Шәһри Казан

21 февраль 2014 яңалыклары

  • 21 февраль 2014 - 10:54
    Зур спортның кечкенә өмете
    Соңгы көннәрдә интернет битләрендә Казанда яшәүче өч яшьлек фигурист Риана Кадыйрованың видеоролигын карамаган кеше калмагандыр. Интернеттагы ролигы аңа популярлык китерде.
    511
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 10:52
    Тешне кәбестә ныгыта
    Нервлар, кан тамырлары, теш һәм сөякләр өчен иң мөһим микроэлемент - кальций. Организмыбызны кальцийга баету өчен нинди продуктлар ашарга кирәк соң?
    583
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 10:51
    Кызыксыну яңа белемнәргә юл ача
    «Әгәр көн дә күреп гадәтләнмәгән булсак, су - безгә табигатьтәге иң могҗизалы матдә, ә ай күк йөзендәге иң мавыктыргыч күренеш булып тоелыр иде. Көндәлек предметларны, күренешләрне моңарчы таныш булмаган яктан ачып биргәндә, алар белән кызыксыну артачак. Ә кызыксыну булган җирдә яңа белемнәргә юл ачыла».
    613
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 10:50
    Калганнары – «белмес»
    Мәгълүм булганча, 21 февраль - Халыкара телләр көне. Шул уңайдан фикерләрем белән уртаклашасым килә. Тарихи сәхифәләрдән күренгәнчә, моннан 250 еллар элек Россиянең чит илләр, аерым алганда Һиндстан белән шартнамәләре ике телдә - рус һәм татар телләрендә төзелгән. Димәк, ул вакытта татар телен руслар да белгән, ул гарәп графикасында язылган.
    601
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 10:49
    «Сәламәтлек поезды»нда – Олимпиада рухы
    Бу көннәрдә Россия халкы тулаем Олимпиада рухына чумды. Күпләр эшләреннән ашыгып кайталар да, телевизор аша булса да, спортчыларыбызга көч-куәт биреп утыралар. Бөтен дөньяны берләштерүче, бердәм итүче Олимпия уеннарының Россиянең искиткеч матур шәһәре Сочида узуы - безнең өчен олы шатлык.
    824
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 10:48
    Әссәләмегаләйкүм, татар баласы!
    Күтәрелеш елларында, шагыйрьләр арасында беренчеләрдән булып, ул балаларга шулай эндәште һәм татар балалар дөньясы Коръән-Кәрим аһәңе белән сугарылган бу моң-оранны күтәреп тә алды.
    647
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 10:08
    Студентлар президентлыкка омтыла
    Студентлар лигасы президенты нәкъ бер айдан - 19 мартта билгеле булачак. Аңа кадәр әле президентлыкка ике кандидат - 5 курс студентлары Илдар Хөҗҗәтов һәм Элькин Искәндәровның штабларын булдырасылары, сайлаучылары белән очрашулар үткәрәселәре, сайлау алды дебатларын уздырасылары бар.
    497
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 10:07
    Автобуслар газга күчә
    Казанда 45 нче маршрутта газ двигательле «МАЗ» автобусы йөри башлады.
    571
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 10:06
    Төпсез «кисмәккә» акча җиткезү кыен
    Бу дөньяда үзенең тормыш-көнкүрешеннән тулысынча канәгать кешеләр санаулы гынадыр. Күбебезнең эш-гамәле һаман зарланудан гыйбарәт.
    498
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 10:05
    Ишегалларындагы җимерек автомобильләргә көн бетә
    Шәһәр урамнарында, ишегалларында ташландык хәлдә яткан иске автомобильләр казанлыларда зур канәгатьсезлек уята. «Халык контроле» системасына алынган дәгъваларның күплеге шул хакта сөйли.
    647
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 10:02
    Кабат салкыннар килә
    Татарстанның гидрометеорология һәм тирә-юнь мохит мониторингы буенча идарәсе хәбәрләренә караганда, алдагы көннәрдә кискен салкынайту көтелә. Җомгада көндез һәм төнлә җиңелчә кар явачак, төнлә һава температурасы 6-11 градусны тәшкил итәчәк. 22 февральдә көндез - 15-20, төнлә - 20-25, ә аязган вакытларда 31 градус салкын булуы ихтимал. Атна дәвамындагы җепшек көннәрдән соң...
    509
    0
    0
  • 21 февраль 2014 - 10:01
    Татарстанның билгесез геройлары
    Сугыш беткәнгә инде ни гомер вакыт узды, ә без әле һаман аның геройларын барлап бетерә алмыйбыз. Ә яу кырында хәбәрсез югалган сугышчыларны әйткән дә юк. Аларының санын бүген төгәл беркем белми. Эзтабарларга рәхмәт, күпме билгесез солдатларның исемнәре аларның фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә кабат тарих битләренә кайтты.
    648
    0
    0
Реклама