Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 декабрьдә журналистлар белән очрашты. Бу очрашу гадәти генә түгел, ә узып баручы елга журналистлар алдында йомгак ясау да иде. Рөстәм Миңнеханов ике сәгать дәвамында халыкны борчыган сәнәгать, икътисад, сәясәт, мәдәният, авыл хуҗалыгы, спорт, миграция, толерантлык, тел, төзелеш мәсьәләләренә караган сорауларга жавап бирде.