Кошкайларым
Беркөнне шулай, күк белән җир тоташкан аклыкка сокланып, аш бүлмәсендә җыештырынып йөри идем, зал ягында тәрәзә чирткән тавыш ишетелде. Бер чыпчык икән. Мин кошларга җимне тәрәзә төбе калаена салам (без беренче катта яшибез). Җимлекне агачларга элсәң, саесканнар тузгыта, урам песиләре килеп җитә. Ә болай тыныч, песнәкләр белән бергәләп ашыйлар....