперт классындагы...
  • 14 декабрь 2012 - 06:21
    32 градуска кадәр суытачак
    Төньяктан килүче антициклон йогынтысында, Татарстанда көчле суыклар булуы көтелә.
  • 14 декабрь 2012 - 06:19
    Копылов урамындагы үги бала хәлендәге йорт
    Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокуратурасы «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата административ эш кузгатты.
  • 14 декабрь 2012 - 06:16
    ЯҢА НИГЕЗ алтын медальләргә илтсен
    Дөньяда беренче Бадминтон үзәге Казанда ачылачак. Спорт комплексы булачак урынга таш салу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү кунаклары катнашты.
  • 14 декабрь 2012 - 06:14
    Альбина гашыйк итте
    КЫТАЙДА Miss model of the World конкурсы булды. Анда Казаннан 20 яшьлек Альбина Җамалиева дөньяның иң чибәр 10 кызы исемлегенә кертелде. Конкурста 64 кыз катнашкан. Альбина әлеге төр буенча халыкара конкурста Татарстаннан беренче мәртәбә шундый югары баскычка күтәрелде.
  • 14 декабрь 2012 - 06:11
    Алар бездән ярдәм көтә
    Заманасы шундыйга китте инде: хәзер бер-береңә ярдәм итмичә яшәп булмый. Бу юлы син булышсаң, икенчесендә исә үзеңә дә ярдәм кирәк булуы бар. Интернетта, газета битләрендә, ярдәм итүне сорап, күпме авыру балалар һәм аларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә бит. Аларга ничек тә булса булышу өчен, безнең кулдан килә торган бердәнбер әйбер шул:...
  • 14 декабрь 2012 - 06:08
    Безне төрекләр дә укый
    Фатих Кутлу сайлап тәрҗемә иткән, Әлфәт Закирҗанов кереш сүз әзерләгән ун әдибебезнең хикәясе Төркиянең «Hece Цукъ» журналының 4 декабрь-гыйнвар (2012-2013) санында «Хәзерге татар хикәясе» дигән исем астында дөнья күргән.
  • 14 декабрь 2012 - 06:04
    Сокландыргыч була белегез
    «Хатын-кыз - колаклары, ә ир-ат күзләре белән ярата», диләр. Нәкъ менә шуңа күрә хатын-кызга, кияүгә чыкканының бишенче елында да, унынчы елында да иреннән «күзләрең матур», «яңа күлмәгең бик килешә», «миңа, бу күлмәгеңне кигәч, бигрәк тә ошыйсың» кебегрәк сүзләр ишетү искиткеч мөһим. Кызганычка, күп кенә ирләр хатыннарының күңеленә хуш килгән сүзләр...
  • 14 декабрь 2012 - 05:57
    Автоурындык алганчы, балагызның авырлыгын үлчәгез
    Татарстанда «Балаларга - автоурындык!» Бөтенроссия социаль кампаниясе бара. Әлеге чараның максаты - җиңел автомобиль транспортында сабыйлар катнашындагы һәлакәтләрне киметү.
  • 14 декабрь 2012 - 05:52
    Өч-дүрт һәйкәл җиткән...
    «ШК» газетасының 18 сентябрь санында «Мирасыбызны битарафлык һәм ... гөмбәчекләр җимерә» исемле язма дөнья күрде. Язмада сүз Казан шәһәрендә күп кенә корылма, йорт-биналарны тарихи-архитектура һәйкәле дип исәпләү һәм аларны саклап тоту турында. Бүген шәһәребездә 552 тарихи-архитектура һәйкәле дип саналучы бина, йорт, корылма бар. Шуларның 64е төзекләндерү кичерә икән. Бу хакта...
  • 14 декабрь 2012 - 05:51
    Хәтерләрдә озак сакланыр
    «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, күренекле журналист, «ТАТМЕДИА» ААҖ генераль директорының киңәшчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Николаевич ШЕВЧУКның вафат булуы сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Владимир Николаевич Шевчук якты һәм яхшы күңелле, эчкерсез кеше иде. Республиканың күп кенә журналистлары өчен дус һәм...
Реклама