Шәһри Казан

30 май 2013 яңалыклары

  • 30 май 2013 - 07:09
    Җыр бәйгесеме, әллә пычрак сәяси уенмы?
    «Евровидение» җыр конкурсы ел саен меңләгән җанатарларны бәйге үткән шәһәргә, дистәләгән миллион тамашачыларны телевизор экраннары каршына җыя. Халык бәйгене матур чыгышларны күреп хозурланыр, иң-иңнәр исемлегенә эләккән җырларны тыңлап ләззәтләнер өчен карый. Әмма һәр ел, «Евровидение» тәмамланып та бетмәс борын, чыгышлардан алган хис-тойгылар, тәэсирләр бәйләме халыкара сәясәтнең пычрак сазлыгына керә дә...
    560
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:07
    «Изге җир» дигәч тә...
    Соңгы елларда дуслар белән җыелышып, Иске Казан тыюлыгы җирләренә бару матур гадәткә әверелде. Менә быел да «Шәрык», «Фикер» клублары, «Азатлык» татар яшьләре берлеге активистлары, «Таң батыр» лагере әйдаманнары белән кайчандыр Иске Казан кирмәне торган тарихи урынга барып, тау сыртларына агачлар утыртып кайттык. Учак тирәсенә җыелышып, гитара, кубыз, деңгер ише уен...
    682
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:05
    Кызлар китсә солдатка...
    Дәүләт Думасы депутатлары «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы законга төзәтмәләр кертү турындагы закон проектын әзерләгәннәр. Анда 18 яшьтән 27 яшькәчә булган хатын-кызларга армиядә хезмәт итәргә рөхсәт бирү турында әйтелә. Төзәтмәләр инде карар өчен Оборона министрлыгына юлланган.
    660
    0
    0
  • 30 май 2013 - 07:01
    Мәчет эзләп – су астына!
    Икенче ел рәттән «Рус география җәмгыяте» республикабыз территориясендә «Татарстандагы изге урыннар» проектын тормышка ашыра. Әлеге проектның эшендә «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегенең су асты тикшеренү отряды әгъзалары һәм дин әһелләре катнаша.
    532
    0
    0
  • 30 май 2013 - 06:59
    Милли спорт төрләренең дәрәҗәсе күтәрелерме?
    Бүген Россиядә спортның 60тан артык милли төре санала. Ләкин алар бүгенгә кадәр икенче «эшелон»дагы спорт төрләре булып кала бирә. Бу төрләрнең күбесенең ил күләмендә федерацияләре дә юк, гамәлдәге федераль законда да бу хакта бер сүз дә әйтелми. Күптән түгел Дәүләт Думасына «РФдә Физкультура һәм спорт турында»гы Федераль канунга үзгәрешләр кертү...
    523
    0
    0
  • 30 май 2013 - 06:57
    Евгений Богачев: «Перспективалы уенчыларыбызны югалтмагаек»
    Быелгы баскетбол сезоны Казан УНИКСы өчен медальләрсез тәмамланды. Инде хәзер яңа сезонга әзерлек башлана. Ә бу юлы сезон аралыгы бик кызу булырга охшаган: состав яңарачак, баш остазны да яңаны эзлиләр. Хәзерге тренер Станислав Ереминның Казан клубында башка вазифада эшен дәвам итү ихтималы бар. Клуб Президенты Евгений Богачев моны кире какмый....
    692
    0
    0
  • 30 май 2013 - 06:52
    Син өйләндең, мин үлдем
    Тормыш бит ул - зур театр мәйданы. Бу мәйданга кем ничек килеп керә. Әгәр яшьләр тотрыклы гаиләләрдә тәрбияләнгән икән, үз-үзен тыйнак тотарга тырыша. Хисләргә бик бирелми, үзенең тормышын төзегәнче түзә. Шуңа мисал итеп, бер хаттан өзек тәкъдим итәм.
    1625
    0
    0
  • 30 май 2013 - 06:50
    Наркоман килен кирәкми
    ...Эльмира сөйкемле, чибәр кыз булып үсте. Әнисе аны тормышның җил-давылларыннан саклап, кырыс дөньяның тискәре якларын күрсәтмәскә тырышты. Урта мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда ук Эльмира иптәшләреннән матуррак киенеп йөрде. Шуңа күрәдер, егетләрнең үзенә игътибарын тоеп торды.
    1254
    0
    0
  • 30 май 2013 - 06:46
    «Көтеп алган ялгызлыгым»
    Мин урланган кыз, - ди Суфия апа, яшьлек хатирәләрен яңартып. - Ярәшкән ярым да, сөйгәнем дә калмады калуын, әмма җан тарткан кешемә насыйп булмадым. Авылда ул чакларда урлау гадәте юк иде кебек. Урласалар да, алдан сүз куешкан парлар гына андый кыргыйлыкка барды. Мин исә унҗиде яшемне дә тутырмаган килеш, уйламаган-көтмәгән...
    1076
    0
    0
  • 30 май 2013 - 06:44
    Алия Исрафилова көн дә көндәлек яза?
    Алиянең «Өзелеп сагынырсыңмы?» дигән альбомын, арттырусыз, өзелеп сагынып көтеп алдык инде. Моңлы-лирик җырлары белән яраттырган җырчы кыз аны җиз иләктән уздырмыйча тәки тамашачыга тәкъдим итмәде шул. Һәр җырга дикъкать белән якын килүче Алиягә без - университетта бергә укыган төркемдәшләре төрттерергә дә онытмадык үзе: «Без яшь әле, тәк тә чыгар ул...
    1164
    0
    0
Реклама