Шәһри Казан

18 июнь 2013 яңалыклары

  • 18 июнь 2013 - 11:14
    Авылдаш
    Моннан нәкъ биш ел элек, 18 июнь көнне, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов вафат булды. Шушы көннән соң дүрт ай да үтмәде (7 октябрь), икенче Әюп - күренекле шагыйрь Харрас Әюпов та бакыйлыкка күчте. Алар авылдашлар иде: Мөслим районындагы Түрештән булган бу ике шәхеснең берсе - театрда, икенчесе...
    644
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 11:13
    Ул телебезнең тәмен тоярга өйрәтте
    Әдәбиятны халыкның рухи байлыгы итеп әверелдерүдә сүз сәнгате осталарының да өлеше гаять зур. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айрат Арсланов җиргә әнә шушы гаять җентекләп эш итүне таләп итә торган вазифа башкарырга килгән иде. Ул Башкортстанның Иске Балтач мәктәбендә укыган елларда ук сәхнәгә беренче адымнарын атлый: төрле чараларда шигырьләр укый,...
    1281
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 11:10
    STR TOLSTOGO, POPOVA, AMIRHANA?
    Казан Универсиадага әзерләнә, ләкин бу фонны шәһәребезнең урам исемнәре хаталы итеп язылган юл билгеләре бозып тора. Мәсәлән, Казанның нәкъ үзәгендә Горький һәм Себер тракты урамнарында TOLSTOGO ST. һәм NIKOLAYA ERSHOVA ST. дип язылган күрсәткечләр эленеп тора. Ә ул TOLSTOY ST. һәм NIKOLAY ERSHOV ST. дип язылырга тиеш.
    596
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 11:07
    Бер очрашу – бер гомер
    Күптән түгел Кол Гали исемендәге милли китапханәдә Түбән Камада яшәп иҗат итүче авторларның берсе, журналист, язучы, рәссам Фәрит Имамовның «Югалган эзләр» дип исемләнгән китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе булды.
    2
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 11:03
    Интеллигентлык ул – күңел чисталыгы
    Шушы араларда без - бертөркем хәбәрчеләр интеллигенция һәм аның үткәне белән бүгенгесе турында фикер алыша башладык. Билгеле инде, мондый чакта иң беренче булып: «Интеллигент кем ул?» - дигән сорау туа. Арабыздагы төзелештә эшләүче берәү, бик гади генә итеп: «Кулына кирпеч тотып эшләүче кеше интеллигент түгел, әлбәттә, ә аны кирпеч эшенә...
    811
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 11:01
    Иң кыйммәт фарфор курчак
    Бәясе: $263 000 XX гасыр башында Альбер Марке (Франция) иң танылган курчакчыларның берсе була. 1915 елда Парижда бөтен дөньяны шаулаткан күргәзмәсе уза. Йөзләгән курчакны берләштергән тупланманың бер өлеше шундук сатылып бетә. Калганнарын тартмаларга тутыралар һәм һәркайсының үз сәгате сугар дип өметләнеп яшереп куялар. Әмма белгечләр, бу курчакларның нибары егермесе генә...
    950
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 10:58
    Иң яхшы товар нинди була?
    «Азнакай сувениры» халык һөнәрчеләре йорты эшли башлауга әллә ни озак вакыт үтмәде, 2011 елда Галина Альвисовна Герк, грант отып, әлеге эшкә нигез салган иде. Оешуының беренче елында ук «Азнакай сувениры» ТРның «Иң яхшы товары» исеменә лаек булды. Узган ел әлеге яуланган үрне янә бер кат раслап, «Азнакай сувениры»ның «иң яхшы...
    1116
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 10:53
    Бирмәгез миңа акча!
    Шәхси банкларның берсендә чират көтеп утырам. Рәхәт хәзер, махсус терминал аша талон аласың да электрон чиратыңны тыныч кына көтәсең. Кайсы операторга кайчан барасыңны - барысын да игълан итеп торалар. Күптән кирәк иде бу система. Шөкер, шәхси оешмаларда гына түгел, дәүләт учреждениеләренең дә күбесендә шундый тәртип урнашып килә. Этә-төртә, талаша-сугыша көнозын...
    738
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 10:52
    Карта яхшыракмы, әллә кулдагы акчамы?
    Тиздән көнкүрешебезне пластик карталардан башка бөтенләй күзаллый алмаячакбыз. Хезмәт хакы күчерелә торган карталар дисеңме, кредит карталарымы, шәһәр транспортында юл бәясен түли торган карталармы, пенсия ала торганы дисеңме, хәтта шәхес турындагы мәгълүматны эченә алган һәм берничә төр функция башкара ала торган универсаль карталарга кадәр бар хәзер.
    840
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 10:50
    Бухгалтерларны кыскартырга җыеналар?!
    Россиядә бухгалтерлар саны сизелерлек кыскарырга мөмкин. РБК мәгълүматларына караганда, аларның вәкаләтләрен салым консультантларыныкына якынайтмакчы булалар.
    746
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 10:48
    Татарстанлылар диңгез ярларын шифаханәгә алмаштыра башлаган
    Яңа елга аяк басу белән, халык җәйге ялларны кайда һәм ничегрәк уздырырга дип баш ватарга керешә. Ел буе көтеп алынган ялларын шәһәр янындагы бакчаларында яки авылда җиләк җыеп, чүп утап кына уздырырга теләмәүчеләр бераз финанс маясы да туплаган булса, диңгез ярларына юллама кайгырта башлый. Соңгы елларда россиялеләр арасында берничә ай...
    403
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 10:46
    Яңгыр яу, яу, яу!
    «Бәрәңге бакчасында чүп утап ятып кызынып беттем. Аның бәрәңгесен дә әйтер идем... Әле тишелеп кенә килә. Бу атналарда яңгыр булмаса, пешеп бетәр инде...» Телефон аша танышына шулай сөйләп бара бер апа. Әйе, яңгыр кирәк шул. Галимнәр артык төшенкелеккә бирелмәскә куша кушуын. Бүген төнлә атмосфера басымы 8 мм га төшкән. Бу...
    871
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 10:43
    «Россия. Казан. Универсиада!» – җиңүчене бергәләп сайлыйк!
    28 июнь җомга киче кызу булырга охшаган. Ә «ТНВ» каналы табаны кыздырып, яндырып торачак. Казан һәм Универсиадага багышланган «Россия. Казан. Универсиада!» җыр конкурсының финалы турыдан-туры эфирда, нәкъ менә 28 июнь көнне кичке сәгать унда уза.
    415
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 10:42
    Мария Шәрапова – икенче
    Россия теннисчысы Мария Шәрапова Хатын-кызлар теннис ассоциациясенең (ВТА) яңартылган чемпионнар ярышында икенче урынны саклап калды. Беренче унлыкка керүчеләр түбәндәгеләр:
    413
    0
    0
  • 18 июнь 2013 - 10:40
    «Агым уңаена йөзеп таныласым килә»
    Табиблар, игенчеләр, инженерлар нәселе... Гасырлар буе бер һөнәргә тугры калган, ата-бабаларның гадәтен саклаган буыннарны фәлән хезмәт дәвамчылары дип атыйлар. Арча егете Дамир Гасыймов турында да «укытучылар нәселен дәвам итүче» дип әйтеп булыр иде... әгәр ул, мөгаллимлек дипломын читкә алып куеп, җырчылык юлына кереп китмәгән булса. Дөрес, ул үзен укытучылыктан бөтенләй...
    562
    0
    0
Реклама