Шәһри Казан

18 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 18 сентябрь 2013 - 12:58
    Люция АБЛЕЕВА (Шигърият)
    Сөю ярында Җәйрәп яткан тормыш Диңгезендә, дустым, Аерылсаң, ялгыш, ярыңнан. Йөзәр өчен бергә Бер талпыну җитә, Бер талпыну сөю ярыннан. Сөю ярын иркә Тал-тирәкләр күмгән, - Сандугачка алар сердәшче. Аерылмыйм, дисәң, Йөрәк җырын тыңла, Йөрәк җырың булсын киңәшче. Адаша калсаң, дустым, Үз фәрештәң килсен Чыгарырга туры юлларга. Тибрәлергә кирәк Сөю...
    1515
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:54
    Наил КАСЫЙМОВ (Шигърият)
    Әрсезләргә... «Тарихның җиз иләгендә иләнеп, язган бер генә җөмләң исән калса да, син - бәхетле иҗатчы». Сибгат Хәким Чират көтми узган әрсезләргә Карыйсың да хәйран каласың. Баш өстеннән йөри алар хәзер, Ай-һай, азды адәм баласы. Әрсезлектән туйган инде дөнья, Язасы да килми бу хакта... Рухи чүплек булып ул, төпләнеп, Чәчәк...
    1223
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:51
    СОҢГЫЛАРНЫҢ СОҢГЫСЫ (Авылдашым Шәмсүн Фәттах улы Хафизов белән әңгәмә)
    I Татарда «Атадан яшь калдым - акылдан буш калдым» дигән мәкаль бар. Моңа өстәп, анадан яшь калу тагын да аянычрак. Без беләбез: мәкаль, халык иҗатының фәлсәфи гамәл төре буларак, тирән категорияләр белән эш итә. «Акылдан буш калу» дигәндә халык зиһене гадәти, нормаль рәвештәге акылдан мәхрүм булуны түгел, ә бәлки бөтенләй...
    949
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:49
    Арктик узыш
    Глобаль җылыну, кайбер җирләрне су астында калдыру куркынычыннан тыш, Җир шарының моңарчы тиешенчә өйрәнелмәгән һәм файдаланылмаган өлешләрен ачарга мөмкинлек бирә. Шундый җирләрнең берсе - Арктика. Үзенең эри торган бозлары һәм табигый байлыклары белән ул, галимнәргә генә түгел, сәясәтчеләргә дә тынгылык бирми. Бу җирләргә игътибар хәзер генә артып китмәде, аларны өйрәнү,...
    749
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:47
    Милләтчеләр: «Китмибез!» – дип, ачлыкка утырды
    Узган шимбә, ягъни 14 сентябрь көнне милли хәрәкәт вәкилләре шәһәр үзәгендә урнашкан Бөтентатар иҗтимагый үзәге бинасын (Карл Маркс, 41/13) яклап митингка чыкты һәм сәяси ачлык башлауларын игълан итте. Алар БТИҮ бинасының сату аукционыннан алынуын таләп итә. Бу аукцион инде 29 август көнне үк булырга тиеш иде, бер кат кичектерелде, хәзер...
    674
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:45
    Аларны дуслык җепләре мәңгегә берләштерде
    Башкалабызда Мәскәүнең дәүләт академия Кече театры гастрольләре 23 сентябрьгә кадәр дәвам итә. СССРның халык артисты, режиссер Юрий Соломин журналистлар белән очрашканда сүзне үзенең студент елларын искә төшерүдән башлады: «Без щепкинчылар белән бергә укыдык, бергә яшәдек, бергә ашадык.
    634
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:43
    «Түгәрәк уен» гөлбакчаны хәтерләтте
    Ул көнне Казан Кремле тирәсе гөлбакчаны хәтерләтте. Анда Россиянең унҗиде төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан килгән фольклор ансамбльләре «Түгәрәк уен» фестивалендә чыгыш ясады. Коллективларның һәркайсы үзләре эшләгән сувенирлардан, чиккән әйберләрдән күргәзмәләр оештырган иде. Теләгән һәр кеше осталардан аларны ничек эшләү серләрен дә өйрәнеп калды.
    612
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:42
    Спортчы буласы килә!
    Казанда узган Универсиада уеннарыннан соң, Казанның спорт мәктәпләренә барырга теләүче балаларның саны 1,5 тапкырга арткан.
    600
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:40
    Грипп та килеп җитәр...
    Көз җитте исә, салкын тидерүчеләрнең саны арта башлый. Шушы вакытта гриппка каршы әзерлек эшләре дә башлана. Авырудан саклануның нәтиҗәле чарасы исә - прививка кадату, ди табиблар. Вакцинация үткәрүнең иң яхшы вакыты сентябрь-ноябрь айлары санала. Быел Казанда барлыгы 325 мең кешегә гриппка каршы бушлай прививкалар ясаячаклар.
    907
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:38
    Вокзалларда каракларга урын юк
    Поездда барганда шәхси әйберләрне урлату очракларының күбесе пассажирларның битарафлыгыннан килеп чыга.
    724
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:35
    Сергей Кельбах: «Татарстан төзи дә төзи»
    Казанда узган атнада I халыкара транспорт-логистика форумы булды. Анда бердәм халыкара транспорт-логистика челтәре торгызу һәм транспорт тармагындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре өйрәнелде.
    512
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:33
    «Рубин»га җиңү «елмаймады»
    Футбол. Казанлылар, 8 нче тур кысаларында, Пермьнең «Амкар» клубы футболчылары белән очрашты. Якташларыбыз матчның башыннан ук өстенлеккә ия булса да, ул голсыз исәп - 0:0гә тәмамланды. Дөрес, туп «Амкар» капкасында булды булуын. Аны, 25 метрлап арадан тибеп, Роман Еременко керткән иде. Әмма хөкемдарлар, Торбинский офсайд хәлендә иде, дип, голны санамадылар....
    476
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:31
    «Барслылар» «Авангард»ны тар-мар итте
    Хоккей. «Ак Барс» сезондагы иң зур җиңүгә иреште - җанатарлар Омск «Авангард»ы капкасына кергән җавапсыз 6 алканың шаһиты булдылар. Җиңүгә иң зур өлешне командага яңа килгән хоккейчылар кертте. Күпчелектә уйнаудан файдаланып, Шон Хешка исәпне 12 нче минутта ук ачты. Ярты минут узуга ук, Крис Бурк исәпне 2:0гә җиткерде. Беренче периодтагы...
    517
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:29
    «Шәрык» клубы беренчеләрне кабул итте
    Бөтентатар иҗтимагый үзәге яшьләр белән гөжләп торды. Берәүләр үзе белән күчтәнәчкә прәннек, икенчеләре чәк-чәк, кемдер чәй өстәленә куярга башка тәм-томын кыстырып килде. Җыелыша торгач, утырырга өстәл һәм урындыклар да җитми башлады. Кыскасы, ниһаять, башкалабызга студентлар килде, ә «Шәрык» клубы яшьләре аларны, танышу һәм үзара аралашу өчен, бирегә туплады.
    674
    0
    0
  • 18 сентябрь 2013 - 12:26
    Бөек остазга иң якын рәссам
    Татар традицион каллиграфиясенә нигезләнеп, ХХ гасыр татар сынлы сәнгатендә үз каллиграфия мәктәбен булдыруга ирешкән хаттат Нәҗип Нәккаш 65 яшьлек гомер бәйрәмен Г.Тукайның әдәби музеенда әнә шулай исеме үк җырлап торган күргәзмә белән каршылады.
    782
    0
    0
Реклама