Шәһри Казан

17 декабрь 2013 яңалыклары

  • 17 декабрь 2013 - 12:06
    Бер җылы, бер салкын
    Бүген көндезге якта һава температурасы - 6,-11 градус, ә көнчыгыш районнарда -16 булса, икенче көнгә җылытачак. Шулай итеп, 18 декабрь төнендә 6-11 градус салкын булуы көтелә (көнчыгыш районнарда температура -18 градуска кадәр түбәнәячәк), көндез исә -3,+1 градус. Көндезге якта юеш кар яварга тиеш, кайбер урыннарда бозлавык, дип хәбәр итә ТР...
    629
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 12:05
    Биле ныклар көрәштә сыналды
    14-15 декабрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда татар милли спорт көрәше буенча Россия беренчелеге һәм Россия чемпионаты үтте. Ярышларда илнең 24 төбәгеннән барлыгы 200гә якын көрәшче катнашты, дип белдерә «Интертат» электрон газетасы.
    632
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 12:03
    Татар Футболкасы нинди булырга тиеш?
    Бер акыл иясе: «Бу дөньяга әйтер сүзең бар икән, дөнья сине ишетер», - дигән. Яшь дизайнер Ренат Сәфәров менә шул сүзләрне тормыш девизы итеп алган. Егет татар халык орнаментлары белән кызыксына, һәр татар кешесенең киемендә милли бизәк булырга тиеш дип саный.
    688
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 12:01
    Әнием «мәктәбе»
    Әнием Галия Әтнә районы Иске Җогып авылында туган. Гомер буе халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләде. Ул вакытта без Арча районына карый идек. Мари авылларына 1 чакрым гына ераклыктагы авылдан Арчага кадәр барып, халык сораган әйберне алып кайтырга кирәк, шәхси транспорт юк. Тиешле кешене күреп, уртак тел табып, кирәк икән...
    873
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 11:59
    Язмыш сынауларына түзеп...
    Әнием вафат булып, аның фатирында тора башлауга, ул йөрешкән күршеләр белән якынаеп киттем мин. Әниемнән күчкән «байлык» алар минем өчен. Шулар арасыннан иң якыннары исә - тигез парлар булып гомер иткән күршеләрем Әнвәр белән Ркия.
    1221
    0
    2
  • 17 декабрь 2013 - 11:56
    «Сәләт» кышын да йокламый
    Арбаны - кыштан, чананы җәйдән әзерлә, диләр. Киләсе елның җәендә узачак III Халыкара уку-укыту форумына әзерлекне дә «Сәләт» яшьләр берләшмәсе хәзердән үк башлап җибәргән. Дөресрәге, эш көз көне үк башланган инде. Башта быелгы җәйгә нәтиҗәләр ясау, уңышларны һәм уңышсызлыкларны барлау белән мәшгуль булсалар, хәзер яңа план-идеяләр белән янып йөргән көннәре.
    556
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 11:52
    «Вакыт-вакыт, рәссам сукыр кешене хәтерләтә»
    Бүген аны Россиядә иң җете рәссамарның берсе дип бәялиләр, коллекционерлар һәр эшен диярлек күз уңында тоталар икән, моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. Чыннан да үзенчәлекле рәссам Ирик Мусин. Эшләү рәвеше дә, фикер сөреше дә, тормыш фәлсәфәсе дә...
    682
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 11:49
    Сугыш чоры балалары
    Сугыш башланган елны миңа бишенче яшь бара иде. Бу чактагы хәтсез вакыйгалар хәтергә сеңеп калган. Без - малай-шалай, авыл уртасында, клуб белән мәктәп арасындагы мәйданда зурларны сугышка әзерлеккә өйрәткәннәрен карап торырга ярата идек. Арада командирлары гына хәрби киемдә, чын коралы бар, ә калганнары агач мылтык тотканнар. Менә аларны сафка тезәләр,...
    1421
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 11:45
    Анатолий Луппов: «Татар халык җырлары – үзе бер симфония кебек»
    Россиянең, Татарстанның һәм Мари Элның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге иясе профессор Анатолий Борисович Луппов - заманыбызның иң танылган композиторларының берсе. Шуның өстенә, ул әле чын мәгънәсендә олуг укытучы, остаз да. Гомеренең 60 елга якын өлешен Казан дәүләт консерваториясенә багышлаган А.Лупповның шәкертләре бөтен ил буйлап таралган. Анатолий Борисович кеше буларак...
    815
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 11:42
    Киләсе елда ил төбәкләрендәге инвестиция мохитенең торышын бәяләүче рейтинг эшләячәк
    РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга быелгы юлламасында да икътисади блок мөһим урынны алып торды. Андагы төп тезисларны искә төшереп үтәбез:
    636
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 11:38
    Россия валютасының клавиатурада үз тамгасы булыр
    Моңа кадәр компьютер клавиатурасында АКШ долларын аңлаткан график билге генә булса, киләчәктә Россия валютасы билгесен дә бер төймәгә басып кына мониторга чыгарып булачак. Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Александр Торшин, моны тиз арада башкару өчен, технологлардан да, закон чыгаручылардан да ярдәм кирәк, дип белдерә.
    594
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 11:35
    Электрон акча янчыгын угрылардан ничек сакларга?
    Һәр рәхәтнең үз михнәте була. Моны пластик карталардан файдаланучылар яхшы аңлый. Бер яктан караганда, хезмәт хакы күчерелгән яки кредит карталарын үзең белән йөртү дә җиңел, кайда булуыңа карамастан, исәп-хисап ясау өчен дә гаять уңайлы алар. Ләкин мәгълүмат электрон берәмлекләрдә сакланган бу карталар белән берәр нинди гадәттән тыш хәлгә юлыксаң, баш...
    584
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 11:33
    Польша кем белән сугышмакчы?
    Кешелек тарихы ике өлештән тора: беренче яртысында ул сугыша, икенчесендә сугышка әзерләнә. Җир йөзендә кешелек яралганнан бирле нинди генә ыруг-кабиләләр, дәүләтләр булмасын, берсе дә сугышлардан читтә калмаган. Эресе дә, вагы да. Ни кызганыч, сугышлар бүген дә дәвам итә, шулай ук аңа әзерлек тә тукталып тормый.
    647
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 11:31
    Югары цивилизациялелек билгесе, имеш
    Россиянең традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне якламавы Европага күптәннән тынгы бирми. Кайбер дәүләтләрендә бер җенесле никахлар канун тарафыннан рөхсәт ителгән Европа Россиянең андый мөнәсәбәтләрне танымавын гел тәнкыйтьләп килә. Алар фикеренчә, бу - түбән цивилизациялелек күрсәткече.
    568
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 11:30
    Казанда Яңа ел ярминкәләре башлана
    26 декабрьдән алып 13 гыйнварга кадәр Казанда сувенирлардан торган Яңа ел ярминкәләре узачак. Биредә Татарстан Республикасы халык сәнгате осталарының иң яхшы эшләре тәкъдим ителә. Ярминкәне оештыручылар - ТР Һөнәр палатасы хәбәр иткәнчә, ярминкә барышында һәр кичне Яңа ел тамашасы куелачак. Ярминкә Островский урамында үтәчәк. Моннан кала, Яңа ел ярминкәсе «Казан...
    673
    0
    0
Реклама