Шәһри Казан

14 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 14 гыйнвар 2014 - 07:54
    Ринат Биләлетдинов – өлкән тренер
    Казанның «Рубин» футбол клубының баш тренеры булып Владимир Маминов саналачак. Ник дигәндә, Ринат Биләлетдиновның баш тренер булу хокукын бирә торган Pro лицензиясе юк икән. Шуңа күрә, ул рәсми төстә баш тренер булып санала алмый.
    576
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:52
    «Татар балы» бренд булсын дисәң...
    «Башкорт балы» дигәннәре базар тирәсендә бик үк чуалмаган кеше колагына да инде табигый яңгырый күк. Шулаен шулай да, тик менә Энҗе ИБРАҺИМОВАның «татар балы»ннан ничек итеп бренд ясарга тырышуын күрсәгез икән сез. Җитмәсә: «Татар балы»н яратучылар саны 1000нән артып китте», - дип хисап тотарга да әзер ул.
    783
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:51
    Сүгенү – егетлекме?
    Әле борын асты да кибеп өлгермәгән үсмерләрнең оятсыз сүзләр белән урам буйлап сүгенеп баруларын ишеткән саен, үз-үземә сорау бирәм: без ник шундый әдәпсез, әхлаксыз бәндәләргә әйләндек соң әле?
    633
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:49
    Чиста су эчәсе килә!..
    Кеше организмының 70 проценты судан торуы билгеле. Ул үз массасыннан 6-7 процент кына суын югалтса да, организм сусызлана, 10-20 процент югалса, гомер өчен куркыныч туа. Шулай булгач, сәламәтлекнең эчә торган су белән бәйләнеше турында сөйләп торасы да юк.
    667
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:47
    Хушлашу сүзе
    4 гыйнвар көнне киң җәмәгатьчелек, РФнең атказанган архитекторы, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, архитектура тарихы һәм мәдәниятенә биниһая өлеш керткән Сәяр Ситдыйк улы Айдаров белән хушлашты. Аңа 86 яшь иде.
    681
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:45
    «...Изм»нар алар өчен түгел
    «Татарстан Республикасы ял көне рәссамнары» төбәк иҗтимагый хәрәкәте чагыштырмача яшь. Эшчәнлеген 2009 елда гына башласа да, биредә инде күзгә күренерлек матур традицияләр яшәп килә. Ел ахырында иҗади хисап тоту - шуларның берсе. Быел аларның инде өченче тапкыр җыелулары. «Галәмдәге матурлыкны арттырыйк!» - 24 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында ачылган өченче күргәзмәләрен...
    643
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:43
    Гашек рәссамнарны үз итә
    «Бөгелмәгә картада урын аз булса да, минем йөрәгемдә аңа урын күп», - дигән заманында чех язучысы Ярослав Гашек. Юкка әйтмәгән. Россиядә уздырган 10 ел аралыгында биредә нибары ике ай ярым гына яшәп калса да, үз иленә кайткач, 9 хикәясен әлеге шәһәргә багышлап, махсус «Бөгелмә хикәяләре» циклына берләштергән ул.
    531
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:41
    Табылдык
    Тол хатын Галия фермадан өенә кайтып килә иде. Авыл көзгә кереп бара. Иртә килгән коры, салкынча көз табигатьне генә түгел, кешеләрне дә ашыктырды. Авыл агайлары, кышкы озын кичләрдә җылы-рәхәт булсын, дип, ишек-тәрәзәләрне ныгыта, пычкы чүбе яисә балчык салып, йорт-абзар нигезләрен төпли. Җәй буе диярлек ягылмый яткан мичләр, ниһаять, ялкын сулый...
    2
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:40
    Туган авылымдагы бер кич
    Без туган авылга кергәндә, эңгер-меңгер вакыт иде. Без дигәнем - мине моннан утыз ел элек туган авылымнан алып чыгып киткән тормыш иптәшем белән икебез.
    545
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:37
    Югарыдан әмер кирәк шул
    Кемгә кайчан урак өсте бит ул. Андый чор вакытлы матбугатта эшләүчеләр өчен Яңа ел алдыннан гына тәмамланды. Беренче яртыеллыкка газетабызга яздыру сентябрь аенда башланган иде. Шушы берничә ай эчендә кемнәр белән генә очрашмыйсың да кемнәрнең генә бусагасын таптамыйсың. Әнә шул чакта кемнең кем икәне беленә дә инде. Ярдәм кулы сузган...
    477
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:35
    Атылган йолдыз
    Кыш... Талгын, вакыт-вакыт көчәйгән җил кар очыра, ап-ак бөртекләрен әллә кайларга илтеп сала. Һәрнәрсәнең кадере аны югалткач кына беленә шул. Бу коточкыч югалтудан туган әрнү, үзе исән чагында әйтелми калган җылы сүзләр!.. Сагыну ул - хәтер, якты хатирәләрне яңарта.
    726
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:33
    Ерак Көнчыгышны японнар баса
    Россия территориясе шул кадәр зур ки, бер үк вакыт аралыгында без Европаның иң ерак ноктасыннан әйләнеп кайта алабыз, ә Ерак Көнчыгышка барып та җитә алмыйбыз. Ерак Көнчыгыш дигәннән, ул безнең өчен генә ерак, башкаларга бик якын ул. Японнар өчен, мәсәлән. Икенче бөтендөнья сугышыннан бирле Курил утрауларын кире кайтарырга хыялланган әлеге...
    746
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:31
    Шаронны соңгы юлга Газзә ракеталар белән озатты
    Узган шимбәдә дөньякүләм данлыклы сәяси эшлекле Ариэль Шаронның үлеме бөтен Израиль халкын кайгыга салды. Соңгы 8 елын кома хәлендә яшәгән 85 яшьлек экс-премьер, аңына килә алмыйча, хастаханә ятагында үлеп китте.
    578
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:28
    Акча күчте, килеп ал!
    Кырыгалдарлар аркасында банк карталарыннан акчаларын урлатканнарга банк аларны кире кайтарачак. 1 гыйнвардан кергән «Федераль түләү системасы турында»гы яңа закон карта хуҗасының хисаптагы акчасының саклануын хәзер банк җилкәсенә аударды.
    518
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2014 - 07:26
    Ел авыр булды, әмма нәтиҗәләр өметсез түгел
    Вазгыять начараймады, тик яхшы якка да үзгәрешләр сизелмәде. Россия Икътисади үсеш министрлыгы узган ел йомгаклары буенча ил икътисадының торышына әнә шундый бәя бирә. Министр урынбасары Андрей Клепач, 2013 ел көткән өметләрне акламады, икътисадтагы тискәре күренешләргә каршы тору ягыннан чыгып караганда, узган елны кулдан ычкындырылган мөмкинлекләр елы дип тә атарга мөмкин,...
    530
    0
    0
Реклама