Шәһри Казан

1 февраль 2013 яңалыклары

  • 1 февраль 2013 - 11:44
    Вәгъдәләшкән хоккейчы егет озак кына алка кертә алмады
    Хоккейчы Александр Овечкин 2013 елның тормышында зур үзгәрешләр елы буласын яңа елның беренче көнендә үк хәбәр итеп куйган иде. НХЛ «йолдыз»ы танылган теннисчы Мария Кириленко белән вәгъдәләшүләрен Тwitterында хәбәр итте. Тик бу шатлыклы вакыйганы голлары белән генә озак билгеләп үтә алмады Ови. Овечкин капитанлык иткән «Вашитгтон» локауттан соңгы старт матчларын...
    569
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 11:39
    Бердыев Фергюнсоннан ким түгел
    Узган ел ахырында «Рубин»ның баш остазы Корбан Бердыевка клубта вице-президентлык вазифасыннан баш тартырга туры килсә дә, тренерлык кәнәфиен саклап кала алды. Шул рәвешле, ул заман футболының «озын гомерле» тренерлар сәхифәсендәге урынын тагын да ныгытты. Быелның июнь аенда Корбан Беки улының «Рубин»ны җитәкли башлавына 12 ел тула. Тренерларның еш алмашынуы гадәти...
    553
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 11:34
    Җырчылар ярышты, чиратта биючеләр
    6-7 февраль көннәрендә Казанда «Большие танцы» дигән яңа телевизион шоуга кастинг узачак.
    648
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 11:27
    Алтын медальләргә юл сабый чактан башлана
    Казанда муниципаль карамактагы балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә 19 мең 853 бала шөгыльләнә.
    555
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 11:25
    Бозлавыкта егылып, көн саен 30га якын кеше имгәнә
    Казанда кыш башыннан 334 мең тонна кар чыгарылган, автомобиль юллары чиста. Ләкин тротуарларда тоташтан диярлек бозлавык хөкем сөрә.
    629
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 11:23
    Җыерчыктан котылу чарасы бармы? Бар...
    Көзге каршына басып, үзенең йөзендәге кимчелекләрне күзәтмәгән яки җыерчыкларын санамаган хатын-кыз юктыр ул. Вак җыерчыклар барлыкка килгән, бит тиресе сәлперәйгән, яңаклар салынып төшә башлаган, икенче ияк чыгып килә... Кемдер, ниндидер могҗиза көтеп, кыйммәтле крем сөртеп карый, кемдер мимика мускулларына ботокс ясата. Нишләптер беребез дә организмның үз ресурсларына ышанмый. Ә юкка....
    833
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 11:18
    Уңыш һава торышына бәйле
    Соңгы еллардагы табигатьнең гаять көйсезләнүе һәм сәер галәмәтләре авыл хуҗалыгындагы галимнәрне дә аптырашта калдырды. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров фикеренчә, хәзер һава торышына бәйле рәвештә аграр тармакта төгәл генә нәтиҗә ясау мөмкин түгел. «Мисал өчен, Казанда бүген 15 градус салкын булса, шул ук вакытта без тикшеренүләр алып...
    621
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 11:15
    Авыл табиблары фатир сайлый
    Узган ел, яшь белгечләрне авыл җиренә кайтару максатыннан, «Земский доктор» дип аталучы федераль программа гамәлгә кергән иде. Аның нигезендә дәүләт 5 ел дәвамында авыл җиренә кайтып эшләргә ризалык бирүче 35 яше тулмаган табибларга 1 миллион йөз мең сум күләмендә субсидия өләште. Бу акчалар торак мәсьәләләрен яхшырту максатын күздә тотты. Авылга...
    718
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:59
    Урын өчен кансыз көрәш
    Тарих дәресләрендә өйрәнгәннәрдән патша заманнарында дәүләт перевороты дигән күренеш «модада» булганын беләбез. Мөмкинлеге булган һәркем патшаны бәреп төшереп, аның тәхетенә менеп «кунаклый» алган. Узган гасырның 90 нчы еллары өчен дә «урын бушату» ысулы, ягъни үтерү, кыйнау, көчләү, гаиләсенә янау, шантаж алымнары белән югарырак пост биләүче затның «җылы» кәнәфиен үзләштерү гадәти...
    629
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:53
    Гарип бала асрасаң...
    Бу ел Россиядәге авыру ятим балаларны АКШка асрамага бирүне тыя торган канунның имзалануы белән башланып китте һәм киң җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырды.
    1071
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:49
    Койрыклар өши, үпкәләр кабара
    «Бүген төнлә 24 градус салкын була ди әнә. Әле кыш уртасында түгел, мартында да шарт дигәннәр борынгылар. Хут суыклары чыкканчы әле...» Урамда ике апаның шулай сөйләшеп торганын ишеткәч, интернеттан һава торышларын белешеп алырга булдым. Андагы хәбәрләргә караганда, бездә быел кыш бөтенләй дә «дөрес түгел» икән бит. Шәһәр читендә үз йортлары...
    687
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:47
    «Сәхнәдә уйнау дулкын өстеннән йөзгән кебек»
    Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗибә Ихсанова белән тамашачы аның туган көнендә Г.Тукайның әдәби музеенда очрашты. Һәркемнең әлеге күренекле шәхескә җиткерәсе теләкләре, бирәсе сораулары шактый икән. «Тормышта еш кына үз-үземә мин кем? дигән сорауны биреп яшәдем», - дип башлады ул сүзен. Гомер буе...
    679
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:44
    Законнарыбыз «ямауга» мохтаҗ
    Кагыйдәләрне бозар өчен уйлап чыгаралар, диләр. Җир йөзендә үз гомерендә бер тапкыр гына булса да канун (закон) бозмаган кеше юктыр ул. Сабыйларны, бала-чаганы исәпкә алмаганда, әлбәттә. Россиягә килгәндә исә, безнең илдә кануннар белән тулаем исәпләшеп яшәү бөтенләй мөмкин түгел, минемчә.
    756
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:42
    Пәйгамбәребезне зурладылар
    Бу атнада Камал театры бинасында ТР Мөселманнары диния нәзарәте Мәүлид бәйрәме уздырды. Узган елгы чарага караганда, быелгы бәйрәм оештыру ягыннан күпкә дәрәҗәлерәк иде.
    699
    0
    0
  • 1 февраль 2013 - 10:37
    Патшалык күпме тора?
    Бер дустымда кунакта чәй эчеп, әңгәмә корып утырабыз, сизелми дә намаз вакыты җиткән. Гадәттә, ул вакытта намаз укучыларның башына: «Минем тәһарәтем бармы соң әле?» - дигән уй килеп төшә. Соравым телемнән дә чыккан, күрәсең, дустым бераз сәерсенеп куйды. Ничек инде тәһарәт булу-булмауны онытырга мөмкин?
    717
    0
    0
Реклама