Шәһри Казан

2 июль 2013 яңалыклары

  • 2 июль 2013 - 08:37
    Сәләт
    ...Мәшһүребез Һади Такташның улы Аван бервакыт шәриге Илдар Юзеевка (алар пединститутта бергә укыган), сүз иярә сүз чыгып, болай дип әйткән, имеш: - Менә сез: Такташ - бөек, дисез, Такташ шәп шигырьләр язган, дисез... Алай түгел, аның да бер бездарьный әсәре бар. Ул - мин! Үзен, шаяртып, шулай дисә дә, белүемчә,...
    624
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 08:36
    Табигатьнең чираттагы «бүләге»...
    Коеп яңгыр ява, көчле җил авыр предметларны тирә-якка очырта, агачлар сыгылып-сыгылып төшә, ботаклары сына һәм берничә минуттан урамнар - елгаларга, ә ишегаллары сазлы күлләргә әверелә... Көчле су ташкыны юлында очраган бөтен әйберне юдыртып алып китә. Узган ял көнендә Мәскәүгә һава торышы шундый «бүләк» ясады.
    457
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 08:32
    Иң яхшы җыр билгеле булды
    «Россия, Казан, Универсиада» конкурсының Гран-приена «Прогульщики» рок-группасының «Мы - победители» җыры лаек булды. Конкурска нәтиҗәләрне узган атнаның җомгасында «ТНВ» телеканалында турыдан-туры эфир вакытында ясадылар. Гран-при хуҗасы да смс тавыш бирү ярдәмендә билгеләнде.
    555
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 08:28
    «Спорт радиосы» сөйли башлый
    Тиздән Казанда «Спорт радиосы» сөйли башлаячак. Г.Камал театры каршындагы мәйданда 5 июль көнне аның ачылыш тантанасы көтелә. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
    438
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 08:26
    «Кол Шәриф» икенче этапка чыкты
    «Россия 10» проектында тавыш бирүнең беренче этабы тәмамланды. Һәр федераль округта ун иң яхшы истәлекле урын сайланды.
    483
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 08:20
    Тоткасыз чемодан хәлендәге Молдова
    Тоткасыз чемоданны күтәреп бару да җайсыз, ташлап та калдырырга жәл. Ә ул әле, җитмәсә, ачылып-ябылып, кулыңны да кыстырып куйгалый. Кайбер элеккеге союздаш республикалар да шул тоткасыз чемодан хәлендә - үз кыйблаларын табып яшәп тә китә алмыйлар, кабат «өлкән туган»га да баш иясе килми. Җае чыгу белән, «тешләшеп» тә алгалыйлар әле....
    548
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 08:18
    Тукайга Бардада һәйкәл ачылды
    Белгәнебезчә, Габдулла Тукайның Пермь өлкәсенә аяк басканы булмаган. Шуңа карамастан, шагыйрь бу яклар белән турыдан-туры бәйләнгән. Һәм менә вафатына йөз ел тулгач, бөек шәхес нәсел тамырлары барып тоташкан Барда җиренә «кайтты».
    517
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 08:12
    Сәнгать кешене яшь килеш саклый
    «Сугыш узган солдатларны берләштерүче бер нәрсә бар. Бу тормыш зирәклеге, ышанычлылык кына түгел... Иң беренче чиратта, бу ныклап торып тормышка сусау һәм ...юк кына гади нәрсәләргә дә гаҗәпләнә белү - кошлар чыркылдашуына да, болытлар агышына да, комда уйнаган балаларга да... һәм тагын бер сыйфат, дөресрәге, ике - гаделлек һәм матурлыкка...
    600
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 08:11
    Бәхет хакына
    Узган ел октябрь аенда Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Башкортстанның атказанган һәм Россиянең халык артисты Фидан абый Гафаров концертында булырга туры килгән иде. Шунда Фидан абый, тиздән башкорт академия театрының «Бәхет хакы» спектакле (Халисә Мөдәррисова әсәре) белән киләсен әйтте. «Бәхет хакы» спектакле беренче тапкыр 2012 елның апрель аенда Уфада куела....
    646
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 08:09
    Мәңгелек мәхәббәт
    Венера Хәсән кызы Гәрәеваның 50 яшьлек юбилей кичәсендә шундый сүзләр яңгыраган иде: «Венера - Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең вөҗданы, йөз пакьлеге, намусы». Әйе, чын күңелдән әйтелгән бу сүзләрдә дөреслек бар. Венера Гәрәева - ансамбльнең данын, намусын ил алдында күтәреп чыгучы, аны кадерләп саклаучы да. Чын мөселман гаиләсендә туып,...
    708
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 08:03
    Кеше икәнбез, кешечә яшик!
    Санияләргә кайчан керсәң дә, өстәлләрендә безнең күз күрмәгән тәм-том була иде. Өйләре дә һәрвакыт чиста, матур бизәлгән. Чөнки алар чабата үреп газапланмыйлар. Әтиләре исән-сау, мул тормыш белән яшиләр. Ә безнең әти сугыштан кайтмаганлыктан, ачтан үлмәскә нәрсәләр генә эшләмәдек.
    637
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 08:00
    Арбалы әниләр
    Баламны чәч бөртегеннән алып аяк бармагына кадәр яратам. «Әни кеше баласын бик нык яратырга тиеш түгел. Бераз тыела белергә кирәк», - ди миңа бер туганым, улымны шашып-шашып үбәргә тотынгач. Йөрәккә әмер биреп кара син? Үз балаңны азрак яратырга дигән кагыйдә кайда язылган икән ул? Балаңның чырык-чырык көлүеннән җанга сары май...
    438
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 07:59
    Дүрт яшьтә дә, сиксән алтыда да китап укыйлар
    Балалар язучысы Йолдыз Шәрапова шигырь укый, Балтач егете, дүрт яшьлек Ирек Шәфыйковның күзләре ут яна, йөзендә кояш, аның һәр чәч бөртегендә шатлык нуры иде бугай. Язучы белән укучының очрашып, бер-берсен аңлаган мизгелләре шушы буладыр инде ул. Йолдыз Шәрапованың һәр шигыре балачакның үзеннән алынганга, һәр бала шигырь эченнән йә үзен, йә...
    647
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 07:56
    «Миңа сәхнә илһам бирә»
    Бүгенге героебыз миңа Казанны тагын бер яктан ачты - мин аяк басмаган паркка алып барды. Табигатьне яратуы әллә каян күренеп тора инде Айсылуның! Биек агачлар, яшеллек арасында оза-а-к итеп утырырга ярата ул. Җир-анабыз үзе бер зур сәнгать бит. Бәлки агачлар да, үзе кебек, балет биегән шикелле тоеладыр Айсылуга?...
    612
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 07:54
    Чит илдә уку очсызрак?
    Югары белемне чит илдә алу турында сүз чыкса, күз алдына коточкыч зур акчалар килеп баса, анда ниндидер грант откан акыллыбашлар гына укыйдыр, дигән уй да күңелне бораулый. «Европада уку безнең илдә белем алуга караганда очсызрак», - диюче табылса, әй, сөйләп торган буласың тагын, дип, кул селтәргә дә күп сорамыйбыз. Ә...
    525
    0
    0
Реклама