Шәһри Казан

12 декабрь 2013 яңалыклары

  • 12 декабрь 2013 - 11:12
    ...йортны әнигә яздырасы бар
    Әти белән әни гомер буе авылда яшәделәр. Әтиебез ике ел элек үлеп китте. Әни хәзер авылда үзе генә яши. Йортны әни исеменә күчерәсе бар. Шул эшне ничек башкарып чыгарга? Гөлия Рәхимова, Апас Аңлашылганча, йорт хуҗасы әтиегез булган һәм ул васыятьнамә калдырмаган. Димәк, мирас закон буенча күчәргә тиеш. Гражданлык кодексының 1142...
    812
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:55
    Матәм көнен бәйрәмгә әверелдерде
    Соңгы атнада бөтен дөньяны шаулаткан төп вакыйгаларның берсе Нельсон Манделланың үлеме булып, бу яңалык барлык мәгълүмати тапшыруларның үзәгендә урын алды. 1994-99 елларда КАРның (Көньяк Африка Республикасы) беренче кара тәнле Президенты булган кешенең җеназасы да үзенә күрә дөньякүләм мәҗлесне хәтерләтте. 10 декабрь көнне КАРның үзәк стадионына җыелган дистәләрчә мең халык Манделла...
    692
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:49
    Украинада мәхшәр дәвам итә
    Украинаның башкаласы Киев шәһәренең урамнарында өч атнадан арткан мәхшәр дәвам итә. Оппозиция басып алган Шәһәр советы бинасы өчен дә көрәш бара. Кичә эчке гаскәрләр белән махсус отрядлар бинаны штурм белән алырга омтылыш ясады, әмма аларның юлына халык каршы чыгып, гаскәриләр белән шыгрым тулы автобуслар кире борылырга мәҗбүр булдылар.
    582
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:46
    Олимпиада уты 31 декабрьдә Казанга килеп җитә
    Олимпиада уты 30 декабрь көнне борынгы Болгар шәһәреннән Казанга старт алачак. Әлеге тарихи вакыйгада катнашырга теләүчеләрне Болгар шәһәре территориясенә чакыралар. Монда инде иртәнге сәгать уннан ук төрле тамашаларның башланып китүе көтелә.
    610
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:44
    Яңа елга иң шәп бүләк ул!
    Яңа ел алдыннан һәр елны дусларга, туганнарга, якын кешеләребезгә бүләккә нәрсә генә алырга икән инде дип баш ватабыз. Гадәти генә бүләк бирәсе килми бит әле ул. Оригиналь, бер кешене дә кабатламый торганы белән шаккатырасы, сюрприз ясыйсы килә. Аннары бүләкнең истәлекле булуы да, синең турында искә төшереп торуы да кадерле. Кайдан...
    683
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:42
    Шикәр чөгендере тау-тау
    Республиканың моның кадәр шикәр чөгендере күргәне булмаган әле, җыелган татлы тамыразыкны хәтта урнаштырып бетереп тә булмый. Шуңа күрә, аның күпмедер өлеше басу-кырларда ятарга мәҗбүр. Быел чөгендернең уңышы Татарстанда әлеге культураны үстерү тарихында иң югарысы - ул гектарына 383 ц тәшкил итә.
    644
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:38
    Сыерлар башына үгез җиткән?!
    Республиканың район-авылларына баргач: «Сыерлар асрыйсызмы? Авылда ничә баш сыер бар?» - дигән сорау биргәнне сизми дә калабыз кайчак. Соңгы вакытта сыерлар саны кимү, сөт җитештерү азаю иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнде бит: терлекчелек өлкәсен ничек кенә үстереп җибәрергә, дип баш ваталар.
    598
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:32
    Исрафның чиге юк...
