Шәһри Казан

13 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 13 сентябрь 2013 - 09:00
    «Раббыбызга шөкер итик!»
    «Ап-ак яулыкларыбыздан, көләч йөзләребездән нурлар чәчеп, тагын җыелдык, җәмәгать, шөкер итик, чиксез шөкрана кылыйк! Газиз җиребездә иминлек, муллык, иманнарны ныгыту юлларын киң ачканы өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләребезне әйтик!» Мөхтәрәм остазбикәбез Әлмира Әдиәтуллина быелгы Республика көне бәйрәмен шушы чакыруы белән башлап ачып җибәргән иде.
    976
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 08:58
    Өйдәге чүпне тышка чыгармыйк дип яшәсәң...
    ТР Журналистлар берлеге президиумының Азнакайда узган күчмә утырышында татар журналистикасының торышы һәм кадрлар мәсьәләсе күтәрелде. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары - Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова алып барды. Төп темага күчкәнче, Азнакай муниципаль районы хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны Азнакайның соңгы еллардагы уңышлары белән кыскача таныштырып үтте.
    557
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 08:54
    Җиңмәдек түгел, җиңдек без!
    Шәһәре искиткеч, кинофестивале шәп, киносы үсештә - IX Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленә килгән кунакларның уртак бәясе менә шундый булды. Ниһаять, чараның быелгысына да йомгак ясалды.
    885
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 07:51
    Үбешкән өчен – театр билеты
    Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында булачак «Мәхәббәт FM» спектакле премьерасына килгән беренче 20 пар театрга бушка кереп китә алачак, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрендә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте белдергән. 5 октябрь - спектакльнең премьерасы көнне биредә үзенчәлекле «Үбешкән өчен билет» акциясе барачак. Әлеге акциянең идеясе спектакль атмосферасыннан чыгып...
    441
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 07:47
    Җиңүчеләр планшетлы булды
    «IT-чемпион» республика бәйгесенең II этабы җиңүчеләре билгеле булды. Татарстанның белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә барган бәйге 25 майдан 1 сентябрьгә кадәр дәвам итте.
    493
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 07:44
    Армиянең яртысы контрактчылардан торачак
    Көз аена кердек. Димәк, хәрби хәзмәткә алынуның яңа сезоны да башлана. Халык, ут йотып, яңа оборона министрының адымнарын күзәтә. Контракт нигезендә хезмәт итү мәсьәләсе белән кызыксынучылар да юк түгел. Шуны истә тотып, бу көннәрдә Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында журналистлар белән очрашып,...
    910
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 07:35
    Аукционнар үткәргәндә хилафлыклар еш очрый
    Монополиягә каршы ведомствога муниципаль һәм дәүләт заказ бирүчеләренә карата шикаятьләр шактый килә. Хокук бозулар, нигездә, капиталь төзекләндерү, төзелеш һәм юлларны рәткә китерү кебек өлкәләргә карый. Быел шундый 191 мөрәҗәгать алынган, шуларның 80 проценты дөрес дип табылган. Намуссыз заказ бирүчеләрдән 5 миллион сум штраф җыелган.
    499
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 07:33
    Тиздән бакчадагы йортларда да теркәлеп булачак
    Тиздән Россия халкы бакчаларында да теркәлә алачак. Мондый мөмкинлек инде быелның көзендә үк барлыкка килергә тора.
    462
    0
    0
  • 13 сентябрь 2013 - 07:30
    Наркоманнарга көн бетә
    Татарстанда 16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы айлык үткәрелә. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында булган матбугат конференциясендә игълан ителде.
    467
    0
    0
Реклама