Шәһри Казан

10 апрель 2014 яңалыклары

  • 10 апрель 2014 - 07:33
    Бер бүлмәле фатирлар кыйммәтләнде
    Беренче кварталда башкалада фатир бәяләре уртача 3,5 процентка күтәрелгән. Казан күчемсез милек порталы мәгълүматлары шул хакта сөйли. Март ахырында икенчел базарда торакның 1 кв метры уртача 59120 сумнан тәкъдим ителгән.
    481
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:26
    Римма Ратникова: «Минем күзләр әле һаман зәңгәр»
    Минем аны депутат буларак түгел, хатын-кыз буларак ачасым килгән иде. Һөнәрләребез бер булу сәбәпче булдымы, әллә хатын-кыз белән хатын-кызның уртак сөйләшер сүзләре шактыймы - әңгәмәбез ихлас һәм ачыктан-ачык килеп чыкты кебек. Әтисен искә алганда (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. - Г.Җ.) күңел бушатучы күз яшьләре дә ташып чыкты, кызы - бүген...
    1140
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:20
    Украина исән каламы?
    Украина Кырым ярымутравын бөтенләйгә югалтуы белән килеште бугай инде. Әмма 27 мең квадрат километр мәйданыннан бернинди каршылыксыз диярлек колак какканнан соң, Киев үз-үзенә бүтән андый хаталар җибәрмәскә, бер метр җирен дә көрәшсез бирмәскә сүз биргән, ахры. Хәзер, илнең көньяк-көнчыгышында ярсыган баш күтәрүчеләрне басу өчен, ул нинди генә чараларга бармый... Закон...
    445
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:18
    Теракт арты теракт
    Гарәп илләрен теракт арты теракт тетрәндереп тора. Кичә көндез берьюлы ике илнең башкалаларында шартлаулар яңгырады.
    945
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:09
    Эшле дә булмагаең...
    «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә 11-12 апрель көннәрендә туристлык һәм спорт өлкәсенә кагылышлы «KITS-2014» дигән халыкара күргәзмә эшләячәк.
    502
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:05
    Балалар Туфан абый рухын яшәтәләр
    Шушы көннәрдә башкалабызның 12 нче кызлар гимназиясендә укытучыларның һәм укучыларның Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган беренче республика конференциясе тәмамланды.
    656
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:02
    Горький паркында җәйге велосезон ачыла
    20 апрель көнне башкаланың М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, җәйге велосезон ачылу уңаеннан, бәйрәм чарасы оештырыла.
    461
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 06:58
    Башкалабызга «Барселона» килә
    «Рубин» янәдән «Барселона» белән уйнаячак. Юк, бу юлы Татарстан белән Каталониянең төп командалары түгел, 1999 елгы үсмерләр командалары очраша.
    475
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 06:51
    Казанда «Тоталь диктант» үтәчәк
    Татарстан башкаласы грамоталылыкны тикшерү буенча уздырыла торган дөньякүләм «Тоталь диктант» акциясенә кушыла. Әлеге чарада дөньяның 45 иленең 350дән артык шәһәре катнашачак.
    705
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 06:47
    Солдат һәм сержант булу өчен, вузда уку да җитә
    Элек студентлар махсус кафедралары булган югары уку йортларыннан гына хәрби билет һәм белгечлек алып чыга иде. Киләчәктә мондый мөмкинлектән барлык вуз студентлары да файдалана алачак.
    536
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 06:44
    БДИны «кыскарталар»
    «Җавап тап» блогыннан баш тартудан тыш, бөтен гуманитар фәннәр буенча телдән имтихан алу планлаштырыла.
    562
    0
    0
Реклама