    Ий, зарланып та куябыз инде. Безгә, бигрәк тә яшьләргә, нидер җитми. «Теге болайрак яши, ә бездә ул юк...» Алдыбызга, артыбызга карамыйбыз, дөнья куабыз. Ә бит төптәнрәк фикер йөртсәк, чагыштыра белсәк, кулыбызда бөтен нәрсәнең дә барлыгын, җитешлеген аңларбыз. Йортларыбыз фәлән бүлмәле, уты, суы, газы кергән - ни теләсәк, шул бар, теләгәнебезгә...
    621
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:29
    Тимераякта очабыз, Чыжлап тора шома боз
    Соңгы вакытта тимераякта йөрү аеруча популярлашты. Олылар да, яшьләр дә, балалар да йөри хәзер шугалакка. Шугалак дигәннән, шәһәребездә аларның да саны артып тора. «Казан-Арена» футбол стадионы янындагы территориядә дә бушлай шугалак ясалачак. Аны декабрь ахырларына барып күрү бәхетенә дә ирешербез, Алла боерса. Әйтүләренчә, ул галәмәт зур да булачак икән. Имештер,...
    659
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:27
    «Бу синең өең түгел!»
    Шәһәр фатирларында яшәүче танышларымның күбесе бүгенге көндә, беләсезме, нәрсә турында хыяллана? Үзләренә аерым йорт булдырып, шунда яшәү турында. Моның төп сәбәбе нәрсәдән килеп чыкканын төгәл генә әйтеп булмый.
    692
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:24
    Казанда яңа вертолет төзелә
    Тавык артыннан чапканда, әтәч: «И-и, куып тота алмасам, һич югы җылынырмын», - дип уйлый ди, имеш. Ә бит бүген без дә әнә шул әтәч сыман уйларга мәҗбүр.
    613
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:21
    Әле салкын, әле җылы
    Көннәрнең җылы торуына ияләшеп килгәндә, кисәк суытып куймасынмы. -3ләрдән соң ук килгән -14 градуска чыгып баскач, борыннар туңды шул. Ә 13 декабрьдә тагын җылыта. Көндез салкынлык -2, төнлә -5 кенә булачак, дип белдерә Гисметео сайты. 14, 15 һәм 16 декабрьләрдә һава температурасы тагын -12гә төшәчәк.
    537
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:19
    Эчке чемпионатта тәнәфес, Европа аренасында көрәш дәвам итә әле
    Футбол буенча Россия Премьер-лигасы командалары кышкы тәнәфескә тукталды. Чемпионат кабат март аенда җанланачак. Бу сезонда Европа кубогы ярышларында матур уеннары белән сөендергән «Рубин» эчке чемпионатта гына әлегә бик үк сөендерә алмады. Узган 19 турдан соң 24 очко туплаган Казан командасы турнир таблицасының 11 нче баскычында бара. Чемпионат лидерлары «Зенит» белән...
    663
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:14
    Иске яңаны алмаштырамы?
    «Плющенкога Сочи Олимпиадасында нәрсә калган? Иске аяк киемен яңа модельлегә барыбер әйләндереп булмый!» - 2002 елгы олимпия чемпионы Алексей Яһудин фикере бу. Узган атнада фигуралы шуу буенча Япониянең Фукуока шәһәрендә узган Гран-при финалында юниорлар һәм өлкәнрәк спортчылар чыгышын күзләгән Яһудин әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Аның ассызыклавынча, бу финалда юниорлар хәтта...
    484
    0
    0
  • 12 декабрь 2013 - 10:12
    Сәясәтчеләр Олимпия уеннарында финанс принцибы белән генә исәпләшә
    Инде хәбәр итүебезчә, Германия Президенты Йоахим Гаук Сочи Олимпиадасына килмәячәген игълан итте. Россия җитәкчелеге алман лидерының сәфәрдән баш тартуы турында рәсми хат алган инде. Йоахим Гаук Олимпиадага бойкотын Россиядә кеше хокукларының бозылуы белән бәйләп аңлата. Президент кәнәфиенә 2012 елда утырган Гаук элегрәк тә Россиядә кеше һәм бәйсез массакүләм мәгълүмат чараларының...
    695
    0
    0
Реклама