Шәһри Казан

27 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 27 сентябрь 2013 - 06:15
    Исергән Җир алма исеннән...
    Бакчаларда алмадан сыгылып торган алмагачларны күргәч, үзеннән-үзе тел очына Зөлфәтнең «Алма исе» дигән шигырь юллары килә. Нәрсә-нәрсә, быел алма ишелеп уңды шул. Хәтта бәрәңге дә шундый уңыш белән мактана алмый.
    1054
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 06:11
    Йокларга ярамый!
    Юл йөргәндә без еш кына һәлакәткә очраган машиналарны күрәбез. Бу инде гадәти хәл, бик каты бәрелгән булсалар гына аһ-ваһ киләбез. 20 еллык гомерем эчендә үзем дә юл һәлакәтенә инде биш тапкыр эләктем.
    634
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 06:09
    Табигать һәм без
    Матур чәчәкләргә, ямь-яшел яфракларга, «чут-чут» итеп кошлар сайравына кем генә сокланмый икән?! Әлбәттә, бу хисләрне балаларда булдыру өчен, аларны кече яшьтән үк башта гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында һәм мәктәптә тәрбияләү дәвам итә.
    1010
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 06:07
    Дару түгел, агу
    Исерткеч эчемлекләрнең кешегә зарарлы икәнлеген болгар бабаларыбыз бик яхшы аңлаганнар-белгәннәр. Алмас хан идарә иткән чорда Болгар дәүләте ислам динен кабул иткән, шуңа күрә, дин кануннары төрле-төрле исерткеч эчемлекләрне тыйган.
    482
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 06:05
    Һаман сафта
    Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Егоров Иван Ивановичка күптән түгел 90 яшь тулды. Аны районда белмәүчеләр сирәктер. Ул гомеренең күпчелек өлешен кешеләр белән эшләп үткәргән.
    688
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 06:02
    Миләш кенә димәгез
    Миләш ялкынсыну процессын туктату, нечкә кан тамырларын ныгыту, эч йомшарту, тир һәм сидек кудыру, кан басымын түбәнәйтү, канны куерту сыйфатларына ия. Миләш җимешендәге пектиннар эчәкләрдә газ хасил булуны киметә һәм төрле токсиннарны чыгаруга ярдәм итә. Аның составындагы органик кислоталар ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Миләш җимеше каротин һәм каротиноидларга бай, шуңа күрә...
    732
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 06:00
    Мәскәүдә кар яуган!
    Кичә иртән Мәскәүдә беренче кар яуган. Октябрь ахырларында яуган карга кешенең әллә ни исе китмәс тә иде, мөгаен. Ә монда бөтен кеше әбиләр чуагы, кояшлы җылы көн көткәндә кар явып куйсын әле! Социаль челтәрләрдә дә кар яву иң төп темаларның берсенә әйләнде бу көнне. Әлеге гадәттән тыш күренешкә кемдер шатлана,...
    711
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:55
    «ЮМОР-КРЕДИТ» юлга җыена
    Элгәре, чит илдә халык кредитка яши икән, ничек инде күрәләтә торып башың белән гомерлек әҗәткә чуммак кирәк, дип шакката торган идек. Аллага шөкер, бу «зәхмәт» безгә дә килеп җитте. Машина - кредитка, фатир - кредитка, тун - кредитка, хәтта кулдагы планшет белән телефонга кадәр кредитка... Боларына инде ярар да диярсең,...
    443
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:53
    Яңа прокурор килде
    ТР Дәүләт Советы Илдус Нәфыйковны ТР прокуроры вазифасына раслады.
    712
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:51
    Өегез җылындымы?
    Башкала йортларына җылылык бирә башладылар инде. Ә сезнең торбалар һаман җылынмадымы әле? Кичекмәстән, тәүлек әйләнәсе эшләүче «кайнар элемтә» телефоннарына шалтыратыгыз.
    599
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:48
    «Агач утырту өчен иң яхшы вакыт – көз»
    Октябрь башында Казанда «Яшел рекорд» проекты кысаларында янә күпләп агач утырту эше башланып китәчәк. Көз көне башкалада барлыгы 40 мең төп агач утыртырга җыеналар. Бу исә Универсиада алдыннан утыртканга караганда 4 тапкырга күбрәк дигән сүз. Яз көне исә җәйге спорт уеннарына әзерлек барышында 10 меңләп агач утыртылган булган.
    611
    0
    0
  • 27 сентябрь 2013 - 05:47
    Ирешелгән белән туктап калмыйк
    Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 43 нче утырышы узды. Аның көн тәртибендә бары бер мәсьәлә - ТР Президентының парламентка еллык Юлламасы иде.
    484
    0
    0
Реклама