Шәһри Казан

14 март 2014 яңалыклары

  • 14 март 2014 - 07:05
    Кәбестә картайтмый
    Төрле авырулар, дөрес тукланмау, яман гадәтләр аркасында, ашказаныбыз, бавыр, эчәклек һәм башка органнарыбыз һәрдаим зыян күрә. Шуңа да организмны ара-тирә чистартып тору кирәк. Истә тотыгыз: организмны чистарту барышында майлы, кыздырылган һәм какланган ризыклардан тыелып тору яхшы.
    469
    0
    0
  • 14 март 2014 - 07:04
    Авызыңны ач!..
    Казанда «Авызыңны ач» россиякүләм фестивальнең сайлап алу туры узачак. Фестиваль илнең 28 шәһәрендә үтәр дип көтелә. Сайлап алу турында Казаннан 28 китап укучы катнашачак һәм алар Архангельскида узачак финал өлешендә көч сынашачак. Бәйге кагыйдәләре буенча, конкурсантларга алдан укылмаган текстлар салынган конвертлар таратылачак. Әлеге текстны билгеле бер вакыт эчендә укып чыгарга...
    647
    0
    0
  • 14 март 2014 - 07:02
    Мәче яратмаган кешедән курык...
    Март кердеме, урамда мәчеләр концерты башлана. Бу концертларны аларның үзләренә тиешле биләмәләрне бүлеп алу ызгышлары да, пар сайлау өчен башкарылган «опера җырлары» да дип аңларга кирәк. Мәчеләр хөрмәтенә ел саен 1 мартта 2004 елда рәсми төстә кертелгән бәйрәм - Халыкара мәчеләр көне билгеләп үтелә.
    628
    0
    0
  • 14 март 2014 - 07:01
    Татарстанның да өлеше бар
    Сочи Россия паралимпиячеләре өчен дә бик уңдырышлы булып чыкты. Уеннар тәмамланырга әле тагын берничә көн вакыт бар, ә безнең спортчылар Турин, Ванкувер уеннарындагы күрсәткечләрен узып киттеләр инде. Бу юлы безнекеләрнең сафлары да ишле. Ванкуверда Россияне 30 спортчы тәкъдим иткән булса, Сочида - 83. Моннан 8 ел элек Туриндагы Паралимпия уеннарында...
    455
    0
    0
  • 14 март 2014 - 07:00
    Күңел җылым – хатларда...
    Кошкайларым Беркөнне шулай, күк белән җир тоташкан аклыкка сокланып, аш бүлмәсендә җыештырынып йөри идем, зал ягында тәрәзә чирткән тавыш ишетелде. Бер чыпчык икән. Мин кошларга җимне тәрәзә төбе калаена салам (без беренче катта яшибез). Җимлекне агачларга элсәң, саесканнар тузгыта, урам песиләре килеп җитә. Ә болай тыныч, песнәкләр белән бергәләп ашыйлар....
    0
    0
    0
  • 14 март 2014 - 06:59
    Әйтер сүзен әйтеп китте
    Тагын бер күңелсез хәбәр килеп иреште. Газетабызның күптәнге авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Әхмәтҗанова 86 яшендә арабыздан китте.
    585
    0
    0
  • 14 март 2014 - 06:59
    Зур кубок Нократ Аланында калды
    Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендәге «Электрон» стадионы Татарстан, Мари Элның танылган көрәшчеләрен җыйды.
    441
    0
    0
  • 14 март 2014 - 06:54
    «Хыялларыбызга йөгән кидермик»
    Казаннан һәм республика районнарыннан килгән абыстайлар һәм остазбикәләр башкаланың «Ярдәм» мәчетенә, «Мөслимә» Татарстан хатын-кызлары оешмасы корылтаена җыелды.
    596
    0
    0
  • 14 март 2014 - 06:53
    Сәнгать оешмалары өчен гадәти ел
    Концерт оешмалары җитәкчеләре Мәдәният министрлыгына үзләренең быелгы эшлисе эшләре турындагы фикерләр белән уртаклашырга җыелды. Татар дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский сүзен: «Бу ел да безнең өчен гадәти, башкаларыннан әллә ни аерылмый», - дип башлады.
    442
    0
    0
  • 14 март 2014 - 06:52
    Казан мөселман кино фестиваленә әзерләнә
    X Казан мөселман киносы фестиваленә дөньяның 9 иленнән 40тан артык гариза кабул ителгән.
    433
    0
    0
  • 14 март 2014 - 06:49
    Этләрне аулау башланды
    Казан муниципаль җирлегендә чамадан тыш үрчегән хуҗасыз этләрне, ниһаять, аулау башланды.
    561
    0
    0
  • 14 март 2014 - 06:48
    Рөхсәтсез йорттан фатир сатып алмагыз!
    Казанда узган ел 209 капиталь төзелеш корылмасының законсыз төзелүе яки рөхсәтсез файдаланылуы фаш ителгән.
    439
    0
    0
  • 14 март 2014 - 06:47
    Боз кичүләре ябылды
    Һава җылына башлау сәбәпле, елга өслекләрендәге боз катламы көпшәкләнде, яр буйларына су чыкты. Шунлыктан, Идел аша Яшел Үзән-Түбән Карамалы (Нижние Вязовые) һәм Аракчино-Югары Ослан боз кичүләре ябылды. Мамадыштагы Соколка-Новозакамский һәм Алабугадагы Покровское-Красный Ключ кичүләрендә дә Кама аша боз өстеннән хәрәкәт туктатылды. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз өстенә керүнең үлем...
    491
    0
    0
  • 14 март 2014 - 06:45
    Иномаркадан саклан!
    Башыңа бәла аласың килмәсә, арзанлы иномаркага кызыкма! Татарстан таможнясы хезмәткәрләре катнашында «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуының төп фикере әнә шул иде.
    423
    0
    0
Реклама