Шәһри Казан

12 ноябрь 2013 яңалыклары

  • 12 ноябрь 2013 - 12:13
    «Краснодар» җиңеп китте
    Казанның «Рубин» футбол командасы үз кырында «Краснодар»дан җиңелде.
    486
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 12:12
    Ашаган белми, тураган белә
    «Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсы уздырыла башлауга да биш ел тулган икән. Әбиләр әйтмешли, әле кайчан гына «туган» иде дә, кайчан гына тәпи йөреп киткән иде. Биш ел дәвамында бөтен җир шары буйлап моңлы татар балаларын барлаучы конкурска беренче елларында ныклап торып ышанмадык та шикелле. Азмыни бездә башланып...
    898
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 12:09
    Тарих тәгәрмәчләре үткәннәргә алып кайта
    «Банкрот». Г.Камалның бу әсәрен берничә буын укып үсте. Драматургның үткен теле һәр чорда да үзенә җәлеп иткән. Заманында Г.Тукай да юкка гына: «Г.Камал - үткен сатирик», - димәгәндер. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә аның тугызынчы мәртәбә куелуы.
    2490
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 12:06
    Әкият сөйлим, кызым, тыңла...
    Әкият - бала тәрбияләүдә иң уңайлы һәм отышлы чараларның берсе. Әкияткә чын күңеленнән ышанган бала андагы геройлар кебек булырга омтыла, аларга соклана яки кызгана, үзе дә сизмәстән, әкияткә салынган әхлак нормаларын үзләштерә.
    728
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 12:03
    Сабыр канатлары бер сына ул
    Бу арада эштән кайтышлый, берничә көн инде Совет районының социаль яклау бүлегенә кереп, андагы су буе хәтле чиратларны күргәч, кире чыгып китәм.
    840
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 12:00
    «Мин әле дә малай-шалай»
    Күптән түгел генә Казанның Мәҗитов галереясында рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗевның, 60 яшьлек юбилее һәм «ТРның халык рәссамы» дигән мактаулы исем бирелү уңаеннан, шәхси күргәзмәсе булып узды.
    891
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 11:58
    Туда-суда
    Сиңа эш сорап хат язасыны белгәч, Хәсип хатыны килгән әле янга. «Миңа да берәр эш табылмас микән тилебизырда?» - ди. «Нинди эш?» - мин әйтәм. «Шундагы хатыннар кебек, күлмәк-ыштанны алыштырып торып, туда-суда йөрисем килә», - ди. Надан бит инде мескен, муды күрсәтүнең ни икәнен белми. Соң аның гәүдәсе белән шунда...
    824
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 11:55
    Озак яшәүнең серләре
    Яшь чак, яңа шәһәрләрнең берсендәге гәҗиттә журналист булып эшләгән чак... Әллә каян, бик югарыдан ниндидер комиссия килеп төшкән, диделәр.. Шәһәребездәге иң озын гомерле кешеләрнең тормыш хәле белән кызыксыначаклар, имеш. Төгәлрәк әйткәндә, озын гомерлеләрнең серен өйрәнәчәкләр... Шул хәбәр таралуга, шәһәр башлыгы мине үз кабинетына чакырып алды. - Безнең калада яшәү өчен...
    876
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 11:53
    Кыйммәтле ядкярләр
    Шәһәр үзәген биләп торган Иске Татар бистәсенең Тукай урамында халыкка тыйнак кына хезмәт күрсәтүче бина бар. Бу - Габдулла Тукай музее урнашкан йорт. Аны ХIХ гасыр ахырында немец архитекторлары Руш һәм Амлонг проектлары буенча беренче дәрәҗәле татар сәүдәгәре Ибраһим Аппаков кызына бирнә итеп салдырган. Кызы Бибимәрьямбану исә Кавказ халыкларының бәйсезлеге...
    709
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 11:50
    Тинчурин театрында өч кич
    Тинчурин театрында булмавыма байтак вакыт узган. Байтак, дип, алны-артны белми ашыгып чаба торган заманыбыз өчен бер-ике ел озак вакыт түгел инде ул. Шул вакыт эчендә театр матурланган, машалла. Бинаны төзекләндерү турында гына түгел сүзем. Монда тамашачыны тәрбияләүгә дә керешкәннәр, ахрысы. Спектакль-тамашалар аша гына түгел, ничектер башка юллар белән дә. Ни...
    710
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 11:48
    5 евро бакыр тәңкәгә әйләнә
    5 евролы банкнотны шушындый ук бакыр тәңкәгә әйләндерергә - Париждагы монетный двор Европа берлеге илләренә шундый тәкъдим белән чыккан. Франциянең әлеге дәүләт учреждениесендә, акча реформасы евро әйләнеше зонасына миллиардлаган евроны экономияләү мөмкинлеге бирәчәк, дип саныйлар. Купюралардагы 5 евроны тәңкәгә әйләндерү еврозонага 10 млрд евроны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк икән.
    581
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 11:46
    Ил халкын кредитка «батарга» нәрсә мәҗбүр итә?
    Рәсми статистикага караганда, бүген Россиядә хезмәткә яраклы халыкның яртысына якыны теге яки бу банкка кредит түли.
    1045
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 11:43
    Россия акыл эшчәнлеге «җимешләрен» хосусыйлаштыруга алына
    Россиядә моңарчы интеллектуаль милек өлкәсендә эшләнгән бердәм сәясәт булмады. Илдә вәкаләтләре теге яки бу дәрәҗәдә әлеге өлкә белән бәйле ике дистәдән артык федераль орган исәпләнүе - шуның ачык мисалы. Шуны күздә тотып, бүгенге көндә интеллектуаль милек базарына кагылышлы төп функцияләрне һәм вәкаләтләрне махсус федераль органда берләштерү зарурлыгы күтәрелә. Ул әлеге...
    532
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 11:40
    Көньяк-көнчыгыш Азиядән соңгы хәбәрләр
    Быел беренче кар сентябрьдә үк төшүенә карамастан, кышны һаман да көтеп җиткерә алмыйбыз. Ноябрь ае өчен гадәти булмаган җылы һава торышы депрессия, кәефсезләнү хисен, баш авыртуларны тудыра.
    615
    0
    0
  • 12 ноябрь 2013 - 11:38
    Сугыш чоры балаларын искә алачаклар
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына күп еллар дәвамында игътибардан читтә калып килгән бер катлауны - сугыш чоры балаларын да искә алмакчылар.
    515
    0
    0
Реклама