Шәһри Казан

2 апрель 2013 яңалыклары

  • 2 апрель 2013 - 07:01
    Очраштык бит, ниһаять!
    Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаганга, аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ 12 ел вакыт узып киткән икән. XXI гасырның беренче чыгарылышы идек бит без. 2001 елда институт ишеге төбендә: «Ел саен шушы урында шушы вакытта очрашып торачакбыз», - дип вәгъдәләр бирешеп аерылышкан идек югыйсә. Вәгъдәсезләргә санамагыз, бер ел узгач,...
    452
    0
    0
  • 2 апрель 2013 - 06:56
    Югалабызмы, әллә юл алабызмы?
    Бабам Гыйльметдиннең 6 баласы, 20дән артык оныгы булган. Барысын да татар мохитендә үстергән ул. Әтием Абделхакның 6 баладан өчесе исән калган. Шушы өч баладан барлыгы 4 бала туды, ә мохитебез инде татарча-русчага әйләнде. Ә минем, дәү әти буларак, барлыгы өч оныгым бар, аларын да кодалар белән уртаклашабыз. Мохиткә килсәк, 70кә...
    423
    0
    0
  • 2 апрель 2013 - 06:53
    Әбиләрдән бәбиләргә кадәр...
    Аның эшләренең үзенә бер тәме, яме бар. Кайсысына гына кагылма - һәммәсе дә күңелгә уелып, истә кала торганнардан. «Камка»мы ул, «Көз пышылдавы»мы, «Бер елдан соң»мы, йә булмаса шулай ук җаныңны бер кат актарып, сине тетрәндерергә сәләтле «Юл күрсәтүче»семе яисә көчле динамикага корылган «Ау»мы - шул ук хәл. «Синең картиналардан башка...
    507
    0
    0
  • 2 апрель 2013 - 06:50
    Дәдә Куркыт
    Моннан 1500 еллар элек Алтай якларында безнең борынгы бабаларыбыз - угызлар яшәгән. Алар чыгарган «Дәдә Куркыт» дастаны бүгенге көнгә чаклы килеп җиткән. Аның нөсхәләре Төрекмәнстан һәм Төркиядә, шулай ук Дрезден китапханәсендә табылган, бер нөсхәсе Казанда да саклана. Язучы Рабит Батулла да, бу дастанга мөрәҗәгать итеп, үзенчәлекле әсәр язган. Редакциядән
    628
    0
    0
  • 2 апрель 2013 - 06:46
    Тукталышта торган җирдән
    Кичә Ямашев проспектында килеп чыккан һәлакәт нәтиҗәсендә, 2 кеше үлгән, 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, дип белдерә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы. Зыян күрүчеләр арасында 6 яшьлек бала да булган. Аларның барысын да хастаханәләргә алып киткәннәр. Иртәнге 8ләр тирәсендә 7 нче маршрут автобусы Гаврилов урамы тукталышында торган кешеләр өстенә менгән. Янәшәдән узып...
    416
    0
    0
  • 2 апрель 2013 - 06:43
    «Рубин»ны җиңеп булмый!
    «Рубин» Россия чемпионатының язгы стадиясендә үз кырында булган беренче уенда мәскәүлеләргә бирешмәде. Матч башланганда, хуҗаларның өстенлеге ярылып ята иде. Әмма баштарак нигәдер уңышсызлык арты уңышсызлык килеп торды. Оешып исәпне ачканда, очрашуның 40 минуты узган иде инде. Икенче таймда «Локомотив» берьюлы берничә кискен мизгел барлыкка китереп, өстенлекне үз кулына алырга маташып...
    442
    0
    0
  • 2 апрель 2013 - 06:37
    Бишенче матчта җиңелдек
    «Ак Барс» Гагарин Кубогының ярымфинал сериясенең Чиләбе «Трактор»ы белән булган 5 нче матчын коткара алмады. Уенның 16 нчы минутында исәпне кунаклар ачып җибәрде. «Трактор»чылар шуннан соң шактый вакыт шул нәтиҗәгә «ябышып» уйнадылар әле. Әмма Никулин, финалга 10 минут кала исәпне тигезләп, матчны овертаймга күчерүгә иреште. Өстәмә бирелгән вакыт эчендә казанлылар...
    468
    0
    0
  • 2 апрель 2013 - 06:35
    Бер карасаң – Гөлназ, икенчесендә...
    Алтыдагының - алтмышка, җидедәгенең җитмешкә төрләнүе әле ул ничектер үз агымында бара торган табигый нәрсә кебек. Ә менә Алсу ФАРАКШИНАның «төрләнүләре» күптән инде әлеге чикне узган. Кайчандыр, беркемнең ай-ваена карамыйча, милиционер булам, дип йөргән кыз димәссең үзен...
    517
    0
    0
Реклама