Шәһри Казан

25 апрель 2013 яңалыклары

  • 25 апрель 2013 - 07:47
    «Лаеклыларны гына сөяргә өйрәтәбез»
    Подъездыбызның игъланнар ябыштыру тактасындагы бер рәсемдә озын чәчле чибәркәйнең туңкайтып куйган арт шәрифләре янәшәсендә «Лаеклыларны гына сөябез» дигән язу чекерәеп күзгә ташлана. Икенче бер игъланда «Ирләрне тезләндерү, башларын әйләндерү серләренә өйрәтәбез» дигән телефон номерлары булган язу да әллә каян күренеп тора. Кияүгә уңышлы чыгарга, ирләрне үзеңә карату серләренә өйрәтүче курслар...
    853
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 07:44
    Курку белмәс йөрәк һәм тәвәккәллек кирәк
    Соңгы араларда матбугатта һәм интернет-форумнарда янә татар-башкорт мөнәсәбәтләренә бәйле проблемалар күтәрелә, төрле милли оешмалар, берсен-берсе уздырып, мөрәҗә­гать­ләр кабул итәргә кереште. Башкортстанда яшәүче кайбер татар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре белән аралашканда аларның сүз­ләрендә еш кына Татарстанга карата рәнҗү, шул ук вакытта нидер өмет итү чагыла...
    554
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 07:39
    «Хуш киләсез!» өчен 30 мең сум!
    Башкортстанда юллар таулар аша үтә. Кыл кебек сузылган юл тауның иң биек ноктасына менеп җитә дә ук кебек аска атыла. Онытылып табигатьнең матурлыгына хозурланып барган мәлең булса, упкынга төшеп югалгандай буласың. Татарстаныбызга кайтканда шул ук халәт булды. Бу юлы инде уйлар, кичерешләр дулкыны баш миен, җанны бораулый; аннан бөтереп алып...
    630
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 07:36
    Салым түләмәсәң, машинасыз да калырсың
    Украина салым хезмәте танылган теннисчы Елена Бондаренконы автомобильсез калдырган. Кызның Toyota Land Cruiser Pradoсын теннис турнирында җиңүдән алган премияләреннән салым түләмәгән өчен тартып алганнар. Спортчы кыз автомобилен янәшәдә генә калдырып, кибеткә кереп киткән була.
    526
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 07:33
    Олимпия призеры Россия гражданлыгыннан баш тарта
    Йөзү буенча ике тапкыр Олимпия призеры Аркадий Вятчанин Россия командасы өчен чыгыш ясаудан туктап, гражданлыгын алмаштырырга карар иткән.
    455
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 07:30
    Легенда хәтерләрдә яңара
    Бу көннәрдә илебез кинотеатрларында зур уңыш белән «Легенда №17» фильмы бара. Картина үзе исән чагында ук легендага әйлән­гән хоккейчы Валерий Харламов турында. Төгәлрәк итеп әйткәндә, ул тулы бер чор, буын, совет спортчысының рухи һәм физик чыныгуы, аның ватанпәрвәр шәхескә әйләнүе хакында. Теләгәндә, җиренә җиткереп эшләргә була икән бит! Фильм киң...
    620
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 07:26
    Китап сатам, кем ала?
    Балалар бакчасы төбендә гел дә диярлек ирле-хатынлы китап сатучылар тора безнең. Алар күзгә кергән сукыр чебен белән бер - юк, ки­рәкми, дип китеп барыр өчен генә дә зур талант иясе булу кирәк. Матур сүзләренә сихер­ләнеп, кесәләрен хет 200 сумга баетмасаң, «атака»ның саллырагына күчәселәрен көт тә тор: «Баланың рухи үсеше өчен...
    1212
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 07:24
    «Кабан күле хәзинәләре» фильмына инглиз телендә дубляж ясала
    «Кабан күле хәзинәләре» («Сокровища О.К») фильмына инглиз телендә дубляж ясалып, ул дискларда Универсиада кунакларына таратылачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда фильмның генераль продюсеры Вадим Быркин хәбәр итте. Матбугат очрашуы «Киномакс» кинотеатрында фильмның журналистлар өчен демонстрациясеннән соң үтте. «Фильм - Казанның визит карточкасы булачак», - дип ассызыклады генераль продюсер. Билгеле булганча,...
    504
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 07:22
    Үзебез күнеккән инде, кунаклардан оят
    Татарстанда 15 июньгә кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара. Казанда 27 апрельдә янә гомумшәһәр өмәсе үткәрелә.
    534
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 07:20
    Өйрәнгәндә авыр булса, «янгын»да җиңел булыр
    Башкаланың Чистай урамында урнашкан «Татнефть-Арена» боз сараен 23 апрель­дә янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, медицина катастрофасы машиналары уратып алган иде. Биредә тамаша барган вакытта янгын чыккан, химик матдә таралган. Беренчел мәгълүматларга караганда, 20 кеше зыян күр­гән.
    512
    0
    0
Реклама